Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 138 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 201 ) 202 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Кыш бабайлар парады - 2015 27.12.2015

"Әллүки" балалар бакчасы коллективы Кыш бабайлар парадында.
-
Клоуннар белән иртәнге гимнастика 25.12.2015

Бүген бакчабызга кунаклар-клоуннар килгәннәр иде. Алар балалар белән бергә иртәнге гимнастика ясадылар.
Иртә әле, вакыт бар дип,
Озак йоклап ятма син.
Кояштан алда уян да,
Физзарядка яса син.
Сәламәт, таза булуың
Синнән тора икән бит.
Дөньда иң-иң кадерле –
Исәнлек, тик исәнлек!
-
Яңа ел белән! 24.12.2015

Кадерле әти-әниләр, балалар!
Декабрь бураннары, кышкы салкыннарда җемелдәгән йолдызлар алып килгән Яңа ел белән котлыйбыз! Бәйрәмегез мөбәрәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, чәчәк атсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен, ялкынландырып бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Гаилә бәхетегез сүнмичә балкып торсын.
Һәм инде барлык әти-әниләрне, балаларны 27 декабрь көнне узачак "Яңа ел хикмәтләре" дигән тамаша карарга чакырып калабыз.
Ясле төркеме- 9.00
1 кечкенәләр төркеме-10.00
2 кечкенәләр төркеме- 11.00
Уртанчылар төркеме- 13.00
Зурлар төркеме- 14.00
Мәктәпкә хәзерлек төркеме- 15.00
Барыгыз да рәхим итегез! Көтеп калабыз!
-
Кыш бабай күчтәнәчләре 24.12.2015

Кыш бабай белән Кар кызы балаларны сөендереп, күчтәнәчләр өләштеләр. Балалар аларга рәхмәтләрен җиткерделәр.
Күңел көтә яңа елның
Ак мамыктай карларын,
Ап-ак шәлле агачларын
Эх, зәхәр бураннарын!
-
"Чыршылар парады" күргәзмәсе 18.12.2015

14-18 декабрь көннәре "Тылсымлы кыш" темасы астында үтте.Кыш, кар үзенчәлекләре турында балаларның белемнәрен тирәнәйтү; табигатьтә ел фасыллары буенча барган үзгәрешләр турындагы белемнәрен системалаштыру; кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту; җәнлекләрнең, кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрне арттыру; кышкы салкын көннәрнең кошлар, хайваннар, кешеләр өчен иң авыр вакыт булуын ачыклау; балаларны әдәби әсәр аша кышның тасвирланышы белән таныштыру; серле табигать күренешләренә соклану хисләре һәм мәхәббәт уяту; балаларда шигырь юллары аша кышкы табигатькә соклану хисләре, мәхәббәт тәрбияләү;табигатькә сак караш, экологик бәйләнешләрне күрә белү сыйфаты тәрбияләү.Һәм йомлагаклау чарасы итеп "Чыршылар парады" күргәзмәсе үткәрелде.Анда барлык төркемнәрнең дә әти-әниләренең кул эшләре урын алды.
-
Кышкы табигатьтә үзгәрешләр 17.12.2015

Уртанчылар төркемендә кыш турында балаларның белемнәрен тирәнәйттек , табигатьтә ел фасыллары буенча барган үзгәрешләр - җәнлекләрнең, кошларның кышка ничек җайлашуы турында өйрәндек, кышкы салкын көннәрнең кошлар өчен авыр вакыт булуын аңлатып өлкәннәр белән бергә җимлекләр куюны кайгырттык. Балаларда әдәби әсәр аша табигатькә сак караш, экологик бәйләнешләрне күрә белү сыйфаты тәрбияләдек.
-
Гимназия укучылары бездә кунакта 17.12.2015

Гимназиянең 5 "Б" сыйныфы укучылары бездә кунакта булып киттеләр. "Хуш киләсең, Яңа ел!" исемле концерт программасы әзерләгәннәр иде. Алар балаларга Яңа ел турында җырлар, заманча флешмоб, нәфис сүз, кызыклы биюләр күрсәттеләр. Балалар укучыларның һәр чыгышларын җылы кабул иттеләр. Без сыйныф җитәкчеләре Алсу Илдусовнага һәм укучыларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез! Тагын үзебездә кунакта көтеп калабыз.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 17.12.2015

"Куркынычсызлык, балаларның тормыш иминлеген саклау" темасы белән гомуми ата-аналар җыелышы узды.
Беренче көн тәртибе буенча мөдир Мөхәрләмова Ә.Ш. чыгыш ясады: "Балалар гаиләдә беренче гражданлык дәресләре алалар. Җәмгыятьнең әхлакый нормалары бала алдында иң беренче чиратта ата – ана тарафыннан куелган таләпләр рәвешендә килеп баса. Балалар гаиләдәге халәтне, гадәтләрне үз – үзеңне тотуның бердәнбер яхшы чарасы буларак кабул итәләр. Нәкъ менә гаиләдә тормыш принциплары, гадәтләр формалаша. Балаларның алга таба кем булып үсүләре гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең нинди булуына, нинди кыйммәтләр һәм кызыксынуларның беренче планга куелуына бәйле. Гаиләнең беренче бурычы – баланы кешеләр арасында яшәргә, җәмгыять нормалары һәм принциплары нигезендә яшәргә өйрәтү."
Җыелыш барышында бакчабызда узган төрле конкурсларга нәтиҗәләр ясалды. Анда катнашучы гаиләләр грамоталар һәм бәләкләр белән бүләкләнделәр. Ә балалар үзләренең җырлары һәм биюләре белән әти-әниләрен сөендерделәр.
-
Проект эшчәнлеге 11.12.2015

Өлкән тәрбияче Хәлиуллина Гүзәл Нурулла кызы бакчабыз тәрбиячеләрен түгәрәк өстәл артына җыйды. Атна темасына туры китереп эшләнгән проектларны презентацияләү булды. Һәр тәрбияче үзенең эш нәтиҗәсе белән уртаклашты. Төркемнәрдә шушы проектлар ярдәмендә күп кырлы эш алып барылды: ачык шөгыльләр, мастер-класслар, күңелле кичәләр, интеллектуаль уеннар, төрле акцияләр, әти-әниләр белән берлектә рәсем күргәзмәләре үтте.
-
Танып белү үсеше 08.12.2015

Баланы дөньяга килгән көненнән үк мәрхәмәтле, әхлаклы итү әти-әнинең тәрбияви юнәлешнең берсе булып тора. Әйе, җир йөзендә мәрхәмәтлелек булса гына, тынычлык хакимлек итәр. Ә балаларда дөньяны, матурлыкны яратырга, мәрхәмәтлек сыйфатларын тәрбияләү без - педагогларның төп бурычы. Бакчабызда бу максаттан киң кырлы эш алып барыла. Белем бирү эшчәнлегенең атналык "Хайваннар дөньясында" темасына нигезләнеп, зурлар төркеме балалары үзләренә кунакка тәрбияче апаларны чакырдылар. Ачык шөгыльнең тәрбияви максаты булып уеннар аша балаларның математик күзаллау сәләтләрен үстерү, хайваннарга карата кызыксыну, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү тора.









