Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 138 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 169 ( 170 ) >>
-
"Кояш яктырта". 08.02.2017

Икенче кечкенәләр төркемендә " Кояш яктырта" темасы кысаларында иҗади сәнгать эшчәнлеге. ( Тәрбияче Шарипова Ф.М).
-
" Урман аланында". 07.02.2017

Без бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары белән математика илендә сәяхәттә булдык. Төрле тукталышларда балалар җәнлекләрне санадылар, геометрик фигураларны төркемнәргә аерып үз өйләренә урнаштырдылар. Сәяхәт урман аланындагы чыршыларны гадәти булмаган уенчыклар- геометрик фигуралар белән бизәү эшчәнлеге аша тәмамланды.( Тәрбияче Шарипова Ф.М).
-
Әниләр, әбиләр, балалар заманча флешмоб бииләр! 03.02.2017

Балачакның иң истә калучан,иң күңелле мизгелләренең берсе - әлбәттә, кадерле кешеләр белән бергә җитәкләшеп бию!!!
-
Спорт сәламәтлек чыганагы 03.02.2017

Максат. Чыныгу чаралары белән таныштыру,балаларда үз сәламәтлекләренә карата игътибарлылык, сак караш тәрбияләү,яшьтәшләре белән зур булмаган төркемнәрдә үзләре белеп уеннар оештыруда мөстәкыйльлекләрен үстерү.(Тәрбияче Корбанова Н.Х)
-
Сәламәтлекне кечкенәдән саклыйк! 03.02.2017

Һәрбер әти- әни үзенең сабыен сау- сәламәт,камиль акыллы, бәхетле,тәүфикълы итеп үстерәсе килә. Баланың үзенең сәламәтлегенә игътибарлы булып, сәламәт яшәү рәвеше алып бару теләге тәрбияләү максатыннан, бакчабызда тәрбияви ачык чаралар үткәрәбез. Бу уңайдан әти- әниләр белән берлектә үткәрелгән “саулык- зур байлык” дип исемләнгән күңел ачу кичәсе җанлы рәвештә узды. Әти- әниләр аннаграммалар чишеп, блиц- турнир сорауларына җавап эзләсә, шул ук вакытта балалар темага бәйләп табышмаклар чиштеләр. Атналык үткән теманы йомгаклау чарасы итеп алынган мавыктыргыч бәйрәмебез, заманча флешмоб белән тәмамланды.
-
“Йөрәкләргә үтеп кергән бизәк” 03.02.2017

Зурлар төркемендә балалар кисеп ябыштыру эшчәнлегендә “Изге Вәли “көне якынлашуын көтеп үзләренең йөрәк җылысын биреп бүләк ясадылар,Вәли көненең ничек барлыкка килүен аңладылар.Йөрәккә татар халкының милли бизәкләрен кисеп ябыштырып , салфетканы бармак очлары белән йомарлап ябыштырдылар. Орнамент ул – элементар чиратлашу, кабатланудан торган бизәк. Орнаментлар берничә төрле була:үсемлек орнаментлары, геометрик орнаментлар, катнаш орнаментлар. (Тәрбияче:Солтанова Г.Г)
-
"Кар бабай" 01.02.2017

"Кар бабай"
Тәгәрәтеп ак карны,
Ясадык кар бабайны.
Куйдык кишердән борын,
Ясадык ике кулын.
Күзләре - кара күмер.
Дидек: "Син урам себер!"
Зур себерке тоттырдык,
Көлешеп карап тордык.
Бездә бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары белән "Кар бабай" ябыштырдык.Балалар бик теләп,тырышып үзләренә йөкләнгән эшне җиренә җиткереп башкардылар.
Абубакирова Р.Г.
1 февраль 2017 ел.
-
" Балачакта бер көн." 31.01.2017

Бүген икенче кечкенәләр төркемендә " Балачакта бер көн" дип исемләнгән әти-әниләр җыелышы үткәрелде.Әниләр бер генә көнгә булса да үзләренең балачакларына кайтып бакча балалары булдылар. Алар белән ФГОС таләпләре белән таныштыру максатыннан чыгып сөйләм теле һәм рәсем эшчәнлекләре үткәрелде. Эшчәнлекләр бик кызыклы, мавыктыргыч шартларда үтте. Әниләр бик теләп биремнәрне үтәделәр, сорауларга җавап бирделәр, Дымково атын бизәделәр. Җыелыш түгәрәк өстәл артында фикер алышу белән тәмамланды. ( Тәрбиячеләр Шарипова Ф. М, Абубакирова Р.А).
-
Түгәрәк уен. 31.01.2017

Иҗади сәнгать –әвәләү эшчәнлегендә балалар түгәрәктә әйлән-бәйлән уйнаучы матур күлмәкле кызлар сыны ясадылар.Күмәк эшләү балаларга бик ошады,уңай эмоцияләр тудырды. Тэрбияче Әхтәмова Р.М.
-
"Туган көн" 31.01.2017

Балаларыбыз көннән көн үсәләр,матурланалар,һөнәрләре арта.Кичә Алиябезгә ике яшь тулды,ә Йосыфыбыз бүген ике яшен тутырды.Иптәшләре аларны "Ак калач" уенын уйнап котладылар.
Абубакирова Р.Г.31.01.17









