Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 138 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 191 192 193 194 ( 195 ) 196 197 198 199 200 >>
-
Суган утырту 18.02.2016

Без балалар белән бергә суган утырту тәҗрибәсен үткәрдек.Тәҗрибәнең төп максаты балаларда суган үстерү теләге тудыру, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү; суганның файдалы яшелчә икәне турында төшенчә бирү, суган үстерү турында белемнәрне тулыландыру иде. Беренче балалар белән түтәлдә һәм тартмада үскән суган рәсемнәре карадык. Шуннан соң инде балалар белән бергә савытка балчык салып,суганнар утырттык, су сиптек. Балаларга суган утырту бик ошады. Алга таба балалар белән бергәләп суганның үсешен күзәтәбез.
-
"Рисуем красками" 18.02.2016

Художественное творчество формирует у детей интерес к эстетической стороне окружающей действительности.Воспитывает доброжелательное отношение ,развивает самостоятельность,активность в овладении простыми приемами рисования кистью и красками разных цветов.
-
"Ел тәрбиячесе-2016" 17.02.2016

17 февраль көнне Сабаның "Бәләкәч" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе-2016" конкурсының муниципаль этабы үтте. Безнең "Әллүки" балалар бакчасыннан Абубакирова Раилә Габдулахатовна катнашты. Ул мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән "Экологик КВН" үткәрде.
-
«Армейский калейдоскоп». 17.02.2016

На этой неделе наш детский сад работает над темой «Армейский калейдоскоп», и дети продолжают знакомиться с историей и традициями праздника 23 февраля – День Защитника Отечества. В беседах, рассказах и на различных мероприятиях они закрепляют знания об армии, о рядах войск. Мы, воспитатели продолжаем воспитывать в детях уважительное отношение к защитникам нашей Родины.
На образовательной деятельности по речевому развитию детей старшей группы проводилась беседа на эту тему. Дети внимательно слушали беседу воспитателя, рассматривали иллюстрации, читали стихи и отвечали на вопросы. В конце образовательной деятельности они с удовольствием слушали рассказ А.Митяева «Почему Армия всем родная». Беседа и рассказ воспитателя на эту тему очень затронула детей, а дети в свою очередь остались очень довольными. В конце беседы воспитатель дала свои советы мальчикам в будущем быть достойными, сильными, мужественными и смелыми, чтобы стать защитниками нашей Родины.
-
“Очкычлар илне гизәләр” 17.02.2016

Уртанчылар төркемендә Ватанны саклаучылар көне белән таныштырып очкычның (самолет), вертолетның өлешләрен, формасын аерырга һәм атарга өйрәндек,солдат, очучы, диңгезче, очкыч, вертолет, кораб сүзләре хисабына сүзлекне активлаштырдык. Әвәләү эшчәнлегендә вертолет ясап солдатлар турында җыр тыңладык,очкылар уенын уйнадык. Аларда очучы, диңгезче, хәрбиләр һөнәренә хөрмәт, патриотик хисләр, малайларда көчле, кыю булу теләге тәрбияләдек. Армия темасы балаларда илне саклаучы сугышчылар турында күзаллау формалаштырды. “Ватанны саклаучылар” төшенчәсен ачыклап балаларның сорауларга тулы фразалар белән җавап бирү осталыгы, игътибарлылыгы кызыксынучанлыгы үсте .
-
"Муса Җәлил - герой шагыйрь" 17.02.2016

