Район башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы катнашында Лесхоз мәдәният йортында үткәрелгән чыршы бәйрәменнән мәктәбебез укучылары зур канәгатьләнү хисләре кичереп кайттылар. Чөнки бәйрәм балалар күңелендә озак сакланырлык итеп оештырылган иде. Бу искиткеч тамашада бер бала да тик тормады: җырлады, уйнады, биеде, чыршы тирәли әйләнде. Яңа ел сюрпризлары да күп булды. Бу чын мәгънәсендә аралашу, дуслашу бәйрәменә әверелде. Бәйрәм соңында барлык балаларга район башлыгының күчтәнәче һәм уку кирәк – яраклары алырга 400 сумлык сертификатлар тапшырылды. Җитәкчеләребезгә һәм бәйрәмне оештыручыларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.