Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Җәйге яллар файдалы үтә 13.06.2016ООО “Саба” җәмгыятенең ашханәсендә пешекче ярдәмчесе булып эшләүче 8 нче сыйныф укучысы - Дәүләтова Язилә.
-
Күңелле җәй 12.06.2016Мәктәбебездә ремонт эшләре барганлыктан, бу уку елында укучыларның җәйге ялларын оештыру мөмкинлеге булмады. Тик шулай булса да, укучыларыбыз спорт лагерьларында, районыбызның “Кояшкай” лагеренда бик теләп ял итәләр. “Кояшкай”ның бу сменасы сәләтле балалар өчен оештырылып, рус теле, математика,инглиз теле, тарих һәм җәмгыять белеме юнәлешендә алып барыла. Мәктәбебездән өч укучы – Минкәбиров Айзат, Габдрахманова Ләйсән һәм Галимҗанов Ризатлар лагерьга бик теләп, белемнәрен арттырырга һәм яңа дуслар табасыларына ышанып киттеләр. Күңелле яллар сезгә, укучылар!Ә II сыйныф укучысы Габдрахманов Ильназ, спорттан башка тормышын күз алдына да китерми. Бүгенге көндә ул “Нарат” боз сарае каршында хоккейчылар өчен оештырылган спорт лагеренда ял итә. Ильназ укуда да, спортта да сынатмый, бик тырыш. Кечкенә генә булса да, аның уңышлары инде шактый. Киләчәктә дә зур уңышлар сиңа, Ильназ!
-
Теләк булса, эш табыла! 11.06.2016Хәзерге вакытта укучыларыбыз җәйге каникулда. Билгеле, алар өч ай каникулны ял итеп кенә үткәрми. Ялны хезмәт белән аралаштырып, җәен күпмедер акча эшләп алу мөмкинлеген файдаланып калырга теләүче укучыларыбыз да байтак. Аларны эш белән тәэмин итү - район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аша башкарыла. Июнь аенда мәктәбебезнең 17 укучысы авыл җирлегендәге төрле оешмаларда хезмәтләрен башлап җибәрде. 8 укучы ООО “Саба” җәмгыятендә, 2 укучы “Ахатов” крестьян – фермер хуҗалыгында, 3 укучы мәктәптә, 2 укучы балалар бакчасында һәм 2 укучыбыз авыл мәдәният йортында хезмәт чыныгуы алалар.
-
Бакчада эш гөрли 09.06.2016
Мәктәбебез бакчасында эш гөрләп бара. Рамазан аеның шифалы яңгырлары явып үткәнлектән, үсентеләргә әлегә су сибәсе юк. Ә шулай да, практика үтүче укучыларга эш җитәрлек. Алар чәчәклекләрне тәртипкә китерәләр, чәчәкләр күчерәләр, түтәлләрдәге чүпләрне утыйлар. Бакчабыз көннән - көн матурлана, ямьләнә.
-
ЕГЭ по обществознанию 08.06.2016
-
ЕГЭ по математике (профильный уровень) 06.06.2016
-
Сабантуй - 2016 04.06.2016Табигатьнең яңа күлмәк киеп,Чәчәкләргә күмелгән көннәре.Җир шарында Сабантуйлар гөрли,Халкыбызның күркәм бәйрәме.Шушы бәйрәмнән дә олы бәйрәмБула алмый һәм ул булмас та.Җәелде ул бөтен дөньяга,Кабул итте барча халык та.Тәрҗемәсе юк бу сүзнеңҺәр тел өчен бары – Сабантуй.Аңладылар: кыргый түгел икән татар,Сөендерә безне дөрес уй.Төрле уен, ярыш, көрәшләрдәИң көчлеләр җиңә, мактала.Сугышып түгел, мәйдан уртасындаҖиңүләр хас татар халкына.Көтеп алган Сабантуйлар җитте,Күңелләрдә чәчәк бәйләме.Куанычлар, шатлык белән узсынХалкыбызның олы бәйрәме.
-
ОГЭ по русскому языку 03.06.2016
-
ЕГЭ по математике (базовый уровень) 02.06.2016
-
Сау бул, башлангыч! 01.06.2016
31 нче май көнне мәктәбебездә 4 нче сыйныф укучылары өчен “Без инде зур үстек, бишенчегә үк күчтек!” дип исемләнгән, башлангыч мәктәп белән хушлашу кичәсе үткәрелде. Укучылар, 4 ел буена шатлыклары да , борчулары да уртак булган сыйныф җитәкчеләре - Хаҗиева Рәмзия апаларына чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр. Ә укытучылары үз чиратында аларга изге теләкләрен теләде:
“Кадерле укучыларым! 4 ел сизелми дә үтеп китте. Бүген сезнең өчен башлангыч мәктәп белән саубуллашу кыңгыравы чыңлады. Сезне чын күңелемнән шушы иң истәлекле, шатлыклы көнегез белән тәбрик итәм. Инде сез горурланып, “Без инде зур үстек, бишенчегә үк күчтек!” дип әйтә аласыз. Сезне бу зур уңышыгыз белән чын күңелемнән котлыйм. Сез һәрвакыт минем ышанычымны акладыгыз. Киләчәктә сезгә тагын да зур уңышлар телим. Үзегезне һәр җирдә үрнәк тотыгыз, укыткан укытучыларыгызны беркайчан да онытмагыз!”Бик зур бәйрәм безнең өчен бүген,Ләкин саубуллашу түгел, газиз мәктәбем.Көзләр җитү белән кулга чәчәк тотып,Килеп тә җитәрбез без тагын!" - дип, җавап бирделәр укучылар.