Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 138 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 161 162 163 ( 164 ) 165 166 167 168 169 170 >>
-
“Галәмгә сәяхәт” 13.04.2017

13 нче апрель зурлар төркемендә космонавтика көненә багышланган Юрий Гагарин турында “Кеше галәмдә” презентация ярдәмендә танышу һәм күзәтү оештырылды. Ю.А.Гагаринның космоска беренче очыш тарихы, биоспутниклар белән танышу; космосны өйрәнүгә кызыксынуга юнәлеш бирелде. Балалар таякчыклар ярдәмендә ракеталарны төзеп очышка әзерләнделәр киләчәктә балаларда туган илне саклау кайгырту теләге уянды. (Тәрбияче: Солтанова Г.Г).
-
Күңелле математика 12.04.2017

Балалар математика белән яратып шөгыльләнәләр.Микъдәр һәм тәртип саннарыннан дөрес файдаланырга өйрәнделәр. Предметларны күләме буенча кими яки арта бару тәртибендә урнаштыра белүләре камилләшә.Гади мәсьәләләр чишү белән кызыксынулары арта.Тәрбияче Әхтәмова Р.М
-
" ТУГАН ЯГЫМА ЯЗ КИЛДЕ." 08.04.2017

Икенче кечкенәләр төркемендә балалар табигать почмагында чираттагы ел фасылы - яз белән таныштылар.Сорауларга җавап табу юлы белән картина буенча сөйләү күнекмәләрен ныгыттылар. ( Тәрбияче Шарипова Ф.М).
-
" КОЕДАН СУ АЛАБЫЗ" 08.04.2017

Икенче кечкенәләр төркеме балалары кое белән һәм аннан су алып булуы белән таныштылар. Шул ук вакытта кое янында бик сак булырга кирәклеген дә аңладылар. ( Шарипова Ф.М).
-
Паровоз уены 08.04.2017

Максат: Балаларны бер бер артлы йөрергә өйрэтү.
Алга таба барабыз:”Тип – тап - тап,тип – тап - тап!”
Гөрләп чаба паровоз:”Тип – тап – тап,тип – тап - тап”
Ак төтен артта кала: “Пух – пах – пах, пух – пах – пах !”
Ваганнар җырлап чаба: “Ах – ох – ух,ах – ох – ух”
Тавыш еракка кит: Уууууу.
-
Транспорт төрләре 07.04.2017

Бакчабызда бу атна транспорт темасына багышланды. II нче кечкенәләр төркемендә балаларны транспорт төрләре һәм аларның аермалыклары белән таныштыруны максат итеп куйдык. Шул уңайдан эшчәнлекләрдә балалар белән әңгәмәләр үткәрелде, рәсемнәр ясалды, дидактик уеннар уйнатылды, хәрәкәтле уеннар оештырылды. Рәсемнәр буенча танып белү күнекмәләре үстерелде.
-
Автобуста барабыз 07.04.2017

Балаларны транспорт белән таныштыруны дәвам итү. Исемнәрне сыйфатлар белән яраклаштыру күнекмәләре формалаштыруны дәвам итү. Балаларның Нинди? Кайда? Нәрсә ташый? сорауларына гади җөмләләр белән җавап бирү осталыгын үстерү. Шофер һөнәренә хөрмәт тәрбияләү. (Беренче кечкенәләр төркемендә эшчәнлек барышы. Тәрбияче Корбанова Н.Х.)
-
Кошлар кайта. 05.04.2017

Балалаларнын кучмэ кошлар турында белемнәре киңәйтелде . шигырьлэр, табышмаклар , уеннар ярдэмендэ кошларны танырга ойрэнделэр , үзенчәлеклэрен яклары турындагы белемнәре камилләште. Кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек тәрбиялэнде.
Җылы яктан очып килде Куанышып сайрашалар
Сыерчыклар-кошкайлар. Кояшлы,аяз куктә
-Исэнмесез,балалар-дип. Без аларга кул болгыйбыз:
Дәшә безгә дускайлар. –Оябыз әзер куптән.
-
Табигать һәм без. 03.04.2017

Эколгик тәрбиянең нигезе булган табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр, бәйләнешләр турындагы балаларның күзаллауларын ныгыту эшчәнлеге безнең табигать почмагында алып барыла.Табигатькә мәхәббәт,үсемлек һәм хайваннарга карата сак,кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләнә.Тәрбияче Әхтәмова Р.М
-
Куркынычсызлык 31.03.2017

Сабыйларга куркынычсызлык кагыйдәләрен ничек төшендерергә? Шушы максат белән бакчабызда бу атна тормыш куркынычсызлыгы темасына багышланды. Балаларның тормыш иминлеген саклау – һәр тәрбияченең иң мөһим бурычларының берсе. Шуңа да балалар бакчасыннан ук сабыйларга һәртөрле куркыныч очракларда үзләрен ничек тотарга кирәклеген өйрәтә башлыйбыз. Балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтү өчен әңгәмәләр үткәрдек, төрле куркыныч очракны чагылдырган рәсемнәр буенча сөйләштек. Балаларга шырпы, электрга тоташтырылган әйберләр, бигрәк тә үтүк яки башка приборлар белән уйнап, аяныч хәлләр килеп чыгу куркынычы аңлатылды.









