Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 138 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
“Мәликә” 05.05.2017

Максат: Татар халык уеннары белән таныштыруны дәвам итү,катлаулы булмаган фразаларны куллануда кунектерү.
Утыр ,утыр Мәликә.
Алмагачның төбенә.
Кем утырган яныңа
Әйтеп бирче тиз генә.
(1 – кечкенәләр төркеме. Корбанова Н.)
-
Возложение цветов к Вечному огню. 05.05.2017

Сегодня в зале для детей нашего детского сада прошёл большой праздник посвящённый ко Дню Победы. К этому празднику дети старшей группы подготовили тематическое мероприятие, где дети слушали голос Левитана,пели песни, рассказывали стихи, танцевали под военную музыку. Под минутой молчания праздник подошёл к концу, затем все дети с группами пошли к Вечному огню возложить цветы.
-
Кирәк чиста булырга, иртә-кич юынырга... 05.05.2017

Балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, аларда сәламәт яшәү рәвеше турында күзаллаулар булдыру, су процедураларына карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру, баланың игътибарын куллар чисталыгына юнәлтү, битне һәм кулларны — пычрангач, ашау алдыннан юу кебек элементар кагыйдәләргә өйрәтү – балалар бакчасында төп бурычларның берсе булып тора.
Иртә белән торабыз, битебезне юабыз.
Сабын белән юынгач, бигрәк матур булабыз.
Аш алдыннан һәрвакыт кулыбызны юабыз.
Ап – ак итеп, кулны юып, ашарга утырабыз.
(Иң кечкенәләрнең икенче кечкенәләр төркеме, тәрбияче Шакирова Э.А.)
-
#эковесна2017 05.05.2017

Сегодня дети приняли участие в природоохранной акции "ЧИСТО-ПРИВЫЧНО! НАЧНИ С СЕБЯ!". Был организован для детей совместный Флэшмоб.
-
День победы! 05.05.2017

Цель праздника: воспитывать уважение к защитникам Родины на основе ярких впечатлений, конкретных исторических фактов, доступных детям и вызывающих у них сильные эмоции, любовь к Родине, закреплять знания о празднике 9 МАЯ, воспитывать чувства гордости за свой народ, армию, желание защищать свою страну.
-
“Онытылмасын ул еллар” 05.05.2017

Җиңү сүзенең мәгънәсен, чын җиңү хисен бүгенге көндә бары тик шул сугышта катнашкан ветераннарыбыз һәм сугыш ачысын тойган әби-бабайларыбыз гына беләдер, дип уйлыйм. Әлеге сугышта җиңү яулый алганнары өчен без дә алар белән бергә бәйрәм итәбез, аларның шатлыгын уртаклашабыз.Зурлар төркемендә шушы максаттан бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган “Онытылмасын ул еллар “дип аталган патриотик чарада балалар шигырьләр сөйләделәр,презентация ярдәмендә сугыш вакытының барышын күзәттеләр,туган илебезнең тынычлыгын биюләр һәм җырлар аша күрсәтеп үттеләр. Ахырдан ветераннарыбыз истәлегенә һәйкәлгә мәңгелек утка чәчәкләр куйдык. Тәрбияче: (Солтанова Г.Г.)
-
"Диңгездәге алтын балык" 04.05.2017

Ә бездә-рәсем шөгыле
Бик шәп балык ясадык.
Бераз гына буядык та
Ул булды алтын балык.
-
"Хезмәт төбе - хәзинә" 03.05.2017

Бу атнада балаларны өлкәннәр хезмәте белән таныштыру, аларның күзаллауларын киңәйтү максатында эшчәнлек алып барылды. II нче кечкенәләр төркеме балалары белән шәфкать туташы бүлмәсендә экскурсиядә булдык. Шәфкать туташы һөнәре белән якыннан танышып, балаларда кызыксынучанлык тәрбияләнде. (Тәрбияче Хайрутдинова Г.М)
-
"Без - бәхетле балачак илендә" 02.05.2017

"Озын яллардан соң яраткан бакчабызны, дусларны сагынып килдек, бу матур мәйданчыкта уйнавы бик кызык", - диләр мәктәпкә әзерлек төркеме балалары.
-
"Урманга сәяхәт" 28.04.2017

Бу атна бакчабызда " Урман - җиребезнең матурлыгы, байлыгы” темасы астында үтте. Атна дәвамында без балаларны урман, андагы тереклек ияләре, үсемлекләр дөньясы белән таныштырып, алган белемнәрен ныгыттык. Йомгаклау чарасында балалар белән “Урманга сәяхәт” кә бардык. Безне Урман бабае каршы алды. Ул балаларга урманда үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен исләренә төшерде. Урман аланында уеннар уйнадык, табышмаклар чиштек, җитезлектә көч сынаштык. Балаларга сәяхәт бик ошады. (II нче кечкенәләр төркеме. Тәрбияче Хайрутдинова Г.М., музыка җитәкчесе Валиева Л.И., тәрбияче ярдәмчесе Юнусова Г.Р.)









