муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 ( 169 ) 170 >>
-
Итоги Гранта "Лучший билингвальный детский сад" 01.07.2015 Наш детский сад "Шатлык" стал одним из обладателей Гранта "Лучший билингвальный детский сад" и получил сертификат в 1 000 000 рублей. Мы очень рады,что работа в процессе воспитания и изучение русского языка в нашем детском саду была оценена на высоком уровне.

-
"Мин - юлардагы иминлек өчен" 12.06.2015 "Мин - юлардагы иминлек өчен" исеме астында район күләм мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында үткәрелгән рәсем конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Мәктәпкә әзерлек төркеменнән Галимов Ислам беренче урынны яулады. Саба районы ЮХИДИ хезмәткәрләре Исламга "Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүчегә" исемле Грамота һәм истәлекле бүләк тапшырды. Исламны һәм аның әти-әниләрен җиңүе белән котлыйбыз киләчәктә дә уңышлырга ирешүен теләп калабыз.

-
Бакчабызда - Сабантуй! 11.06.2015

Бүген бакчабызда татар халкының милли бәйрәме Сабантуй үткәрелде. Балалар музыка җитәкчесе Гөлнара Илдусовна, тәрбиячеләр Дания Әминовна, Гүзәл Габдулхаевна, Гөлназ Сөләймановна, Рәзилә Вазыйховналар җитәкчелегендә бирнә җыеп, татар халкының: капчык киеп сикерү, йомырка тотып йөгерү, су ташу, чүлмәк вату, аркан, таяк тартышу һ.б. уеннарын уйнадылар. Бәйрәм җыр, бию,нәфис сүз белән үрелеп барды. Балалар үзара өлгерлектә, җитезлектә, кыюлыкта, батырлыкты көч сынаштылар, бәләкләр алып күтәренке рухта төркемнәргә таралыштылар.
Сабан туе, Сабан туе,
Без бакчада уйныйбыз.
Ярышабыз, узышабыз,
Матур җырлар җырлыйбыз.
Билгә сөлге салабыз да
Көрәшергә чыгабыз.
Әле батыр булмасак та,
Үскәч чынлап егарбыз.
Иң өлгерләр, иң җитезләр
Бүләк яулап алалар.
Бөтен җирдән җыелганнар
Сабантуйга балалар.
-
Сабантуйда!!! 11.06.2015

Сабантуймы, Сабантуй –
Уеннар туе бит ул,
Тәм-томнар сые бит ул,
Җиңүләр уе бит ул.
Чаптар өстендә чабып,
Катыктан тәңкә табып,
Колга башына менеп,
Узышлыга йөгереп Һәм татарча көрәшеп,
Аркан белән сөйрәшеп,
Ватмый йомырка ташып,
Тапкырлыкта сынашып
Җиңсәң әгәр,
Сабантуй –
Эчкә шатлык
сыймас туй!
-
Аркан тартышу. 11.06.2015

Җилферди чиккән сөлгеләр.
Бүләкләр – күбебезгә!
Көрәшик тә, узышыйк та –
Сабантуй бүген бездә!
-
Бәйге нәтиҗәләре 05.06.2015 1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан район күләм балалар бакчалары арасында үткәрелгән әкиятләрне сәхнәләштерү бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Безнең бакча "Иң яхшы музыкаль бизәлеш" номинациясе исемен алды һәм Саба районы Башкарма комитеты мәгариф бүлегенең Мактау Грамотасы, истәлекле бүләк тапшырылды.

-
Бәхетле балачак 05.06.2015

Бүген бакчабызда "Минем бәхетле балачагым" атналыгы барышында уртачылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашында "Бәхетле балачак" исеме астында бәйрәм иртәсе үткәрелде. Балалаларны яклау көненә багышыланган җырлар, шигырьләр яңгырады, матур биюләр башкарылды. Бәйрәм асфальтка төсле акбурлар белән рәсем ясау, уен майданчыкларында төрле уеннар уйнату, эстафеталар үткәрү, ярышлар белән дәвам итте. Балаларның шат авазлары, күтәренке кәефләре тирә-юньне яңгыраттып, тагы ямьләндереп торды.
-
"Без бәхетле балачак иленнән" 05.06.2015

Җәйнең беренче атнасында асфальтка рәсем ясау матур бер гадәткә әверелде. Балалар төсле акбурлар ярдәмендә үзләренең уй-фикерләрен, матур теләкләрен тирә-юньдәгеләргә җиткерәләр. Киләчәк тормышның якты, матур, тыныч, бәхетле, куанычлы булуын күзаллыйлар.
-
"Лучший билингвальный детский сад" 03.06.2015 В соответствии с приказом Министерства образования и науки РТ «О проведении республиканского конкурса по учреждению гранта «Лучший билингвальный детский сад» № 1526/15 от 13.03. 2015 года, в целях выявления и поощрения лучших педагогических коллективов ДОО по обучению детей государственным языкам Республики Татарстан, популяризации государственных языков республики, а также распространения инновационных подходов к организации работы с детьми дошкольного возраста по обучению русскому и татарскому языкам среди дошкольных образовательных организации с 13 апреля по 20 мая 2015 года проведен республиканский конкурс «Лучший билингавальный детский сад». В конкурсе приняли участие 102 дошкольных образовательных организации из всех муниципальных образовании республики. 30 апреля 2015 года наш детский сад участвовал в республиканском конкурсе «Лучший билингавальный детский сад» и стал победителем – грантополучателем! (Приказ №6327/15 Министерства образования и науки РТ «Об итогах республиканского конкурса «Лучший билингвальный детский сад»» от 22.05.2015 года)

-
1 - июнь Балаларны яклау көне 02.06.2015 1,2 июнь көннәрендә балалар иҗат үзәгендә “1 – июнь Балаларны яклау көне” уңаеннан балалар бакчалары арасында район күләм әдәби әсәрләрне сәхнәләштерү буенча бәйге үткәрелде. Безнең “Шатлык” балалар бакчасынан зурлар төркеме балалары Вафина Лилия Ильфировна, Яхина Гөлнара Ильдусовна, Аубакирова Гөлназ Альфредовналар җитәкчелегендә рус телендә “Шалкан” рус халык әкиятен яңача сәхнәләштерде. Балалар рольләрне образга кереп оста итеп башкардылар. Бердәмлектә көч, күәт булуын, дус-тату булганда гына барлык авыр эшләрне башкарып булуын күрсәттеләр.













