Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Суган утырту. 06.03.2019

Зурлар төркеме балалары, тәрбияче Г.Г. Якупова белән берлектә, яшел кыяк өчен савтларга, сарымсак һәм суган утырттылар. Тәрәзә төбендә үсүче яшелчәләр су сибеп, чүп үләннәрен вакытында утаган очракта 2-3 атнадан сусыл, яшел суган кыягы белән сөендерер дип көтәргә генә кала.
-
Математика шөгыле 05.03.2019

Бүген 2 нче кечкенәләр төркеме балалары тигезлек төшенчәсе белән таныштылар. Алар ике төркем предметның тигезлеген, полоска ярдәмендә урдәкләр,түгәрәкләр тезеп чагыштырдылар.
-
" Төсле таякчыклар ". 04.03.2019

Бүген ясле төркеменә куян төсле таякчык тутырылган тартма белән кунакка килде. Балалар төсле таякчыкларны күреп сөенделәр. Төсле таякчыкларның төсләрен әйтеп үттеләр һәм алардан өйләр ясадылар. Куян белән уен уйнадылар.
-
Бизәкле куна тактасы. 26.02.2019

Балалар алдында яткан ап-ак битләрдә тиздән матур бизәкле куна такталары барлыкка киләчәк. Пешекчеләр язган хатка җавап бирү өчен алар шул кадәр тырышып городец бизәкләрен төшерделәр.
-
"Тузганак чәчәге" 25.02.2019

Бүген уртанчылар төркеме балалары, рәсем эшчәнлегендә, традицион булмаган алым белән (йомарланган кәгазь һәм мамык таякчыклары б/н) тузганак чәчәген ясадылар. Килеп чыккан чәчәкләрен күреп балалар бик сөенделәр.
-
Аҗаган-2019. 22.02.2019

Ватанны саклаучылар көне —
Ул бит чын ирләрнең бәйрәме.
Туар таңнарыбыз тыныч булсын
Артсын бәхет-шатлык күләме.
23 февраль –Ватанны саклаучылар көне. Бу бәйрәмгә инде 95 елдан артык. 95 елдан артык инде кешелекнең иң көчле яртысы көч,түземлелек, патриотизм һәм мәрхәмәтлелек бәйрәмен билгеләп үтә. Шул уңайдан “Кыңгырау” балалар бакчасында “Аҗаган”” уены уткәрелде. Бу уен зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре катнашында үтте. Бәйрәм балаларга бик ошады.
-
Зурлар экскурсиягә барды. 21.02.2019

21 февраль көнне “Кыңгырау” балалар бакчасының зурлар төркеме балалары ” Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм курсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булекчәсендә булдылар. Андагы хезмәткәрләр ярдәмендә “23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә “ багышлап әтиләргә бәйрәм бүләге ясадылар.
-
"Кошларга ярдәм!" 21.02.2019

Салкын һавада калган җәнлекләр,кошлар-менә кемгә бу көннәрдә аеруча кыен.Салкыннардан җәнлекләр һәм кошларны табигый туннары гына коткара алмый.Аларга кышны исән-сау чыгу өчен яхшы итеп тукланып торырга кирәк. Табигатьне саклаучылар кышкылык запас җитмәгән төбәкләрдә кыр дуңгызларына, башка урман хайваннарына ризык куйганын ишетеп, күреп торасыздыр, дуслар. Ә менә канатлы дусларыбыз-кошлар, салкыннардан куырылып, кешеләр яшәгән төбәккә ярдәм эзләп килә.Кар астында калган урманда аларга ризык табуы бик авыр. Аларга безнең игьтибар, ярдәм кирәк.
-
"Ватанны саклаучылар бәйрәме" 21.02.2019

Бүген уртанчылар төркеменә, "Ватанны саклаучылар" көне алдыннан, ана теле белем бирү эшчәнлегенә, Гараева Әдиләнең әтисе-Рәмиз кунакка килде. Ул балаларга бик аңлаешлы итеп, үзенең ничек Армия сафларында, хезмәт итүен сөйләп китте. Балалар бик кызыксынып тын да алмыйча тыңлап утырдылар. Рәмиз абыйлары әзерләп килгән презентацияне карагач, торкемдәге малайлар:-Бездә үскәч Илебезне сакларга барачакбыз,- дип әйттеләр.
-
"Эшләп үсәбез" 20.02.2019 Тынма,эшлә, и сабый! Бел, тәңредән эшләргә-көн, Эшләп аргачтан,бирелгәндер тыныч йокларга төн.













