Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 119 |
У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Утренняя гимнастика на свежем воздухе
05.07.2018
Зарядка для детей на улице – это прекрасный способ взбодриться, насытить организм кислородом и снабдить энергией. Это одновременно и закаливание, и повышение мышечного тонуса. К тому же, зарядка утром на улице – это необыденное и интересное начало рабочего дня.
-
"Чәчәкле җәй"
04.07.2018
Бүген 1нче кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Габбасова Л.Р., балаларны үсемлекләр,чәчәкләр белән таныштыруны дәвам итеп, бакча чәчәкләре яныны юл тоттылар. Алар чәчәкләрнең төсләрен,сабагын,яфракларын күзәттеләр. Балаларда табигать белән турыдан-туры аралашудан шатлык хисләре уянды,үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләнде.
-
БАКЧАДАГЫ ЧӘЧӘКЛӘР
03.07.2018
БАКЧАДАГЫ ЧӘЧӘКЛӘРДӘН
МАТУР БЕЗНЕҢ КИЛӘЧӘК !
ҺӘРБЕРЕБЕЗ ТУГАН ҖИРНЕ
АК БӘХЕТКӘ КҮМӘЧӘК !
ЯМЬЛЕ МАТУР БАКЧАБЫЗДА
ШАЯРЫШЫП УЙНЫЙБЫЗ !
БИШЛЕ БИЛГЕСЕНӘ ГЕНӘ
УКЫРБЫЗ ДИП УЙЛЫЙБЫЗ
МЕНӘ ШУЛАЙ ЯМЬЛЕ, КҮҢЕЛЛЕ ИТЕП ҮТКӘРӘ САБЫЙЛАРЫБЫЗ ҖӘЙЛӘРЕН ! БАКЧА ЧӘЧКӘЛӘРЕ КЕБЕК ГЕЛ ЧӘЧӘК АТЫП ТОРСЫН ИДЕ ТОРМЫШЛАРЫ !
-
Матур гөлләр үстерәбез!
03.07.2018
Бүлмә гөлләре турында күзаллауларын киңәйтү максатыннан мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары яз аенда үзләре гөл үсентеләре күчереп утырткан иделәр. Утырткан гөлләрен карап су сибеп, төпләрен йомшартып ,корган яфракларын алып тордылар .Менә аларның гөлләре нинди матур булып үсеп җитте.Алар утырткан гөлләре белән горурланалар , Гөлләр турында эзлекле итеп чагыштыра беләләр.Табигатьтәге бәйләнешләрне күреп сөйли белү мөмкинлекләре ачылды.
-
"Сәламәт булыйк!"
02.07.2018
"Сәламәтлек атнасы" темасы уңаеннан зурлар төркеме балалары тәрбияче апалары Ханова Г.Р. белән хәрәкәтле уеннарның сәламәтлеккә әһәмияте турында сөйләштеләр, яраткан хәрәкәтле уеннарын атап чыктылар. Балалар, үзләре теләгән төрле хәрәкәтле уеннар уйнап, күңел ачтылар.
-
Физкультура һавада
22.06.2018
Уртанчылар төркеме балалары һәрдаим саф һавада физкультура белән бик теләп шөгыльләнәләр.
-
"Табигатьтәге хезмәт"
20.06.2018
Уртанчылар төркеме балалары яшелчәләр мәйданчыгында бик тырышып хезмәт куйдылар. Алар суган түтәлләрен чүптән арындырдылар. Эшләрен тәмамлагач, үзләренең хезмәтләрен күреп бик куандылар.
-
"Эшләпә бәйрәме"
13.06.2018
Бүген бакчабызда "Эшләпә бәйрәме" үтте. Балаларыбыз нинди генә эшләпә киеп килмәгән иде! Эшләпәләренә багышлап шигырьләр дә чыгарганнар, аларны матур итеп сөйләделәр. Эшләпәне кем һәм нәрсә өчен уйлап чыгарганнарын белделәр.Бәйрәм төрле конкурслар белән үрелеп барды: "Эшләпә астында нәрсә?", "Эшләпә эченә керт!", "Эшләпәне төшермә!", "Табышмакка җавап тап!" һ.б. Бәйрәм балаларга бик ошады!
-
"Сабантуй"
08.06.2018
Сабантуймы, Сабантуй –
Уеннар туе бит ул,
Тәм-томнар сые бит ул,
Җиңүләр уе бит ул.
Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул − хезмәт һәм дуслык бәйрәме.Сабантуй – чын-мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-текәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлылыкта көч сынашу.
“Кыңгырау” балалар бакчасында да Сабантуй бәйрәме зурлап үткәрелде. Бәйрәмдә кашыкка йомырка салып йөгерү, аркан тартышу, атта чабышу, аякка зур галош киеп йөгерү, татарча көрәш, чүлмәк вату кебек уеннар бар иде. Бакчада чын бәйрәм рухы бөркелә иде.
-
Сабантуйга әзерлек.
07.06.2018
Җәйнең иң матур, иң күңелле милли бәйрәме җитүен истә тотып зурлар төркеме балалары белән "Кашыкка салып йомырка ташу" уенын уйнап карадык бүген. Бик мавыктыргыч килеп чыкты. Җитезлек, бердәмлек сыналды бу уенда.