Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 138 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
"Беренче бүләк" 07.03.2017

Бүген безнең төркемдә тәрбияләнүче нәниләребез әниләренә үзләренең беренче бүләкләрен тапшырдылар.
Әйтәсебез килә бүген
Кадерле әниләргә -
Бу бәйрәм дөньяга килгән
Кояш нуры сибәргә!
Бу бәйрәмдәге җылылык
Гасырларга җитәрлек.
Сезнең назлы кулларыгыз
Әкиятне чын итәрлек
Наз гөлләре үсеп чыга
Сез үткән юллардан
Кабул итегез котлаулар
Балаларыгыздан!
Абубакирова Р.Г. 07.03.2017.
-
Әниемә бүләк. 07.03.2017

Бәйрәм бүләксез булмый ул,
Барыгыз да беләсез.
Безнең ничек тырышканны
Хәзер менә күрерсез.
Нәни кулларым белән мин
Тик сиңа диеп кенә
Әзерләдем бүләгемне
Бик зур көч куеп кына.
-
Шоу программа "Модный приговор" - бездә кунакта! 06.03.2017

Бакчабызда үтүче күңелле чаралар, балаларыбыз өчен генә түгел, әти - әниләребез өчен дә бик кызыклы үтә. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан әтиләребез белән ерак Джунглига сәяхәт итсәк, ә инде кадерле Әниләребез өчен Мәскәүнең үзеннән үк атаклы модельер Александр Зайцев "үзе килде". Бу матур кичтә "модный приговор" шоу программасы әниләребезне заманча, матур киенү серләренә "өйрәтте".
-
“Кояшлы яз иртәсе” 03.03.2017

Барыбыз да зур түземсезлек белән көткән 8нче март- чәчәкле яз бәйрәме җитте. Бу көнне без зурлар төркеме “Кояшлы яз иртәсе”бәйрәменә әниләрне, әбиләрне, апаларны- кызларны бакчабызга чакырдык. Алар бүгенге тантананың иң кадерле кунаклары.Бүгенге кичәдә әниләр, дәү әниләр үзләредә катнаштылар, “Восточный” бию биеделәр,әкият сәхнәләштерделәр. Бәйрәмгә Гүзәл Уразовада килгән иде, ул кызларыбыз белән биеп җырлады.Малайларыбыз “Үрмәкүчләр”һәм “Ковбой” биюен биеделәр.Әниләргә “Ромашка чәчәкләре” бүләк иттеләр. Бәйрәм барыбызгада бик ошады.бергәләп күңел ачтык. Газиз балаларыбызның - мәхәббәт җимешләребезнең игелекләрен генә күреп яшәргә язсын. татулык, тынычлык,мәхәббәт гомерлек юлдашыгыз булсын дигән теләктә калабыз.
(Тәрбияче:Солтанова Г.Г) -
Иҗади проект Голос-дети 02.03.2017

Быел уртанчылар төркемендә әнилэр бәйрәмен узенчәлекле итеп уткәрдек.Голос-дети-безгә кунакка килде.Ике куянны бер юлы тоттык дип әйтергә була.Беренчедән балалар җырлау осталыклары буенча көч сынашса/УМК программасы буенча ойрәнгән җырларны башкарып/,икенчедән бу чара әниләр өчен менә дигән матур к Бәйрәм бик кызыклы узды-чын микрофон,креслода утыручы жюри,Казан кунагы Уразова,заманча биюләр,сюрпризлы-бүләкләр белән. Бергәләп оештырылган эшчәнлекнең нәтижәләре отышлы булды,куңелгә ижади рәхәтлек бирде.Бәйрәмне оештыруда катнашкан коллегаларыма зур рәхмәт.
-
" Язгы кояш нурында" 01.03.2017

Бүген икенче кечкенәләр төркемендә " Язгы кояш нурында" дип исемләнгән әниләр бәйрәме үткәрелде. Балалар үзләренең матур җырлары, шигырьләре, биюләре белән кунакларны сөендерсәләр, кояш, куян, аю рольләренә кереп уйнаган әниләребез бәйрәмгә зур ямь өстәделәр, балалар белән бергә уйнадылар, күңел ачтылар. Бәйрәм ахырында нәниләр үзләре ясаган бүләкләрне әниләренә бүләк иттеләр.
-
“Әниләргә бүләк ясыйбыз” 28.02.2017

Зурлар төркемендә балалар үз куллары белән әниләренә бүләккә “Ромашка чәчәкләре” кул эшләнмәсе ясадылар.
-
“Тәрәзә төбендәге яшеллек” 27.02.2017

Балалар белән зурлар төркемендә февраль аенда суган белән борчак – бодай утыртып күзәтү эшләрен башладык.Бу эш балаларда кызыксынучанлык уятты.Чөнки алар барсыда үз куллары белән үзләре эшләделәр,утырттылар, су сиптеләр.
(Тәрбияче: Солтанова Г.Г)
-
"Әтиемә бүләк." 22.02.2017

Без бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары белән Ватанны саклаучылар көне уңаеннан әтиләргә бүләк ясадык. Нәниләр аны бик тырышып, күңел җылысын биреп эшләделәр һәм әтиләренә бүләк иттеләр. ( Тәрбияче Шарипова Ф.М).
-
“Дуслар алма бүләләр” 21.02.2017

Без бүген зурлар төркемендә математика шөгылендә өлеш турында сөйләштек. Без бу сузне ничек аңлыйбыз? Нәрсәдән килеп чыга соң ул? Шөгыль башында балалар “Бер алманы бишкә бүләбез”мәкален ишетеп дуслык булганда гына бу эшне башкарып булуын аңладылар. Мәсәлән кулыбызга алма алабыз. Ул бер бөтен,аны урталайга,ягъни тигез ике кисәккә бүләбез .Тигез кисәкләрне өлеш дип атыйбыз.Балаларыбыз бу биремнәрне үзләре эшләп нәтиҗә ясап күрсәтә алдылар.(Тәрбияче:Солтанова Г.Г)









