муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
Год основания учреждения: | 1932 |
У нас учатся: | воспитанники - 122 |
У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 ( 165 ) 166 167 168 169 170 >>
-
Спорт - это здоровье 09.09.2014
Спорт должен быть неотъемлемой частью жизни ребенка. А чтобы малышу было интересно и весело им заниматься нужны условия и хороший настрой. На территории нашего детского сада есть спортивная площадка. Этим летом сотрудниками детского сада она была обновлена: бревна и различные препятствия - перекрашены и т.д. Теперь дети с удовольствием проводят время на прогулке, занимаясь подвижными, спортивными играми.
Чтоб здоровым быть сполна
Физкультура всем нужна.
Для начала по порядку -
Утром сделаем зарядку!
И без всякого сомненья
Есть хорошее решение -
Бег полезен и игра,
Занимайся детвора!
-
Күңелле сәяхәт 03.09.2014
Безнең бакчабыз ишегалдында бик матур чәчәкләр үссә дә күршеләребез - Саба гимназиясенең дә ишегалдын бик яратып күзәттек. Истәлеккә фотоларга да төшәргә өлгердек.
-
Белем иле-мәктәпкә сәяхәт 03.09.2014
Бүген, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче апалары һәм музыка җитәкчеләре белән тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керделәр. Бу кызыклы экскурсия белем көненә багышланган атналык кысаларында оештырылды. Балаларны мәктәптә бик җылы кабул иттеләр. Башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары Ләйлә Мәсгут кызы балаларга кызыклы булган барлык сорауларга да җавап биреп мәктәпнең актлар залын, китапханәсен, сыйныфларны һәм мәктәпнең башка танылган урыннары белән таныштырып чыкты. "Киләсе уку елында сезне биредә көтеп калабыз" -дип озатты ул буласы укучыларны.
-
"Остров знаний" 02.09.2014
Вот и наступил новый учебный год. В группах детского сада полноценно начались непосредсвенно образовательные деятельности, тематические мероприятия. В первый же день после занятий с участием детей подготовительной группы была оргнизована игра-викторина под названием "Остров знаний". На празднике организованное музыкальными руководителями Яхиной Гульнарой И.и Ахмитшиной Алисой Д. дети встретили Красную Шапочку, заблюдившуюся в лесу и помогли ей найти дорогу. Они по дороге к бабушке преодолели разные препятствия, обнаруживали запутанные следы трех цветов и получили море позитива от проделанной "работы".
-
"Мы рисуем солнце, голубое небо, цветы и бабочки..." 02.09.2014
В последнее время погода немного с грустью смотрит нам в окошки...Но к нашей радости сегодня целый день сияло солнышко и мы с детьми старшей группы смогли организовать "выставку" рисунков на асфальте. Дети с удовольствием рисовали солнце, бабочки, домики, любимых сказочных героев. В конце все дети, наслаждаясь своими рисунками спели разученные заранее для этого мероприятия песню "Я умею рисовать".
-
С новым учебным годом! 02.09.2014
Коллектив детского сада поздравляет всех педагогов-воспитателей, младших воспитателей, родителей с началом нового учебного года. Желаем удачи, творческих всплесков, море позитива и хороших итогов от нашей работы!
-
Татарстан - минем туган ягым! 29.08.2014
Бүген бакчабызда тантаналы рәвештә Татарстан суверенитетына багышланган бәйрәм-иртәсе үтте. Ул балаларның республикабыз һәм аның символикасы турындагы мәгълуматларын арттыру , дөрес һәм сәгатъле итеп сөйләү, әңгәмә кора белү күнекмәләрен камилләштерү, логик фикерләү сәләтләрен үстерү, туган тел, туган йортны ярату, аның белән горурлану хисләрен тәрбияләү максатында үткәрелде. Чараны тәрбиячеләр һәм музыка җитәкчеләре Яхина Гөлнара Илдус кызы һәм Ахмитшина Алисә Дамир кызлары мәктәпкә әзерлек, зурлар һәм уртанчылар төркеме балалары белән оештырдылар.
Бәйрәм иң элек мәктәпкә әзерлек төркеме кызлары башкаруындагы татар халык биюе белән башланып китте. Балалар махсус бәйрәмгә әзерләгән презентация ярдәмендә Татарстаныбызның дәүләт символларын кабат искә төшерделәр. Танылган шәһәрләрен, анда җитештерелгән әйберләрне: мәсәлән Яр Чаллы шәһәрендә чыгарылучы "КАМАЗ" автотехникасы, Казан вертолет заводларын һәм башкаларын әйтеп чыктылар. Табигатебезнең байлыгы турында шигырьләр сөйләнде, Идел һәм Чулман елгалары турында әңгәмәләр корылды.
