Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
ГЕОМЕТРИК ФИГУРАЛАР. 10.12.2018

Бүген "Кыңгырау" балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән математика шөгылендә геометрик фигуралар темасын үттек. Без анда санау тачкчыклары ярдәмендә шакмак, очпочмак, ромб, һәм башка төрле фигуралар ясарга өйрәндек.Җеп ярдәмендә түгәрәк шар ясадык.
-
Йөзәбез, чумабыз.... 06.12.2018

Зурлар төркеме балаларының бассейнга йөри башлавына да 3 ай узды. Суга чумып, суламый торырга, әкренләп йөзәргә өйрәнә инде алар. Судан курку хисен җиңеп, су астына төшү үзе үк зур алга китеш. Бик яратып йөри балалар бассейнга.
-
"Сюжетлы-рольле уеннар" 04.12.2018

Уртанчылар төркеме балалары шөгыльдән тыш вакытларда, бик яратып сюжетлы-рольле уеннар уйнарга яраталар. Алар бу уеннар вакытында иптәшләренең фикерләре белән исәпләшергә, бер-берләренә мөмкин булган кадәр ярдәм итәргә өйрәнәләр,
-
Использование лэпбука в работе учителя-логопеда 03.12.2018

Лэпбук - это не просто метод, помогающий закрепить и отработать полученные знания, это полет фантазии и исследование, которые однажды начавшись, будет продолжаться. Задача лишь придавать детям уверенности в своих силах и правильно мотивировать на открытие новых горизонтов.
-
"Керпегә гөмбәләр" 29.11.2018

Уртанчылар төркеме балаларына кисеп ябыштыру шөгыленә "Керпе" килде. Ул кыш җитмичә әле йоклап китә алмавын әйтте. Үзенә гөмбәләр кисеп бирүен сорады. Балалар бик тырышып, туры почмакларның почмакларын түгәрәк итеп, кисергә өйрәнделәр. Балалар үзләренең эшләреннән бик канәгать калдылар. Керпе дә балаларны мактап, сөенеп кайтып китте.
-
Әниләрне котладык. 28.11.2018

Газиз әниләребез! Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен. Алар сырхаулап ятканда, күкрәгегезгә кысып, “Җан җимешем, балам”, – дип, чын күңелдән борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иделәр. Аллаһның мең рәхмәте яусын сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде. Узегез тапкан балаларыгызны үзегез назлап устереп, игеклекләрен күрергә язсын!
,
-
Куян кызының туган көне. 28.11.2018

Мәктәпкә әзерлек төркеменең инглиз теле шөгылендә куян кунакта булды. Ул куян кызының туган көненә чакыру кәгазе алып килде. Балалар моңа бик сөенделәр. Алар автобуска утырып, уенчыклар кибетенә юл тоттылар. Куянга бик күп бүләкләр алдылар. Балалар туган көндә төрле уеннар уйнадылар, җырлар җырладылар. Соңыннан куян кызы белән саубуллашырга туры килде, чөнки аларны серле автобус көтеп тора иде.
-
Саф һавада хезмәт. 27.11.2018

Уртанчылар төркеме балалары саф һавага чыккач, үз өсләренә йөкләнгән эшләргә бик җаваплы карыйлар һәм җиренә җиткереп башкарып чыгалар. Балалар беседканы кардан бик теләп арындырдылар.
-
Урамдагы рәхәтлек. 27.11.2018

Саф һавада рәхәт булуын балалар әйтмәсәң дә белә. Карның аклыгын , һаваның сафлыгың тәрәзә аша тоеп булмый. Балалар кар белән уйнауны зарыгып көткәннәр икән бит, хич уйнап туймыйлар.
-
Урамда рәхәт 26.11.2018

Көн саен белем бирү эшчәнлегеннән соң балалар саф һавада уйнарга яраталар.












