муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 161 162 163 ( 164 ) 165 166 167 168 169 170 >>
-
"Бәхет иле - Балачак" 13.10.2015

Бүген бакчабызның зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Әүхәдиева Нурания Әюповна җитәкчелегендә Саба районының оешуына 85 ел тулу, балалар арасында балалар һәм татар халык җырларын, биюләрен башкару, нәфис сүз, халык уен коралларында уйнаучыларны ачыклау уңаеннан Саба районы Башкарма комиететы мәдәният бүлеге, Шәүкәт Биктимиров исемендәге район мәдәният йорты белән берлектә оештырган "Бәхет иле - балачак" район күләм конкурсында катнаштылар. "Туган ягым" шигыре белән - нәфис сүз,"Милләтләр дуслыгы" исемле композиция белән - бию, "Саба" җыры белән - җыр номинацияләрендә чыгыш ясадылар һәм финалга үттеләр. Конкурста катнашкан һәр балага, җитәкчеләре Нурания Әюповнага киләчәктә зур уңышлар теләп калабыз.
-
"Хуш киләсең, ямьле көз" 09.10.2015 Бүген бакчабызда икенче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә татар халкының көзге байлыкта, муллыкта бәйрәм ителә торган бәйрәме - Сөмбелә бәйрәменә карата иртәләр үткәрелде. һәр төркемнең бәйрәм иртәсе үзенчәлекле, матур, көзнең табигатькә алып килгән үзгәрешләре, сихри күренешләрен чагылдырып алып барылды. Икенче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче Фатихова Гүзәл Хәмзевна, Әүхәдиева Нурания Әюповна, Галиакбарова Алсинә Фаилевна катнашуында "Хуш киләсең, ямьле көз" исеме астында үткәрелгән чарада көзнең агач яфракларын алтын-сары төскә мануын, яңгырларның еш явыун, көннәр кыскарып, төннәр озыная баруын билгеләп үттеләр. Бәйрәм көз темасына багышланган шигырь, җыр, бию белән үрелеп барды. Көз кызы - Сөмбелә алып килгән уеннарында: "Табышмакка җавап тап", "Бу нәрсә?", "Кем тизрәк?" балалар актив катнаштылар һәм зирәклектә, җитезлектә үзара көч сынаштылар.

-
"Көзге матур бер көндә" 09.10.2015

Оча яфрак, уйный яфрак,
Һаваларда әйләнеп.
Бүген, бүген, бүген, бүген
Яфракларның бәйрәме!
Сары, сары, сап-сары
Агачның яфраклары.
Җил исә, ява яфрак -
Көзнең матур чаклары.
Уратнчылар төркеме балалары башкаруында "Яфраклар биюе".
-
"Алтын көз" 09.10.2015 Зурлар төркеме балалары Венера Аглиевна, Ләйсән Хаҗиевна белән берлектә "Алтын көз" исеме астында үткәрелгән бәйрәм иртәсендә көзнең бар дөньяны сихри алтынсу төскә буяп, мул уңыш алып килүен, кошларның җылы якларга китүен, көннәрнең салкыная баруын, тере һәм тере булмаган табигатьнең салкын кышка әзерләнүен билгеләп үттеләр. Бәйрәм Нурания Әюповна куйган "Кулчатырым, кулчатыр", "Күңелле гөмбәләр" биюләре, Алсинә Фаилевна - Сөмбелә - алып килгән "Кәрзинеңдә ниләр бар?", "Тәменнән таны?", "Бу нәрсә?", "Кем өлгер?" уеннары, көзгә багышланган җыр, шигьри юллар белән аралашып барды.

-
Праздник осени 09.10.2015

Дарит осень чудеса,
Да еще какие!
Разнаряжены леса
В шапки золотые.
На пеньке сидят гурьбой
Рыжие опята,
И паук – ловкач какой! –
Тянет сеть куда-то.
-
Юбилеең белән!!! 09.10.2015

Бүген бакчабызда озак еллар пешекче булып эшләүче Ризванова Люция Хәкимҗан кызының олуг бәйрәме юбилее булып үтте. Люция Хәкимҗан кызын күркәм бәйрәме белән котларга Саба муниципаль районы Башкарма Комитеты мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белегче Гумерова Луиза Мәҗитовна килде һәм озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен Мактау Грамотасы, истәлекле бүләк тапшырды.
Люция Хәкимҗановна!!!
Шатлык тулы якты коннэр
Сина гел юлдаш булсын,
Бугенге матур мизгеллэр
Гел кабатланып торсын!
Кунелен - гел игелектэ,
Сокланып хич туймыйбыз,
Юбилей-бэйрэмен белэн
Чын кунелдэн котлыйбыз!
-
Без тимераякта шуабыз. 08.10.2015 Балаларны спорт белән таныштыру, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өйрәтү кече яшьтән алып барылганда гына файдасы зур була. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары сентябрьнең беренче атнасында Лесхозның "Нарат" боз сараена хоккей түгәрәгенә йөри башладылар. Тренер Петр Петрович җитәкчелегендә балалар тимераякта басып тору, шуу серләренә төшенәләр, түгәрәккә теләп, кызыксынып йөриләр.

-
Концертка культпоход 06.10.2015

Бүген безнең коллектив район мәдәният йортында үткән Татарстанның атказанган артисты Хәния Фәрхи - Биктахирова, "Бәйрәм" ансамбле концертына культпоход оештырды. Хәния Фәрхи иҗаты, тормыш юлы белән таныштырды, һәркемнең күңеленә үтеп керердәй матур җырларын башкарды.
-
Район күләм укытучылар көне
06.10.2015
6 октябрь көнне район мәдәният йортында Укытучылар көне билегләп үтелде. Саба муниципаль районы Башкарма комитеты рәисе Миннеханов Рәис Нургали улы педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде, алдынгы укытучыларны котлап Мактау Грамоталары тапшырды. Безнең "Шатлык" балалар бакчасы район күләм үткәрелгән "Иң яхшы бакча" конкурсының күп группалы балалар бакчалары арасында "Иң яхшы чәчәклек" номинациясендә II урынны яулады һәм Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идәрәсе муниципаль казна учреждениесенең Мактау Грамотасына лаек булды.
-
Укытучылар көне 03.10.2015

3 октябрь көнне Казан ТАТНЕФТЬ АРЕНА боз сараенда Республика күләм укытучылар бәйрәме билгеләп үтелде. Бу күркәм чарада бакчабыздан өлкән тәрбияче Нурисламова Миләүшә Фәрит кызы катнашты.Республиканың алдынгы педагогларын, укытучыларын, тәрбиячеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, бүләкләделәр, матур теләкләрен җиткерделәр.












