Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 138 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 189 ( 190 ) >>
-
Галәмгә сәяхәт 14.04.2016

12 апрель - Космонавтика көне билгеләп үтелә. Бү атнада төркемнәрдә бу бәйрәмгә карата төрле чаралар үткәрелде. Бу чараларның максаты: балаларда беренче очучы Ю.Гагарин белән танышу аша илебезгә карата горурлык хисе тәрбияләү; балаларның образлы күзаллауларын, иҗадилыкларын, хәтерләрен үстерү; Кояш системасы, планеталар турында элементар белешмә бирү, алар турында күбрәк беләсе килү теләге уяту. Тәрбиячеләр балаларны төрле кызыклы уеннар белән таныштырдылар: "Планетарийга сәяхәт", "Яшь космонавтлар", "Космоска сәяхәт" һәм башкалар. Космос турында презентацияләр карадылар.Тәрбияче - Гараева М.М. уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары белән "Галәмгә сәяхәт" дип исемләнгән ачык чара күрсәтте. Балалар сорауларга җавап бирделәр, "мозговой штормда" катнаштылар, "Галәм" турында кино карадылар.
-
Космическая ракета. 12.04.2016

Юрий Гагарин
В космической ракете
С названием Восток
Он первым на планете
Подняться к звездам смог.
Поет об этом песни
Весенняя капель:
Навеки будут вместе
Гагарин и апрель.
Автор:В.Степанов
Учить детей создавать конструкцию ракеты из плоских геометрических фигур /квадрат,треугольник,круг/.Продолжать различать и называть геометрические фигуры,правильно подбирать предметы по форме и цвету.Воспитывать любознательность,желание обыгрывать постройки. Ахтямова Р.М.
-
Благодарственное письмо 12.04.2016

Музыкальные руководители нашего детского сада Валиева Л.И. и Канафиева Л.М. были награждены благодарственным письмом Отдела культуры Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ за активное участие в детском конкурсе "Нәни йолдызлар" и за плодотворную работу в подготовке юных талантов. Поздравляем! Желаем творческих успехов!
-
"Ел тәрбиячесе" конкурсының район этабы җиңүчеләре 11.04.2016

8 апрель көнне Шәүкәт Биктимиров исемендәге район мәдәният йортында "Ел тәрбиячесе" конкурсының район этабы җиңүчеләрен тәбрикләделәр. "Әллүки" балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеме тәбиячесе Абубакирова Раилә Гаптелахат кызы "Ел тәрбиячесе" конкурсында катнашып, "Үз эшенең остасы" номинациясендә җиңүче дип табылды. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе муниципаль казна учреждениясенең грамотасы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
"Нәни йолдызлар" концерты 11.04.2016

8 апрельдә Шәүкәт Биктимиров исемендәге район мәдәният йортында "Нәни йолдызлар" исемле Байлар Сабасы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр концерты булып үтте. Бу концертта безнең "Әллүки" балалар бакчасы балалары да чыгыш ясадылар. Музыка җитәкчеләре Валиева Л.И. һәм Канафиева Л.М. тамашачыга безнең балалар тарафыннан 5 номер тәгъдим иттеләр: "Мин чикерткә" җыры, "Песиләр" биюе, инглиз телендә "Винни - Пух" спектакле, "Бүләккә" җыры һәм "Печальная лошадь" - нәфис сүз. Концерт бик эчтәлекле һәм күңелле үтте. Бу чараны үткәргән оештыручыларга, музыка җитәкчеләренә, балаларга һәм әти-әниләргә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
Гали белән кәҗә 08.04.2016

Гали белән кәҗә
Г.Тукай шигырьләре аша балаларда матур әдәбият белән кызыксыну,аларны укырга теләк тәрбияләү.
Шигъри әсәрнең эчтәлеген аңлауларына,сорауларга дөрес җавап бирүләренә ирешү; тәрбияче артыннан аерым сүзләрне,фразаларны кабатларга теләү уяту.
Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән
Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән:
Гали аны чирәм белән кунак итә
Кәҗә рәхмәт укый - сакалын селкетә.
-
"Урман академиясе" 07.04.2016

Бу атна бакчабыздагы эшчәнлек "Урман академиясе" темасы астында үтте. Атналык барышында без балаларны урман, аның байлыклары, анда яшәүчеләр белән таныштырып, алган белемнәребезне ныгыттык. Ә бүген безнең беренче кечкенәләр төркемендә "Урманда кунакта " исеме астында эшчәнлек булып үтте. Эшчәнлекнең беренче өлешендә без картинадан урманда яшәүче кыргый хайваннарны эзләп тапсак, икенче өлешендә исә үзебез урман җәнлекләре булып йөреп белгәннәребезне ныгыттык. (Тәрбиячеләре Шарипова Ф.М. Булатова Ф.Р.).
-
"Саф һавада" 07.04.2016

Саф һавага чыгабыз, чыныгабыз, үсәбез! Икенче кечкенәләр төркеме балалары белән саф һәвада табигатьне күзәтәбез,төрле кызыклы уеннар уйнап сәламәтлегебезне ныгытабыз.
-
Җәяүлеләр чыгу урыны 07.04.2016

Балаларга юл йөрү кагыйдәләре турында башлангыч мәгълүмат бирү.Җәяүлеләрнең, транспорт йөртүчеләрнең һәм пассажирларның хәвефсезлеге өчен,аларга уңайлы булсын өчен юл сызыклары сызылалар. Бу сызыклар белән юлны хәрәкәт полосаларына бүләләр.Әгәр юлда мондый сызыклар бар икән,димәк,юлбуйлап берничә рәт машина хәрәкәт итә ала.Мондый юлны кисеп чыгу куркыныч.Җәяүлеләр курыкмыйча чыга торган урынны менә шулай билгелиләр.Бу җәяүле чыга торган урын.
-
"Кызыл Китап ни сөйли?" 04.04.2016

Элек- электəн җир йөзендə һəр кеше укый -яза белмəгəн очракта да табигать телен яхшы аңлаган, күзəтүлəр нигезендə табигать серлəрен ачыклый алган. Бу белемнəр атадан балага, бер буыннан икенче буынга мирас итеп калдырылган. Берничə дистə еллар буена куп кенə традициялеребез юкка чыгу белəн беррəттəн , халык экологиясенə дə игътибар кимеде, ə бу исə табигатькə кеше тарафыннан тискəре йогынтының артуына китерде. Əйе, табигать бездəн ярдəм көтə. Табигатьне ярату - аны танып белү генə түгел, аны саклауда үзеңнəн өлеш кертүдə. Табигатьне əгəрдə без сакламасак, XXI гасырда ул нинди булыр икəн соң? Проблемалы сорау XXI гасырда яшəүче һəрбер кешене борчырга тиеш. Бу хакыйкатьне бакча яшеннəн үк нəнилəребезнең аңына сеңдерергə без бурычлы.! Бүген безнең зурлар төркеме балалары "Кызыл китап ни сөйли?" темасына əңгəмə кордылар. Бу кызыклы əңгəмə барышында алар табигатебезне пычыратырга ярамавын, урманнарның, кош- кортларның, җəнлеклəрнең, елга-күллəрнең, саф сулы чишмəлəрнең, табигать Анабыз тарафыннан кешелек дөньясына бирелгəн бүлəк булуын аңладылар һəм Кызыл китапның нинди зур мəгьнəгə ия булуына төшенделəр.









