МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, С.Евлаштау, ул.Ш.Бариева, д21 |
| Телефон: | 8 (84362) 46-8-14 |
| E-Mail: | Evlashtau.ds.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" |
| Руководитель: | Галимова Алиса Раисовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 16 воспитанников |
| У нас учат: | 1 воспитатель |
МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55
-
Инглиз теле түгәрәге 02.11.2013

Балалар инглиз теле түгәрәген көтеп алалар. Алисә Марсил кызы, балаларның күңеленә бик тиз үтеп кереп, уеннар аша аларны яңа дөнья белән таныштыра.
-
Хайваннар дөньясында 01.11.2013

Атна дәвамында балалар белән хайваннар турында әңгәмәләр үткәрелде. Алар бик теләп кисеп ябыштырдылар, әвәләделәр, җырлар, шигырьләр өйрәнделәр, табашмакка җаваплар таптылар.
-
Хайваннар дөньясында 28.10.2013

Без иҗат иткән әкият геройлары.
-
"Күчтәнәч"- бездә кунакта 22.10.2013

Бакчабыз мәдәният хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә тора. Бүген алар "Күчтәнәч" тапшыруын кунакка алып килгәннәр иде. Дәү әти белән Көз кызы, Туган авылыбыз тарихы белән таныштырдылар һәм көзге муллык турында бик матур чыгышлар ясадылар.
-
Корбан бәйрәм мөбәрәк булсын! 17.10.2013

Бакчабызда Корбан ашы булып узды. Авылыбызның имам хатибы Илнур хәзрәт бик матур, аңлаешлы итеп, нәниләр күңеленә дә барып җитәрлек итеп вәгазьләр сөйләде. Ул укыган вәгазьләр балалар күңеленә яхшылык орлыгы булып ятар да киләчәктә аларның тәрбияле, тәртипле булып үсүләренә дә йогынты ясар дигән өметтә калабыз. Балалар да үзләре белгән дога – сүрәләрне укып күрсәттеләр һәм мактау сүзләре ишетеп бик куандылар. Әти – әниләр һәм барыбыз исеменнән дә Илнур хәзрәткә зур рәхмәтләребезне ирештерәбез.
-
"Сөмбелә" бәйрәме. 12.10.2013

Зифа буйлы, җитен чәчле,
Зәңгәр күзле шушы кызның
Исемнәре ничек икән,Әйтегезче, кем белә?Без бүген бу табышмакка җавапны балалар белән таптык. Чөнки кунакка Сөмбелә үзе килгән иде. -
"Сөмбелә" бәйрәме 12.10.2013

Әй шалкан, шалкан, шалкан
Бигрәк зур үскәнсең.
Чакырырга туры килер......
-
"Икмәк- ил байлыгы" 11.10.2013

Һәркемгә ипи кирәк,
Һәркөнне ипи кирәк.
Шуңа күрә игенчене
Хөрмәт итәргә кирәк.
Балалар атна буенча, икмәкнең өстәлгә ничек килүе турында сөйләштеләр, мәкальлар, шигырьләр, җырлар өйрәнделәр, рәсемнәр ясадылар. Балаларда икмәккә, игенче хезмәтенә ихтирам хисләре тәрбияләнде.
-
Табигать кочагында. 05.10.2013

Без бүген, көзге табигать кочагына сәяхаткә чыктык. Тирә - ягыбыздагы матурлыкка сокландык, андагы төсләргә гаҗәпләндек. Сары, яшел, кызыл яфракларны җыйдык. Рәхәтләнеп саф һава сулап, төрле хәрәкәтле уеннар уйнадык.
-
Дәү әнидә кунакта 01.10.2013

1 - октябрь Өлкәннәр көне. Без ел саен бакчага кунакка, дәү әтиләребезне, дәү әниләребезне чакырабыз. Быел да аларны көтеп алдык. Аларга багышлап җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек. Бәйрәмдә барыбызда актив катнашты. Өлкәннәр безгә изга теләкләр теләделәр, күчтәнәчләр белән сыйладылар.


