муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
Год основания учреждения: | 1932 |
У нас учатся: | воспитанники - 122 |
У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
Сәләтле балалар бәйгесе 16.05.2014
1 июнь – балаларны яклау көне уңаеннан балалар бакчалары арасында җыр, бию, нәфис сүз буенча район күләм конкурска әзрлек эше бара.Саба балалар бакчалары зонасы 16 май көнне Саба №2 “Әллүки” балалар бакчасы базасында булып узды. Безнең “Шатлык” балалар бакчасыннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары музыка җитәкчеләре Мустафина Дилбәр Фатыйховна һәм Ахмитшина Алисә Дамировна белән берлектә Ф. Әбүбәкеров көе, Р.Миңнуллин сүзләренә “Әйлән-бәйлән” җырын; “Иделләрем-күлләрем” татар халык көен “Шатлык” ансамбле башкарды”; Вәсимә Ураксинаның “1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне” шигыре белән Хасанишина Алия; кызлар “Калинка” биюе белән чыгыш ясадылар. Безнең биюче кызларыбыз Вафина Рисәлә, Зиннурова Илфира, Хасаншина Алия, Нуруллина Ләйсәннәр һәм “Шатлык” уен кораллары ансамбле икенче урынны яуладылар.
-
Мәктәпкә әзерлек төркемендә әти-әниләр җыелышы. 14.05.2014 13 май көнне мәктәпкә әзерлек төркемендә әти-әниләр җыелешы булып узды. Әти-әниләргә “Приключения в волшебном лесу” исеме астында Вафина Лилия Ильфировна җитәкчелегендә рус теле, Аубакирова Гөлназ Альфредовна җитәкчелегендә “Спортландия” физкультурадан йомгаклау чарасы күрсәтелде, Гилемханова Әнисә Әминовна әти-әниләргә викторина үткәрде. Регионара ачык “РостОК-IntellecktУM” турнирында катнашкан балаларнга дипломнар тапшырылды. Миләүшә Курбангалиевна балалар бакчасында һәр өлкәдә башлангыч белем һәм тәрбия алган, мәктәпкә әзерлек күнекмәләре булдырылган балаларның киләчәктә дә тырыш, кызыксынучан булуларын, иҗади уңышларга ирешеп, яхшы укуларын теләп калды.
-
Бердәм экологик дәрес 12.05.2014
Балаларда табигатькә мәрхәмәтле караш кечкенәдән үк тәрбияләнсә генә, ул аларның күңелендә чын гуманлык рәвешендә урын ала. Аларда табигатьнең матурлыгын тоя, аны яклый, саклый, кадерли белү хисләре тәрбияләү – экологик тәрбия бирүнең төп максатларының берсе. Балаларга экологик тәрбия бирү бакчабызда ел әйләнәсендә балаларның бердәм эшчәнлеге, эшчәнлектән тыш вакытларда: әңгәмәләр, күзәтүләр, тәҗрибәләр үткәрү, табигать кочагына экскурсияләргә бару, матур әдәбият, сынлы сәнгать аша алып барыла. Тере һәм тере булмаган табигатьнең үзара бәйләнеше, бер-берсеннән башка яши алмаулары турында даими аңлату эшләре алып барыла. 12 май көнне Бөтендөнья экологик белем бирү көне уңаеннан бакчабызда “Бердәм экологик дәрес” исеме астында балаларның бердәм эшчәнлекләре: икенче кечкенәләр төркемендә “Су – яшәү чыганагы”, уртанчылар төркемендә “Туган якның табигатен саклыйк”, зурлар төкемендә “Экологик проблемалар”, мәктәпкә әзерлек төркемендә “Әйләнә тирә табигать һәм кеше” темалары астында үткәрелде. Табигатьне ярату – аны танып белү генә түгел, баету өчен үзеңнән өлеш кертү икәнлеге балаларга аңлатылды. Табигатьнең матурлыгы һәм байлыгы безнең кулда, киләчәк буын кулында!
-
9 - Май Бөек Җиңү көне 10.05.2014
9 Май Бөек Җиңүнең 69 еллык бәйрәмен билгеләп үтү өчен парадка “Шатлык” балалар коллективы бердәм булып чыкты. Сугыш кырында ятып калган ватандашларыбызны искә алу, аларның батырлыкларын олылау, сугыш һәм хезмәт ветераннарын хөрмәтләү - безнең изге бурычыбыз.
Эзләми беркем җиңеллек
Иң авыр эшләр дә шатлык ул
Илеңдә булганда иминлек.
Яшибез гел шулай кояшлы
Һәм тыныч көннәргә сөенеп.
Һәркемнең күңелендә бер теләк:
Иминлек!Иминлек!Иминлек!
-
Җиңү китерде яз! 08.05.2014
Яз көннәре бик ямъле
Бар дөнья матурлана.
