Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 138 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 ( 165 ) 166 167 168 169 170 >>
-
Кайтыгыз сез, кошкайлар! 31.03.2017

Табигатебезгә әкрен генә ямьле яз килә. Озакламый күңелләребезне сөендереп җылы яклардан канатлы дусларыбыз да кайтып җитәр... Бу матур, җанлы күренеш, әлбәттә, күбрәк нәни дусларыбыз - балалар өчен сөенеч. Мөгаен баланы, никадәр табигатькә якын итеп тәрбияләсәң, аның күңелендә матур хис кичерешләр уяна, мәрхәмәтлелек орлыклары салына. Бу тәрбия орлыклары, әлбәттә, иң беренче гаиләдә салына. Бу уңайдан, безнең мәктәпкә әзерлек төркеме әти-әниләре бик игътибарлы. Бакчабыз коллективына, балаларга карата хөрмәтләре зур, һәрдаим бакчабыз тарафыннан үткәрелгән конкурсларда, кичәләрдә активлыкларын күрсәтәләр. Әтиләребез ясаган сыерчык ояларына исең китәрлек!!! Кайтыгыз гына кошкайлар, без сезне түземсезлек белән көтәбез! Кайтыр юлларыгыз имин, авырлыксыз үтсен!
-
" Болай эшләргә ярамый." 29.03.2017

" Куркынычсызлык" атналыгы кысаларында икенче кечкенәләр төркемендә " Болай эшләргә ярамый " дип исемләнгән эшчәнлек үткәрелде. ( Тәрбияче Шарипова Ф.М).
-
Күңелле ленталар. 29.03.2017

Безгә бүген математика эшчәнлегенә Белмәмеш тартма белән матур тасмалар алып килде. Нинди генә мавыктыргыч уеннар уйнамадык без: Төсләр буенча ориентлашу.Кемнең тасмасы иң озыны.Ал төстәге тасма кая качкан…. Белмәмешкә балалар белән уйнавы бик ошады. Тәрбияче Әхтәмова Р.М
-
"Аланлыкта куяннар." 28.03.2017

Бүген уртанчылар төркемендә " Аланлыкта куяннар" дип аталган иҗади - сәнгать эшчәнлеге булып узды. Балалар аланлыкны ясап анда куяннарны урнаштырдылар. Эшчәнлек барышында балаларның алган белемнәре, сюжет ясау күнекмәләре ныгытылды. ( Тәрбияче Шарипова Ф.М).
-
" Аланлыкта." 28.03.2017

" Менә нинди аланлык. Безнең куяннар бик шат .
-
Гимназия укучылары "Әллүки"дә кунакта. 27.03.2017

Бүген, 27 нче март көнне, безнең балалар бакчасына гимназиянын 5 "Д" сыйныф укучылары кунакка керделәр. Кунакларга мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары И.А. Крыловның "Чикерткә һәм кырмыска" әкиятеннән рус телендә театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Укучылар нәни артистларның иҗади эшчәнлекләренә чын куңелдән бәя биреп, алкышларга күмделәр.
-
"Нәүрүз" бәйрәме 24.03.2017

Бүген безнең бакчабызда язны каршылау бәйрәме “Нәүрүз” булып узды. Бәйрәмнең максаты - балаларда татар халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту һәм милли бәйрәмнәр белән таныштыру иде.
Бәйрәмгә Яз кызы, Кыш бабай, Урман әбисе һәм Шүрәле килгән иде. Балалар төрле татар халык уеннары уйнадылар, җырлар җырладылар һәм биеделәр. Бәйрәмнең ахырында коймак белән сыйландылар.
-
"Нәүрүз"бәйрәме 24.03.2017

Нәүрүз килә,Нәүрүз килә,
Илләр,көннәр ямьләнә.
Бергәләшеп биергә дип,
Куллар кулга бәйләнә.
Нәүрүз килә,нәүрүз килә,
Күктән нурлар сибелә.
Туган илем,туган җирем
Язны күреп сөенә.
-
Нәүрүз килде,яз булды. 24.03.2017

Бүген бакчабызда яз кызы – Нәүрүзбикәне каршы алдык һәм Кыш Бабайны озаттык.Бәйрәмдә балалар күңелле уеннарда,ярышларда катнаштылыр.Тәмле коймаклар,бизәлгән йомыркалар белән сыйландылар.Яз бәйрәме котлы булсын.Нэүрүз мөбарәкбад.Тэрбияче Әхтәмова Р.М
-
"Хуш киләсең Нәүрүзбикә" 24.03.2017

Милләтебезнең рухи мирасын киләчәк буыннарга тапшыру хәрбер татар гаиләсендә, гомүмән алганда барлык тәрбия учакларында сирәк күренеш булуы, заманыбызның төп проблемасы булып тора. Халкыбызның милли йолалары, традицияләре тәрбия бирүдә иң ышанычлы алымнарның берсе. Бакчабызда үткәрелгән ямьле яз сылуы - Нәүрүзбикәне каршы алу җанлы рәвештә узды. Матур бәйрәм нәниләребез күңеленә хуш килде. Балалар кунакка килгән әкият геройлары: Шүрәле, Убырлы, Кыш бабайларыбыз белән кызыклы уеннар уйнап, тәмле коймак белән чәй эчтеләр. Эчтәлекле итеп төзелгән программа нигезендә яз чибәре Нәүрүзбикәнең чын асылын аңладылар.









