Иртәгә, ягъни 7 нче гыйнвар көнне, Лесхоз бистәсе мәдәният йортында Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы катнашында Чыршы бәйрәме үткәреләчәк. Бу чарага районыбыз мәктәпләреннән уку алдынгылары, спортта, иҗатта һәм җәмәгать тормышында иң актив булган укучылар чакырылды. Безнең мәктәбебездән бу бәйрәмгә Шәймуллин Ислам, Әхмәтханова Алинә, Гайфетдинова Диана, Галиева Айзилә, Шакирова Айзилә, Әхмиева Илфизә, Сабирҗанова Алия, Әхмиева Гөлфизә, Галиев Рәнис һәм Гыйлметдинова Илсинәләр барачак. Күңелле яллар сезгә, балалар!