МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, С.Евлаштау, ул.Ш.Бариева, д21 |
| Телефон: | 8 (84362) 46-8-14 |
| E-Mail: | Evlashtau.ds.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" |
| Руководитель: | Галимова Алиса Раисовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 16 воспитанников |
| У нас учат: | 1 воспитатель |
МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Без булачак- шофёрлар. 24.01.2015

Тизрәк үсеп шофёр булсам,
Нишләргә белер идем:
Урамдагы бар баланы
Утыртып йөрер идем.
-
Хезмәт төбе - хәзинә 21.01.2015

Балаларны төрле һөнәрләр белән таныштыру максатыннан авылыбызның шәфкать туташы Валиева Резеда Саматовнаны үзебезгә кунакка чакырдык. Ул балаларга кызыклы да, аңлаешлы да һәм шул ук вакытта истә дә калырлык итеп үзенең һөнәре турында сөйләде
-
Юллар имин булсын өчен.... 17.01.2015

Юл йөрү кагыйдәләре буенча йомгаклау чарасы буларак рәсем конкурсы үткәрелде. Балалар җырлар, шигырьләр, уеннар аша тагын бер кат кагыйдәләрне кабатладылар.
-
Юлларда иминлек кирәк. 16.01.2015

Бу атнада без, юл йөрү кагыйдәләре турында өйрәнәбез. Шул максаттан авылыбыз урамына сәяхәткә чыктык. Урамдагы хәрәкәтне күзәттек, бакчабызга килгәндә очрый торган юл күрсәткечләркнкең нәрсәне аңлатканлыгын белдек. Юлда йөргәндә, транспортта үз- үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен белдек.
-
Хуш киләсең - Яңа ел! 28.12.2014

Барыбызның да котеп алган бәйрәме, Яңа ел җитте. Бу көнне барлык балалар, бакчада эшләүче апалар, төрле маскалар киеп Яңа елны каршыладылар. Бәйрәмнең көтеп алынган иң зур кунагы - Кыш бабай белән Кар кызы килгәч бәйрәм тагын да ямьләнеп китте. Бәйрәмдә балалар чыршы тирәли әйлән- бәйлән уеннары уйнадылар, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Иң куанычлы мизгел, Кыш бабайдан бүләк алу иде.
-
Кул эшләре кургәзмәсе - 2015 23.12.2014

Яңа елны тагында матур үткәрү максатыннан, әти- әниләр һәм балалар катнашында кул эшләре күргәзмәсе оештырдык. Анда нинди генә могҗизалар иҗат ителмәгән! Мамыктан, тукмачтан, конфеттан, төсле кәгазьләрдән һ. б әйберләрдән ясалганнар алар. Күргәзмәгә барлык гаиләләр дә бик теләп катнашты. Ике көн эчендә ясап, алып килеп тә бетерделәр. Балалар, Кыш бабайның бүләкләр белән килүен түземсезлек белән көтәләр инде.
-
Кар сыннары патшалыгында. 22.12.2014

Кардан әвәләп ясаган сыннарыбыз өчен балалар бик сөенделәр. Бакчабыз тирәсе чын әкият дөньясына ошап калды.
-
Хайваннар дөньясында 18.12.2014

Без бүген зоопаркка сәяхәткә бардык. Анда яшәүче хайваннар турында бик күп кызыклы мәгълүмәт алдык. Төсле кәгазьдән кисеп хайваннарны читлекләренә "урнаштырдык".
-
Чаңгыда шуарга өйрәнәбез 16.12.2014

Чаңгычының чаңгысы
Шуа- шуа шомара.
Чаңгың шомарсын дисәң,
Кирәк ешрак шуарга.
-
Кошлар өчен җимлек ясадык. 13.12.2014

Кыш килдеме, кошлар өчен
без ашханә ачабыз
һәм кошларга эндәшәбез
- Рәхим итеп ашагыз!


