Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 138 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 ( 198 ) 199 200 >>
-
Чисталык-сәламәтлек нигезе 25.01.2016

Балаларны юыну бүлмәсендәге предметлардан дөрес файдаланырга өйрәтү. Балаларга чисталык – сәламәтлекнең нигезе икәнен төшендерү. Шапшаклыкка тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү.
-
25.01.2016

Сәламәтләндерү һәм чисталыкны һәр дүшәмбе шәфкать туташы Шарипова А.Р. күзәтеп тора. Гигиена таләпләре буенча төркемнәрдә балаларның чисталыкларын тикшереп тора.
-
“Әти - әниләр әкиятләр илендә” 25.01.2016

2016 елның 25 январь көнне ясле төркемендә халык иҗатының борынгы жанрларын,әкиятләрдәге могҗизалы һәм маҗаралы күренешләрне тасвирлауга корылган ата – аналар җыелышы булып үтте (тәрбиячеләр: Корбанова Н.Х.,Ибатуллина И.С.). Җыелышта әти – әниләр белән 2 төркемгә бүленеп әкиятләр буенча 5 конкурстан торган викторина үткәрелде. Ике команда да укылган өзекләрдән әкиятләрнең исемнәрен белүен күрсәттеләр, иҗадилыкларын кулланып уенчыклардан әкиятләр уйлап таптылар,төп геройлар төлке һәм бүре булган рус халык әкиятләрен санап чыктылар.
Сонгы конкурста бер команда йомры икмәк,икенче команда теремкәй әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Викторинага йомгак ясап ясле – бакча мөдире Мөхәрләмова Ә.Ш. ике команда да тигез балл җыеп дуслык җиңүен белдерде.
-
Хезмәте каты - җимеше татлы 23.01.2016

18-22 гыйнвар "Әллүки" балалар бакчасында "Хезмәте каты - җимеше татлы" темасы астында үтте. Тәрбиячеләр балаларга өлкәннәр хезмәте, аларның һөнәрләре турында сөйләделәр, алар хезмәтенең мөһимлеген аңлаттылар; төрле һөнәр ияләренә карата кызыксынучанлыкларын үстерделәр; балаларда һөнәр осталарының матур эшләренә соклану, аларның хезмәтенә хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләделәр.Һөнәр ияләре турында презентацияләр һәм мультфильмнар карадылар.Йомгаклау чарасы итеп "Һөнәр ияләре дөньясында" дигән күңел ачу чарасы булып үтте.Бу чарага әти-әниләр дә чакырылды. Алар уртанчылар төркеменнән - Корбанова Ләйсән (укытучы), зурлар төркеменнән - Назмутдинов Дамир (шофёр), мәктәпкә хәзерлек төркеменнән - Мусин Радик (табиб-педиатр). Килгән кунакларыбыз балаларга үзләренең һөнәрләре турында сөйләделәр,балалар белән төрле уеннарда катнаштылар. Музыка җитәкчеләре Валиева Л.И. һәм Канафиева Л.М. ярдәме белән балаларны җырлаттылыр, биеттеләр.Ахырдан бакчабыз мөдире Мөхәрләмова Ә.Ш. кунакларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, истәлекле бүләкләр тапшырды.
-
Серле кәгазь иленә сәяхәт. 22.01.2016

Иҗат -бала үсешендә гадәти хәл, дип саный бөек педагог С. Выготский. Ул баладагы мөмкинлекләрнең иң табигый чагылышы. Иҗат итү вакытында логик фикерләү сәләте генә түгел, ә бәлки хис , тойгы, сиземли белүдә зур әһәмияткә ия. Иҗат мөмкинлекләре акыл эшчәнлегенә, шулай ук хыял фантазияләргә дә бәйле. Баланың шәхес буларак үсеше өчен аның иҗтимагый әһәмияткә ия булган өр - яңа идеяләр, уй-фикерләр тудыра белүе мөһим. Нәкъ менә шундый эшчәнлек балада иҗади мөмкинлекләр ача. Зурлар төркемендә “ Кәгазь иле серләре” ( җитәкчесе Гараева М.М.) дип исемләнгән өстәмә белем бирү эшчәнлегендә “оригами” сәнгате белән танышалар. Бу сәнгать төре балаларда вак кул моторикасы эшчәнлеген камилләштерә, матурлыкка омтылыш тәрбияли.
-
Экскурсия в гардеробную комнату. 20.01.2016

