• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21
Телефон: +7(843)-62-4-68-35
E-Mail: evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Евлаштауская СОШ"
Руководитель: Ханнанов Рамиль Фанисович
Год основания учреждения: 2000
У нас учатся: 71
У нас учат: 24

Яңалыкларыбыз

Яшь журналистлар каләм чарлый

Опубликовано: 04.07.2016

      XXI Республика “Алтын каләм” фестиваленең финал өлеше  27 июнь – 1 июль көннәрендә “Регина” кунакханәләр комплексында үтте.  Яшь журналистларның осталыкларын арттыру уңаеннан төзелгән программа бик күп күренекле шәхесләр белән очрашырга һәм аларның киңәшләрен, нәсихәтләрен тыңларга мөмкинлекләр бирде. Мастер-класс һәм очрашуларда булган кешеләр исемлегендә Казан Федераль Университеты татар журналистикасы бүлеге мөдире Гарифуллин Васил Заһит улы, Лия Заһидуллина, Миләүшә Айтуганова, Айзат Шәймарданов, Эльмира Кәлимуллина, Фаил Гыймадов, Марсель Зарипов, Роман Баканов, Артур Мусин, Роман Серебряный, Леонид Толчинский һәм башкалар бар иде.

   Бу фестивальдә безнең мәктәбебездән VI сыйныф укучысы Галиева Гөлинә катнашты. Гөлинә үзенең тәэсирләрен  безнең белән дә уртаклашты:
   - Мин бу фестивальгә барырмын дип, һич тә уйламаган идем. «Алтын каләм» бәйгесенең соңгы турына чакыру алгач, аптырап калдым. Бу елда конкурс аеруча көчле үтте, чөнки күп каләмчеләр бу фестивальдә инде икенче, өченче мәртәбә катнашып, күп тәҗрибә туплаганнар. Фестивальгә мин журналист һөнәренең нечкәлекләре белән танышу һәм үземне сынап карау максаты белән бардым. Биш көн барган бәйге каләмчеләргә үзләрен чын журналист итеп хис итәргә ярдәм итте. Фестивальдә катнашучылар татар матбугаты, рус матбугаты, телевидение, радио, дизайн, PR юнәлешләре буенча бүленеп көч сынашты. Һәр юнәлеш өчен аерым төстә футболкалар бирелгән иде. Без, ягъни татар матбугатчылары , “яшелләр” буларак танылдык. Биш көн эчендә берничә газета чыгардык, язмалар иҗат иттек, күп тәҗрибә тупладык, яңа дуслар таптык. Казан шәһәре буйлап үткәрелгән экскурсия дә бик мавыктыргыч булды.
   Фестивальдә катнашу миңа бик ошады. Алдагы елларда активрак катнашсак иде. Барыгызга да уңышлар телим!


К списку новостей