Туган ил! Ватан! Бу төшенчәләр кеше күңеленә туган көненнән алып сеңдерелә башлый , чөнки туган җир әти - әни кебек үк кадерле. Шуңа күрә бала тәрбия-ләүдә иң мөһим максатларның берсе булып Туган илгә ,Ватанга мәхәббәт , патриотик хисләр тәрбияләү тора.Ә нәрсә соң ул патриотизм? "Патриот ул - үзенең туган җирен, халкын, илен, ватанын сөюче, шулар өчен һәртөрле корбаннарга әзер булган кеше. Патриотизм -патриотларга хас булган күренеш, үз иленә, халкына мәхәббәт". Яшь буында патриотизм хисен уятуда матур әдәбиятның роле бик зур. Аның иң яхшы үрнәге герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты.Бакчабызда "Армия калейдоскобы" атналыгы һәм Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан бүген икенче кечкенәләр төркемендә Муса Җәлил, аның иҗаты белән таныштык. Балалар шагыйрьнең портретын, китапларын карадылар. Ә аннан соң без "Әтәч" шигырен укып әтәч турында әңгәмә алып бардык. Эшчәнлек "Әтәчем" җырын җырлау белән тәмамланды.
-
"Бишек җырлары - киләчәгебез нигезе" 16.02.2016

Ана һәм Бала! Бер - берсенә алардан да якын җан ияләрен табып була микән бу дөньяда?! Ана кешегә нәсел , милләт ,кешелекне дәвам иттерү , яшь буын тәрбияләү кебек олы вазифа йөкләгән. Ул сабыена ягымлы , җылы , назлы бишек җырлары көйли һәм шул җырлар аша баласына үзенең иң изге теләклә-рен , өмет - хыялларын җиткерергә омтыла. Бишек җырлары зур тәрбияви көчкә ия , баланың теле ачылуда , зиһенен уятуда иң тәэсирле тәрбия чарасы ул.Бала күңеленә ана назы , бишек җыры белән кергән сүз гомерлек була. Менә шушыларны күздә тотып без бүген беренче кечкенәләр төркеме балалары белән (тәрбиячеләре Шарипова Ф.М) "Йокла курчак , нәни курчак" исеме астында чара үткәрдек. Эшчәнлек барышында балалар бишек җыры тыңладылар , курчакны тирбәтеп йоклаттылар. Әниләре җырлаган бишек җырларын көйләп күрсәттеләр. "Бишек җыры!" Никадәр йөрәк түреннән чыккан ягымлы , матур сүзләр , матур хыяллар, берни белән дә чагыштырып булмаслык ана мәхәббәте, күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек моң агылсын да агылсын иде!
-
"Лыжня России - 2016" 14.02.2016

Лыжня России» Воспитанники нашего детского сада - активные участники лыжных соревнований. Вот и этот год не был исключением. На лыжной трассе стартовали дети подготовительной группы. Всем участникам соревнований были вручены подарки. Благодарим детей и их родителей за активное участие в соревнованиях! Желаем здоровья и дальнейших успехов!
-
Юлларыбыз имин булсын. 13.02.2016

Һәлакәтләр булмасын дип, телидер һәрбер йөрәк. Шуңа күрә дә йөргәндә бик сак булырга кирәк! Юл кагыйдәләрен бик тә белеп үтәргә кирәк!
-
"Super светофор" тамашасында. 13.02.2016

Без барыбыз да юл хәрәкәтендә катнашабыз. Ә юл аңа кагылышлы кагыйдәләрне төгәл үтәүне таләп итә. Соңгы елларда транспорт саны арту юлларда бик сак йөрергә кирәклеген искәртә. Балалар - юл хәрәкәтендә саклауга һәм яклауга мохтаҗ булган катнашучылар. Аларда үз-үзеңне саклау инстинкты тулысынча формалашып җитмәгән. Шуңа күрә балалар юлларда исән-имин, кагыйдәләрне белеп, аларны бозмыйча йөрсен өчен, һәрвакыт искә төшереп тору зарур. Бүген зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемендәге балалар Ш.Биктимеров исемендәге мәдәният йортында Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрының "Super светофор" дигән тамашасын карадылар. Тамаша бик эчтәлекле, гыйбрәтле, сабак алырлык булды. Балалар үрнәкне олылардан алалар бит, юлларда йөргәндә олылар сабыйларыбызга яхшы үрнәк булып калсыннар, аларның юллары куркынычсыз, имин булсын иде.









