Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 138 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 161 ( 162 ) 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
“Туган җиребездә язгы сәяхәт” 28.04.2017

Җиргә яз килә. Табигать язга әзерләнә. Шушы максаттан без зурлар төркеме балалары белән йомгаклау чарасын планлаштырып “Туган җиребезгә сәяхәт” ясадык. Агачларның матурлыгын күзәттек. Каенннарның ак кәүсәләре күзне камаштыра. Җирдә иске яфракларны кузгатып борын төрткән тузганак һәм башка язгы чәчәкләрнең исемнәре дә санап бетергесез. Урам кошлар сайравына күмелгән.Тирә якка кай җиренә карама, шунда яңарыш, шунда язның яңа билгеләре. (Тәрбияче:Солтанова Г.Г)
-
Преемственность ДОУ со школой 27.04.2017

Практика нашего ДОУ показывает, что дети, получающие дошкольное образование в детском саду, имеют более тесное взаимодействие с младшими школьниками, будущим учителем, раскрепощаются, раскрываются в совместных мероприятиях. Став первоклассниками, бывшие выпускники успешно адаптируются в новых условиях. Сегодня в нашем детском саду прошел день открытых дверей для учениц 2 "А" класса гимназии. Для гостей дети детского сада приготовили небольшой концерт и театрализованное представление на английском языке.
-
”Гөлләр чәчәк ата” 27.04.2017

Зурлар төркемендә танып белү шөгылендә балалар гөлләр белән танышып яшь үзенчәлекләреннән чыгып өйрәнгәннәрне ныгыттылар. Төркемебезнең бүлмәсендә үсеп утыручы фиалка гөлен рәсемдә ясадылар .Балаларда экологик тәрбиягә сак караш.яшеллекне күрү,матурлыкны тою,тәрбияләү хисләре уянды . (Тәрбияче :Солтанова Г.Г)
-
"Тукай абый бездә кунакта" 26.04.2017

Г. ТУКАЙ "И ТУГАН ТЕЛ"
И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән
Әнкәм бишектә көйләгән.
Аннары төннәр буе
Әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта
Ярдәмең берлән синең
Кечкенәдән аңлашылган
Шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган
Иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм
Әткәм-әнкэмне, ходам!Абубакирова Р.Г.
-
26.04.2017

Сегодня в нашем детском саду праздник, день рождение великого татарского поэта - Габдуллы Тукая!
-
День рождение Г. Тукая! 26.04.2017

Родной язык- святой язык, отца и матери язык,
Как ты прекрасен! Целый мир в твоем богатстве я постиг!
Качая колыбель, тебя мне в песне открывала мать,
А сказки бабушки потом я научился понимать.
-
" Кошлар җим чүпли." 25.04.2017

Бүген уртанчылар төркемендә "Кошлар җим чүпли" дигән тема буенча әвәләү эшчәнлеге үткәрелде. Эшчәнлекнең башында балалар белән нинди кошларны белүләре , аларның гәүдә төзелеше, әвәләү алымнары, кошларны саклау турында сөйләшсәк , алга таба эшчәнлек кошны ясау белән дәвам итте. Кошларыбыз бик матур килеп чыктылар. Ахырдан без аларны җим белән сыйладык. ( Тәрбияче Шарипова Ф.М).
-
"Туп - туп,тубыбыз" 25.04.2017

Туп- туп тубыбыз,
Син безнең матурыбыз,
Тишмибез дә,ярмабыз да,
Оста тота кулыбыз.
Туп- туп, тубыбыз,
Без акыллы булабыз.
Ялгыш кына җиргә төшсәң,
Буялсаң без юарбыз.
(Ә.Бикчәнтәева)
Абубакироова Р.Г. 25.04.2017
-
"Мин дөньяны таныйм!" 21.04.2017

Табигать- баланың дөньяны танып белүендә иң кирәкле бер тармагы, бай чыганагы. Тирә-юньне танып белүдә табигатебезнең матурлыгын күрә белү,аның мөһимлеген аңлавы, өйрәнүе аша баланың акыл эшчәнлеге үсә, күзаллауы, иҗади сәләте камилләшә, тирә- юньгә карата позитив карашы формалаша. Бу инде безнең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән танып белү эшчәнлекләре һәрбер белем бирү өлкәләрендә дә чагыла. Ел әйләнәсе табигатебездә сезонлы үзгәрешләр саен үткәрелгән экскурсияләр, ясалган кызыклы тәҗрибәләр балаларыбызда тирә- юньгә карата зур кызыксынучанлык уята. Көз көне мәйданчыктагы кырмыска ояларындагы җанлылыкка соклансак.,кыш көнендә карның тирәнлеген таяк белән үлчәп ачыш ясадык, ә инде яз көне тал песиләренең бөреләре уянганны күзәтү, җәйге табигатебезнең һәрбер күзәнәгенең серлелеген,матурлыгын күрү балаларыбызның тирә- юньгә булган игътибарларын арттыра. Төркемебезнең табигать почмагында суган,арыш, бодай үсентеләрен чәчтек. Аларның беренче чыккан үрентеләрен, кыякларын күзәтү балалар өчен аеруча кызыклы булды.
-
"Светофор" 21.04.2017

Бүген без нәниләр төркеме балалары белән светофор һәм аларның әһәмияте турында сөйләштек.Светофорнын өч төсен күзәттек.Балаларыбыз белән светофор иленә сәяхәт кылдык.
Абубакирова Р.Г.