Яз айларының берсендә-
Илдә бик зур тантана.
Бу бәйрәм - 9 Май -
Җиңү көне бәйрәме!
Бар кешенең кулында
Матур чәчәк бәйләме.
Кырык бишнең язы. Май аенда.
Җиңү алып кайтты солдатлар.
Бәйрәм көне итеп билгеләнде,
Күтәрелде кызыл байраклар.
Аккан сулар кебек үтә еллар,
Атмыш тугыз быел Җиңүгә!
Истән чыкмас сугыш батырлары,
Яшәр алар һәрчак күңелдә!
Бүген бакчабызда Бөек Ватан сугышында хәлак булып ятып калган батырларны искә алу көне булып үтте. Парадка уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары чыкты. Солдатларыбызның батырлыклары, кыюлыклары шигьри юллар, җырлар аша бар җиһанга таралды. Билгесез солат һәйкәленә чәчәк бәйләмнәре куелды.
Җирдә сугышлар булмасын,
Тынычылык, дуслык булсын.
Бәхетле, шат балаларның
Көлүе яңгырап торсын!
-
Мәңгелек утка экскурсия 07.05.2014
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 69 ел тула. Җиңү бәйрәмнәре тагын шаулап узар, ләкин кешеләр йөрәгендә калдырган яра-җәрәхәтләр һаман да сыкрый әле. Йөрәк яраларыбыздан һаман да кан саркып тора. Сөекле улларын югатлкан аналарның кайгы-хәсрәте мәңге онытыласы, алар йөрәгендә сугыш калдырган яра мәңге төзеләсе түгеллеген һәммәбездә белә. Балаларны Бөек Ватан сугышында катнашкан сыгышчыларыбызның батырлыклары турында белемнәрен арттыру, районыбызның геройлары белән таныштыру, аларның күрсәткән батырлыклары турында күзаллауларын киңәйтү, Туган ил һәм дөньядагы вакыйгалар белән кызыксынучанлакларын үстерү, балаларда Ватанга, Туган якка мәхәббәт, патриотик хисләр, кыю һәм батыр булу теләге тәрбияләү максатыннан мәңгелек ут, билгесез солдат һәйкәленә уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән экскурсия оештырылды. Тәрбияче апалары Абдуллина Наилә Гараевна, Гилемханова Әнисә Әминовна, Сафиуллина Әлфия Камилевна Саба районыннан киткән сыгышчылар, герой исеме яулаган батырлар белән балаларны таныштырдылар, сугыш кырында ятып калган солдатларны онытмыйча, аларны истә тотарга кирәклеген аңлаттылар.
-
Турнир РостОК 30.04.2014 Наши воспитанники в течении этого учебного года активно участвовали на открытом межрегиональном турнире способностей «РостОК» .Турнир состоит из трех этапов, последний из них прошел на этой неделе, который называется – «Интеллект Ум». В этом этапе участвовало дети из подготовительной группы, всего 13 ребят. Вопросы были интересные и разной сложности: на сообразительность, мышление, сосредоточенность, сравнение и т.д. Дети справились с заданиями и получили хорошие результаты. Теперь осталось только ждать награждения и сертификаты об участии.
-
"Тукай кайта безгә һәр язда!" 29.04.2014 26 апрель көнне мәдәният йортында Абрар Каримуллин исемендәге китапханә хезмәткәрләре бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 128 яшь тулуы уңаеннан "Тукай кайта безгә һәр язда!" исеме астында район күләм конкурс уздырды. Мәктәпкә әзерлек төркеменнән Хасаншина Алия Җәүдәт кызы шигырьне сәнгатьле укуы белән аерылып торды һәм беренче урынны яулады. Алия Грамота һәм истәлекле бүләккә лаек булды. Алиягә киләчәктә тырышып укуын, зур уңышларга ирешүен теләп калабыз.
-
“Күңелле стартлар” 28.04.2014 26 апрель көнне Лесхозның “Нарат” боз сараенда хоккей түгәрәгенә йөрүче мәктәпкә әзерлек төркеме балалары арасында ярышлар булып узды. Балалар җитезлектә, өлгерлектә көч сынаштылар. Малайлар, кызлар һәр ярышта актив булдылар. Әти-әниләр, җанатарлар балаларга көч биреп тордылар. Ярышта беренче, икенче, өченче урыннарны яулаган балалар бакчалары коллективларын чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә дә зур уңышларга ирешеп эшләүләрен теләп калабыз.
-
Барыбызда өмәгә 27.04.2014
26 апрель көнне безнең коллектив республика күләм үткәрелгән өмәдә актив катнашты. Бакчабызның биләмәсен, биләмә тирәләрен чистарту, җыештыру, ямьләндерү, юу, агарту эшләре алып барылды.