Дети старшей группы на занятиях по русскому языку продолжают знакомиться с предметами одежды и её предназначением. Благодаря разнообразным видам деятельности решаются задачи по обогащению словаря, формами грамматического строя речи, развитию связной реч, мелкой моторики рук и координаций движений. Именно на этих занятиях в детях воспитываем аккуратность,опрятность и бережного отножения к одежде. Сегодня на занятии русского языка была запланирована экскурсия в гардеробную комнату детского сада, где дети знакомились специальными костюмами для праздников, развлечений и других мероприятий. Также дети расширили активный словарь новым словом - гардеробная.
-
Кружковая работа. 20.01.2016

Занимаясь в кружке дети учатся наблюдать за изменениями происходящими в окружающем мире делать выводы.Это воспитывает у них любознательность ,развивается мышление образное и конкретное;зрительная и слуховая память;речь внимание и восприятие.Основная цель кружковой работы -формирование у детей способности понимать и любить окружающий мир и природу.
-
“Бакчабызның балта остасы” 20.01.2016

Балаларны өлкәннәр хезмәте, аларның һөнәрләре турында өйрәтүне ныгытып уртанчылар төркемендә (тәрбияче Солтанова Г.Г. ) белән балта остасы һөнәре ( “Туган телдә сөйләшәбез” УМК методик кулланмасы буенча) кызыклы уен шөгыль эшчәнлеге үткәрелде. Расим абый балаларны хезмәт эш кораллары белән таныштырды,балаларда матур эшләренә соклану, хезмәтенә хөрмәт уянды.Малайларыбыз киләчәктә һөнәрнең кирәк булуын исбатлап эшләп күрсәтү осталыкларын күрсәттеләр.
-
Мастер класс “Калла чәчәкләре” 19.01.2016

Балалар бакчасында кызыклы , мавыктыргыч яңалыкка омтылып эшләү максатыннан тәрбиячеләр белән берлектә, айлык план нигезендә мастер класс үткәрелә .Бүген чираттагысы уртанчылар төркеме тәрбиячесе Солтанова Гөлшат Гаптелхаевна мамык дисклар белән чәчәкләр ясап, мастер класс үткәрде. Ак кар кебек ,ак калла чәчәкләре күңелебезгә җылылык - матурлык өстәде.
-
Балалар иҗат үзәгенә экскурсия. 15.01.2016

Бүген зурлар төркеме балалары Балалар иҗат үзәгендә экскурсиядә булдылар. Экскурсия "Мәдәният һәм сәнгать атналыгы"ның йомгаклау чарасы буларак оештырылды. Максаты - җәмәгать урыннары турында балаларның белемнәрен киңәйтү; җәмәгать урыннарында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту. Балалар нәфис, декоратив-сәнгать, техник, социаль-педагогик һ.б. юнәлешләрдә эшләүче төрле бүлмәләрдә булдылар, кул эшләре күргәзмәләре, экспонатлар белән таныштылар. Робототехника һәм кул эшләре бүлмәләрен аеруча яратып, кызыксынып күзәттеләр. Якты йөзе белән каршы алганы һәм балаларны үзәк эшчәнлеге белән кызыклы итеп таныштырганы өчен иҗат үзәге директора Венера Адлеровнага зур рәхмәтебезне җиткерәбез, эшләрендә уңышлар теләп калабыз!









