МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, С.Евлаштау, ул.Ш.Бариева, д21 |
| Телефон: | 8 (84362) 46-8-14 |
| E-Mail: | Evlashtau.ds.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" |
| Руководитель: | Галимова Алиса Раисовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 16 воспитанников |
| У нас учат: | 1 воспитатель |
МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Бездә кунакта "Күчтәнәч" тапшыруы. 05.04.2014 Бүген безгә кунакка Дәү әти белән Дәү әни килделәр.Алар үзләре белән бик күп уеннар,әкиятләр, җырлар алып килгәннәр иде.

-
Ял итү урыннары. 04.04.2014 Бу атнада безгә кунакка шаян клоуннар, әкият геройлары килделәр.Алар белән бергә без курчак театрына, циркка, концерт залларына сәяхәткә бардык.Үзебезне дә чын артистлар итеп күз алдына китердек.Рәсемнәр ясадык, җырладык, биедек.Кыскасы,бик күңелле ял иттек.

-
Суганнар утырттык. 29.03.2014 Бакчабызда ел дәвамында балаларга экологик тәрбия бирү буенча даими рәвештә эш алып барыла,шул максаттан балалар белән берлектә суганнар утыртылды,чәчәк орлыклары чәчелде.

-
Кошлар безнең дусларыбыз. 28.03.2014 Бу атнада балалар җылы яктан кайтучы кошлар тормышы белән таныштылар.Шигырьләр өйрәнделәр,кошлар тавышын тыңладылар, презентация карадылар, табышмакларга җаваплар таптылар.

-
Бакчабызда Нәүрүз бәйрәме гөрләде. 22.03.2014

Нәүрүз килде, яз булды,
Яңгыр яуды, аз булды.
Яз булса да саз булды,
Нәүрүз мөбәрәкбад!
-
Тәрбиячебезне котлыйбыз! 21.03.2014

Бакчабызда 20 елдан артык тәрбияче булып эшләүче Багутова Нәзирә Миннәхмәт кызын котлыйбыз. Ул район күләмендә үткәрелгә "Я иду на урок" дип аталган бәйгедә II урын яулады. Аңа зур уңышлар, саулык - сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.
-
Әбиемнең серле сандыгы 14.03.2014

Бакчабызда балаларны татар халкының күркәм гореф- гадәтләре белән таныштыру максатыннан даими эш алып барыла. Бу атнада балалар милли бәйрәмнәр, йолалар. халык авыз иҗаты белән таныштылар. Татар халык җырлары тыңладылар, уеннар уйнадылар.
-
8 март 07.03.2014

Нигә бүген бөтен жирдә
Чәчәкләр балкый бездә?
Нигә кояш көлеп карый?
Беләбез һәммәбез дә.
Чөнки бүген бакчабызга
Әниләр килгән безнең.
Шуңа бар җиһан сөенә,
Шуңа шатлыклы бүген.
-
Исәнме кояш! 01.03.2014

Бу атнада балалар яз турында белемнәрен искә төшерделәр һәм ныгыттылар. Матур әдәбият әсәрләре аша язның гүзәллеген күрергә өйрәнделәр. Рәсемнәр ясадылар.
-
Әтием солдат булган! 23.02.2014

23 ФЕВРАЛЬ - ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР КӨНЕ уңаеннан ел саен уздырыла торган бәйрәмгә кадерле әтиләребезне, дәү әтиләребезне чакырдык. Башкарган чыгышыбыз әтиләребез күңелендә бик озак сакланыр әле


