Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
ЧЫГАРЫЛЫШ - 2016 25.05.2016
-
ЧАКЫРУ 24.05.2016
25 нче май көнне барлык гомумбелем бирү йортларында чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак. Безнең мәктәбебездә бу тантаналы кичә 9.00 сәгатьтә башлана. Бәйрәмгә рәхим итегез!
-
Уку елы тәмамлана 24.05.2016
Уку елы тәмамлана..." Чебешләрне көзен саныйлар”, дисәләр дә, мәгариф системасында эшкә нәтиҗәне яз көне ясыйлар. 2015-2016 нчы уку елын йомгакларга да санаулы гына көннәр калып бара.1,9,11 нче сыйныф укучылары өчен 25 нче май - соңгы уку көне, ә 2-8, 10 нчы сыйныфлар 31 нче майда уку елына нокта куячаклар. Бу көннәрдә мәктәбебез укучылары һәм укытучылары өчен кызу эш бара. 9,11 нче сыйныфлар ДЙА һәм БДИ га әзерләнәләр. Калган укучылар күчеш контроль эшләре эшлиләр, зачетлар тапшыралар. Бакчада орлык чәчү, җир әзерләү, җыештыру һ.б. эшләр башкарыла.
-
Тимурчылар 23.05.2016
Бүген 7 нче сыйныф укучылары Шәрәфиева Мәрьям апага тимурчылыкка бардылар. Алар аңа йорт эшләрендә булыштылар.
-
Чәчәклекләр ясыйбыз 23.05.2016
Чәчәкләр безнең тормышыбызны бизи, кәефне күтәрә. Шунлыктан, иртә яздан ук мәктәбебездә чәчәк үсентеләре үстерелә башлый. Хәзерге вакытта бакчада чәчәклекләр ясау эше бара. Ә үсентеләр, чәчәклекләргә утыртканны көтәләр...
-
19 нчы май - Пионерия туган көн 19.05.2016
19 нчы май – һәр кеше күңеленә Пионерия туган көн булып кереп калгандыр. 1922 елдан башлап, ул тарихта беренче пионер оешмалары барлыкка килгән көн буларак яши... Кемдер үзенең балачагын муенындагы кызыл галстугы белән хәтерли, ә кемгәдер пионер быргысы чакыруы бөтенләй таныш түгел. Кайчандыр шаулап - гөрләп яшәгән Пионерия инде тарихта гына калды. Әмма яшь буын да бер урында таптанып тормый. Татарстан укучыларының күпчелеге үзләрен варислар дип атый, кемдер эзтабарлар отрядына йөри, кемдер табигать дуслары исемлегенә кергән. Кыскасы, һәр бала ниндидер эш белән шөгыльләнергә, тормышын кызыклырак итәргә тырыша: эзләнә, таба, куллана. 18 нче май көнне Арташ авылының гүзәл урман аланында, Пионерия туган көненә багышланган слет узды. Бирегә районыбызның 22 балалар оешмасыннан иң актив, сәләтле, иҗади эзтабар һәм варислары, педагог - оештыручылар җыйналды. Слетта балалар оешмаларының еллык эшчәнлегенә йомгак ясалып, ел дәвамында иҗади конкурсларда җиңү яулаган, актив катнашкан укучыларга Грамоталар тапшырылды. Укучылар өчен күңелле спорт уеннары оештырылды.
-
Котлыйбыз! 19.05.2016
18 нче май көнне район мәдәният йортында фән олимпиадаларында район һәм республика күләмендә призлы урын алган укучыларны һәм "Ел укытучысы - 2016" конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы үтте. Тантанага шулай ук укучыларның әти – әниләре һәм олимпиадаларга әзерләгән укытучылары чакырылган иде. Безнең мәктәптән бу тантанада татар теле фәненнән республика күләмендә призлы урын яулаган 11 нче сыйныф укучысы Зәйнагиева Зәлинә, “Ел укытучысы - 2016” конкурсы җиңүчеләре - Гафиятова Гөлүсә Айрат кызы, Файзыханова Айсылу Ильяс кызы, Халиков Рамил Рафис улы катнашты. Җиңүчеләрне чын күңелебездән җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышлар телибез. Без сезнең белән горурланабыз!
-
19 нчы май - Татарстан матбугаты көне 19.05.2016
1998 елдан бирле үткәрелүче бу бәйрәм, Петербург шәһәренә барып тоташа. 1905 елның 19 маенда анда беренче Гомумроссия татар газетасы “Нур”ның тәүге саны басылып чыккан. Татарстан журналистларының һәм газета-журналлар нәшер итү белән бәйле барлык һөнәр ияләренең профессиональ бәйрәме әнә шул дата хөрмәтенә билгеләп үтелә.
-
Татар теленнән мониторинг тикшерү эше 18.05.2016
Бүген 11 нче сыйныф укучылары урта гомуми белем курсы буенча, татар теленнән мониторинг тикшерү эше (сочинение элементлары белән изложение) яздылар.
-
Бөтенрәсәй тикшерү эшләре дәвам итә 17.05.2016
Бүген 4 нче сыйныф укучылары математика фәненнән Бөтенрәсәй тикшерү эше эшләделәр.