Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
"Кош әвәләү" (попугай) 10.01.2019

Бүген уртанчылар төркеменә, әвәләү шөгыленә "Кеша" попугай килде. "Кеша"ны күзәткәннән соң балалар аңа дуслар әвәләделәр. Әвәләп ясалган кошларны күмәк композициядә берләштереп, аларга җимнәр сиптеләр. Уртак эш нәтиҗәсен күреп балалар бик шатландылар.
-
Бездә бүген Яңа ел. 30.12.2018

Чыршы тулы уенчыклар,
Ә башында йолдыз бар.
Куяннар, тиеннәр күпләр,
Шаян алар, елгырлар.
Күзләрдә бәхет елмая,
Ә шатлыкка чама юк.
Без биибез һәм җырлыйбыз,
Бездә бүген Яңа ел! -
Яңа ел бәйрәме. 30.12.2018

Уртанчылар төркемендә бик матур бәйрәм үтте бүген. Балаларыбыз русча "Теремок" әкиятен сәхнәләштерделәр. Кыш бабабыз Камилебезнең әтисе-Рифат кергәч бәйрәмебез тагын да ямьләнеп, күңелләнеп китте.
-
Яңа еллар. 29.12.2018

Яңа елга төркемнәр бизәү буенча конкурс игълан ителде. Ясле төркеме әти - әнниләре ярдәме белән төркемне бизәделәр. Бик күп көч һәм сәләт куелды. Төркемебез искиткеч матур булды һәм безгә "Яңа елга әзерлек", "Яңа елга төркемне бизәү" дигән граматалар белән бүләкләкләделәр. Зур тырышлыклары өчен әти - әниләргә рәхмәтебезне белдерәсе килә.
-
"Урамдагы рәхәтлек" 28.12.2018

Кыш килде, салкын урамда.
Ә без куркып тормыйбыз.
Чана, салазкаларны алып
Рәхәтләнеп уйныйбыз.
Уртанчылар төркеме балалары өйләреннән чана, салазкалар алып килеп рәхәтләнеп шуалар, берсен-берсе тартып йөриләр.
-
Җырлы- биюле уеннар. 28.12.2018

-
"Чәчтараш һөнәре" 25.12.2018

Шөгыльдән тыш вакытларда уртанчылар төркеме балалары һөнәрләр б/н танышуны дәвам итәләр. Бүген Гаянов Рүзәльнең әнисе-Гүзәл "Парикмахер" һөнәре б/н таныштырып китте. Ул бу һөнәрне-тылсымчы һөнәре шикелле үк,- дип сөйләде. Бик күп төрле инструментлары б/н таныштырды.
-
"Без булдырабыз" 24.12.2018

Безнең "Кыңгырау" бакчасы балалары "Нарат" боз сараенда да үзләрен бик иркен тоталар. Һәм тренировкаларда теләп катнашалар.
-
Кышкы уеннар 21.12.2018

Бу атнаның темасы “ Кышкы спорт уеннары”. Шул уңайдан йомгаклау чарасы буларак, саф һавада спорт уеннары оештырылды. Ярыш уртанчылар һәм зурлар төркемнәре арасында булды. Анда “Сары һәм зәңгәр ленталар” , “ Кәрҗингә кар йомарламы ату”, “Күченү” һ. б. уеннар урын алган иде.
-
Сенсор бүлмәдә 20.12.2018

Тыныч музыка астында, төрле утлар януын күзәтеп 1 нче кечкенәләр төркеме балалары ял итә.