Чара балалар тарафыннан башкарылган шигырьләр, биюләр, җырлар белән үрелеп барды. Бәйрәмдә Татарстан дәүләт гимны, "Мин яратам сине, Татарстан", Г.Тукайның "Туган тел" җырлары башкарылды.Биредә бәйрәм уңаеннан ясалган балалар иҗаты-рәсемнәр күргәзмәсе дә оештырылды.
-
Август киңәшмәсе нәтиҗәләре 22.08.2014
Август киңәшмәсе безнең бакча өчен аеруча истәлекле үтте. Традицион буларак районыбыз башлыгы Миннеханов Рәис Нургали улы, мәгариф бүлеге начальнигы Шакиров Ильфат Фоат улы, мәгариф министрлыгы вәкилләре еллык һәм август киңәшмәсенең секцион эшләренә йомгак ясадылар һәм киләсе ук елына максатлар әйттеләр. Соңрак, җитәкчеләр озак еллар буе хезмәтләрен намуслы һәм нәтиҗәле башкарганнары өчен ветераннарны хөрмәтләделәр. Тәбрикләнүчеләр арасында бездә бик матур хезмәт юлын үтүче, тәҗрибәле педагог Шакирзянова Кәдрия Рафаил кызы да бар иде. Без аны шулай яхшы эшләп, әти-әниләрнең ихтирамын яулап, тәрбиячеләргә үрнәк булып эшләп лаеклы ялга чыгуы белән чын күңелдән тәбриклибез. Аңа саулык-сәламәтлек, бәхет, балаларының, оныкларының игелекләрен күреп сөенеп яшәвен теләп калабыз!
-
Август киңәшмәсе нәтиҗәләре 22.08.2014
Август киңәшмәсендәге тагын куанычлы булган мизгелләр - ул республика күләмендә семинар үткәреп тәҗрибә белән уртаклашу өчен бәяләнү булды. "Шатлык" балалар бакчасы коллективы Саба районы мәгариф идарәсе начальнигы тарафыннан РӘХМӘТ ХАТЫНА ия булды. Иң куанычлысы - 2013-2014 нче уку елы азагында үткәрелгән нәтиҗәләр буенча "Шатлык" балалар бакчасы балаларны мәктәпкә хәзерләүдә район күләмендә 1 нче урынны яулады. Безнең эшебезне шулай зурлап бәяләгән район мәгариф идарәсенә зур рәхмәтләр җиткерәбез һәм киләчәктә дә шушы күрсәткечләрдән тайпылмыйча эшләрбез дигән теләктә калабыз.
-
Бездә олы кунаклар 08.08.2014
Бүген районыбызда мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе кысаларында секция эшләре башланып китте. Секция эшенең бер маршруты мәктәпкәчә белем бирү белгечләре, балалар бакчалары мөдирләре катнашында “Кыңгырау” балалар бакчасында башланып соңрак бездә - "Шатлык" балалар бакчасында дәвам ите. “Шатлык” балалар бакчасы балага кече яшьтән иҗадый зәвык тәрбиясе бирү юнәлешендә эшли. Биредә балалар белән озак еллар буе тәрбияче булып эшләгән Шакирзянова Кәдрия Рафаил кызы 4-5 яшьлекләр белән “Хайваннар дөньясында” дип аталган лего-конструкцияләү шөгылен күрсәтте. Әлеге моторика эшчәнлеген арттыру, логик фикерләү, тирән күзаллауга төп этәргеч булып торучы шөгыльне секция эшендә катнашучылар “афәрин” дип бәяләделәр. Рус тәрбиячесе Вафина Лилия Ильфир кызы 5-6 яшьлекләр белән берлектә әзерләгән “Троица—рус фольклор бәйрәме” рус халык иҗаты белән тирәнтен танышу, әхлакый тәрбия, тел күнекмәләрен яхшырту башка милләтләргә карата ихтирам хисләрен уятуга корылган. “Без әлеге күренешне дәрес дип түгел, чын мәгънәсендә бәйрәм дип кабул иттек. Ул рус телле балалар бакчасы югарылыгында үтте. Гомумән, федераль таләпләр тормышка ашырылганда башка төбәкләр тәҗрибәсен уртаклашу бик әһәмиятле, биредәге эшчәнлектә форма белән эчтәлекнең тәңгәл килүе безне сокландырды”, -- ди Зәй шәһәренең “Алтынчәч” балалар бакчасы мөдире Ләйлә Мостафина. “Без булган “Кыңгырау” һәм “Шатлык” балалар бакчасының һәр икесендә дә эшкә үрнәк итеп алырлык алдынгы тәҗрибәләр күп булды.Матди-техник базаның нык булуы да иң беренче күзгә ташлана. Минем аңлавымча, “Шатлык”та милли үзенчәлекләргә, эстетик тәрбиягә ныклы игътибар бирелә. Бу хезмәтләрнең еллар буе тупланган, нигезгә салынган система буенча алып барылуы күренеп тора”,-- ди Балтачның “Каенкай” балалар бакчасы мөдире Роза Шәмсетдинова.