Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Муса Җәлил - герой шагыйрь. 15.02.2019

Атналык йомгаклау чарасы Муса Җәлилне искә алу кичәсе буларак узды. Илебездә канкойгыч сугыш вакытында берәү дә читтә калырга тырышмаган. Рәссамнар, музыкантлар, язучы-шагыйрьләр дә Ватаныбыз өчен башларын салган. Герой шагыйребез Муса Җәлил дә алар арасында булган. Ул әле коралы белән генә түгел каләме белән дә көрәшкән.
Мин кабыздым җырда ялкын итеп ,
Йөрәгем һәм антым кушканны,
Җырым белән дусны иркәләдем,
Җырым белән җиңдем дошманны.
-
14 февраль - Гашыйклар көне 14.02.2019

14 февраль – Гашыйклар көне һәркемне уйланырга мәҗбүр итә, бу бәйрәм барыбызга да зур җаваплылык өсти. Бу көнне гашыйклар бер-берсенә чәчәкләр, шоколад конфетлар, йомшак уенчыклар, шарлар һәм бәйрәм символы булган открыткалар бүләк итәләр,
-
Муса Җәлилнең "Әтәч"шигыре 14.02.2019

Герой шагыйребез Муса Җәлилнең “Әтәч"е балаларның кулындагы пумала ярдәмендә рәсем дәфтәрендә чагылды. Бик матур, төрле төсләргә керде бу әтәчләр.
-
Сюжетлы уеннар. 14.02.2019

Балалар сюжетлы уеннар аркылы сөйләм телен һәм фикерләү сәләтен арттыралар.
-
"Әбигә кунакка" 13.02.2019

Уртанчылар төркеме балалары, ана теле белем бирү эшчәнлегендә, Әсма әбигә кунакка бардылар. Балалар әбинен йорт хайваннары б/н таныштылар. Алар "автобус"та барган вакытта табышмаклар чишеп һәм "Әбекәй" дигән җырны җырлап бардылар. "Нәрсә югалды" дигән дидактик уен аша, игътибарларын арттырдылар. Һәр йорт хайваннарының балаларын дөрес атап, әбине бик куандырдылар.
-
Юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез 12.02.2019

Юлда йөрү кагыйдәләрен һәрдаим искә төшереп тору һәм аларны төгәл үтәү - безнең бурычыбыз. Һәрберебезгә дә имин юллар.
-
Куян өенә юл салу 11.02.2019

1 кечкенәләр төркемендә танып белү - табигать белән танышу шөгыле: Куян өенә юл салу.
-
Шашка уеннары. 11.02.2019

Безнең балалар шашка уйнарга да яраталар. Бу уен төре логик фикер йөртүне арттыра.
-
"Өч кыз" әкияте. 08.02.2019

Атна темасы уңаеннан , уртанчылар төркеме балалары, “Өч кыз” әкиятенең сәхнәләштерелгән вариантын карадылар. Бу әкият аша балаларда әниләргә карата игътибарлык, ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләнде.
-
"Математика эшчәнлеге" 05.02.2019

Логик фикерләүгә ирешү – бик озак һәм катлаулы процесс. Ул баладан зур акыл эшчәнлеге, предметлар һәм күренешләрнең гомуми һәм аермалы билгеләрен белүне таләп итә. Шул уңайдан математика эшчәнлегендә, уртанчылар төркеме балалары төймәле карточкалар кулландылар. Математика белем бирү эшчәнлегендә төрле уеннар куллану балаларда чиксез уңай эмоцияләр тудыра, математикадан белемнәрне арттырырга,ныгытырга ярдәм итә.












