МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, С.Евлаштау, ул.Ш.Бариева, д21 |
| Телефон: | 8 (84362) 46-8-14 |
| E-Mail: | Evlashtau.ds.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" |
| Руководитель: | Галимова Алиса Раисовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 16 воспитанников |
| У нас учат: | 1 воспитатель |
МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
- Бөек Җиңүгә 70 ел 08.05.2015
-
Безнең уңыш. 24.04.2015 Район күләмендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланып үткәрелгән открыткалар ясау бәйгесендә бик теләп катнаштык. Яратып эшләгән эш кенә уңыш китерә бит. Безнең Шамилов Илмирыбызга да уңыш елмайды.Ул мактау грамотасы белән бүләкләнде. Илмирга киләчәктә дә зур җиңүләр теләп калабыз.

-
Галәм киңлекләре 18.04.2015 Бу атна дәвамында без галәм киңлегендә сәяхәттә булдык. Кояш системасында әйләнүче планеталар, йолдызлар, кометалар турында бик күп белдек. Балалар бик теләп рәсемнәр ясадылар, ябыштырдылар, әкиятләр тыңладылар.

-
Уттан саклан! 11.04.2015 Атна дәвамында балалар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштылар. Янгынның аяныч нәтиҗәләргә китергәнен аңлап калдылар.

-
Саулык зур байлык. 28.03.2015 Саф һавада спорт уеннары.

-
Туган көнең белән! 23.03.2015

25 ел гомерен балалар бакчасына багышлаган кече тәрбияче Гаянова Әлфия Сабир кызына 55 яшь! Шушы матур юбилее белән котларга Явлаштау башлангыч профсоюз оешмасы председателе Шакирова М.М һәм Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Файзуллин Н.Ф лар килгән иде.Әлфия Сабировнага мәгариф идарәсенең мактау кәгазе дә бирелде. Балалар һәм коллектив чыгышы бәйрәмгә нур өстәде.
-
Бакчабызда - Нәүрүз бәйрәме гөрләде. 21.03.2015 Ач ишегең , керәбез, Нәүрүз әйтә киләбез, Хәер-дога кылабыз, Аш – сый көтеп торабыз, Нәүрүз мөбәрәкбад!

-
"Талантлар утравы- 2015" 15.03.2015 Бүген Саба мәдәният йортында район күләм яшь талантларны ачыклау максатыннан "Талантлар утравы-2015" фестиваль-конкурс үтте. Безнең "Ромашка"балалар бакчасыннан Ахуновлар гаиләсе "Сөлге чигәм" биюе белән чыгыш ясадылар. Алар 15 майда узачак Гала- концертка уздылар. Аларның гаиләләренә иминлек, зур уңышлар теләп калабыз.

-
Без язны яратабыз. Исәнме кояш! 14.03.2015

Тәрәз аша кара әле,
Тышта ап-ак кар әле
Тал песие чәчәкле,
Алтын-көмеш бизәкле.
Тышта ап-ак кар әле
Суык көннәр бар әле.
Ә тал песие көлә,
Димәк, инде яз килә.
-
8- март бәйрәме белән. 07.03.2015

Бүген бакчабыз гөрләп торды. Чөнки кунакка әниләребез, дәү- әниләребез килгән иде. Балалар бәйрәмдә матур итеп биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, әкиятләр сәхнәләштерделәр. Кадерле кешеләребезгә иң зур бүләк - кулдан ясаган чәчәкләр иде. Бәйрәмннән барыбыз да күңел күтәренкелеге белән таралыштык.


