МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, С.Евлаштау, ул.Ш.Бариева, д21 |
| Телефон: | 8 (84362) 46-8-14 |
| E-Mail: | Evlashtau.ds.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" |
| Руководитель: | Галимова Алиса Раисовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 16 воспитанников |
| У нас учат: | 1 воспитатель |
МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
Уенчыклр иле- тукталышы. 14.12.2013

Менә без 3 тукталышта.
Монда безне уенчыклар көтеп тора иде. Аларны нинди материаллардан ясалганы бездә зур кызыксыну уятты. Без алар белән рәхәтләнеп уйнадык.
-
Чаңгы эзләре. 11.12.2013

Саф һава тәнгә дәва, дип -
Чыктык бергә урамга
Чаңгыларны киеп куйдык
Һич куркытмый буран да.
Тезелешеп бер-бер артлы,
Тип-тигез юллар салдык
Ап-ак, чиста кар өстенә
Егылышып та алдык.
-
Кошлар өчен җимлек. 09.12.2013

Бик тырышып кошлар өчен,
Җимлекләр ясап элдек.
Аларга авыр кыш көне,
Җиңел түгелен белдек.
Тәрәзәдән карап тордык-
Килүләрен кунакка
Бик яратып куна алар
Җимлек элгән куакка.
-
Урман - җиребезнең байлыгы, матурлыгы. 07.12.2013

Бу атнада, урман, аның матурлыгы, байлыгы, кышлаучы кошлар турында өйрәндек. Йомгаклау чарасы " Урман аланына сәяхәт" (табышмаклар кичәсе) үткәрелде. Балалар бик күп мәгълүмәт алдылар.
-
Кошларны без күзәтәбез, яратабыз. 04.12.2013
Килегез, кил, кошкайлар,Сез бит безнең дускайлар.Бакчабызга куныгыз,Көндə кунак булыгыз! -
Ак ефәктәй кыш килде. 29.11.2013
Ява карлар, яңа карлар –Кышның ак гөлләре.Якты булсын, ап-ак булсынИлемнең көннәре.Ишетелеп торсын җирдәБалалар көлгәне. -
Әнием- кадерлем. 25.11.2013

Әниләр көне уңаеннан, бакчабызда бик күркәм бәйрәм үткәрдек. Әниләребезгә карата өйрәнгән шигырьләр, җырлар, биюләр бәйрәмебезгә ямь бирде. Үз кулларыбыз белән ясалган бүләкләргә әниләребез тагын да сөенделәр.
-
Бәйрәм мизгелләре 25.11.2013

"Без курчаклар" биюе.
-
Әдәплелек дәресләре 16.11.2013

Атна дәвамында без әдәплелек турында, табын әдәбе, кешеләр арасында үз-үзнңне дөрес тоту әдәпләрен өйрәндек.
Уеннар белән үрелеп барган эшчәнлегебез бик эчтәлекле иде. Курчаклар ясадык, тәмле ризыклар "пешердек".
Тәмле сүзеңне кызганма,
Син дустым сөйләшкәндә.
Ягымлы һәм мөләем бул,
Кешегә эндәшкәндә.
-
Туган ягым Татарстан 09.11.2013

Без бу атнада Татарстаныбыз буенча сәяхәттә идек. Аның матурлыгына һәм байлыгана сокландык.Картадан үзебез яшәгән авылны таптык. Казан шәһәренең истәлекле урыннары белән таныштык. Җырлар, шигырьләр өйрәндек.


