Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Яңалыкларыбыз
Күңелле җәй
Опубликовано: 12.06.2016
Мәктәбебездә ремонт эшләре барганлыктан, бу уку елында укучыларның җәйге ялларын оештыру мөмкинлеге булмады. Тик шулай булса да, укучыларыбыз спорт лагерьларында, районыбызның “Кояшкай” лагеренда бик теләп ял итәләр. “Кояшкай”ның бу сменасы сәләтле балалар өчен оештырылып, рус теле, математика, инглиз теле, тарих һәм җәмгыять белеме юнәлешендә алып барыла. Мәктәбебездән өч укучы – Минкәбиров Айзат, Габдрахманова Ләйсән һәм Галимҗанов Ризатлар лагерьга бик теләп, белемнәрен арттырырга һәм яңа дуслар табасыларына ышанып киттеләр. Күңелле яллар сезгә, укучылар!
Ә II сыйныф укучысы Габдрахманов Ильназ, спорттан башка тормышын күз алдына да китерми. Бүгенге көндә ул “Нарат” боз сарае каршында хоккейчылар өчен оештырылган спорт лагеренда ял итә. Ильназ укуда да, спортта да сынатмый, бик тырыш. Кечкенә генә булса да, аның уңышлары инде шактый. Киләчәктә дә зур уңышлар сиңа, Ильназ!
К списку новостей