муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
Год основания учреждения: | 1932 |
У нас учатся: | воспитанники - 122 |
У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
"Тормыш яме - чәчәкләр" 28.11.2014 Бу атнада бакчабыз гуя чәчәкләр иленә әйләнде. "Тормыш яме - чәчәкләр" исеме астында Әниләр кул эшләренә оештырылган күргәзмәдә һәр төркем әниләре теләп катнаштылар. Бисер, кагәзь, җеп, табигать материалларыннан төрле ысуллар белән ясалган берсеннән-берсе матур чәчәк бәйләмнәре, композицияләр, паннолар һәр кайсы үз урыннарын алды. Әниләрнең уңган, оста, алтын куллы булулары, матурлыкны күрә һәм башкаларга җиткерә белүләре һәркемне сокландырды.
-
Чәчәкләр илендә 28.11.2014 Уртанчылар төркеме Әниләренең эшләре
-
Бар матурлык чәчәкләрдә 28.11.2014 Зурлар төркеме Әниләре эшләре
-
Бар матурлык чәчәкләрдә 28.11.2014 Икенче кечкенәләр төркеме Әниләренең эшләре
-
Әниемә бүләк 28.11.2014
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тәрбияче Сабирова Рәхилә Расиховна кәгазьне бертигез киңлектәге тасмаларга кисеп, бөтереп мәрҗән ясый белеүне ныгыту; вак кул чукларының эшчәнлеген күнектерү; мөстәкыйльлелек, пөхтәлек тәрбияләү максатыннан “Әниемә бүләк” темасына бердәм эшчәнлек үткәрде. Балалар эшкә кызыксынып алындылар, һәркайсы әнисенә бүләкне матур итеп эшләргә тырышты.
-
"Ягез әле, Әниләр!" 27.11.2014
- Әниләр бәйрәмен ел саен матур бер чара белән билгеләп үтәбез. Быел Әниләр көне уңеннан бакчабызда "Ягез әле, Әниләр!" исеме астында бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бәйрәмдә һәр төркемнән ике Әни катнашты. Катнашучылар "Дуслык","Кояшкай" командаларына бүленеп үзара ярыштылар. "Үзегез белән таныштырыгыз" турында һәр команда исеме, девизы, җыры белән таныштырып, эмблеманың нәрсә аңлатуын жюри, тамашачыларга җиткерде. Әниләр "Тавышыннан таны", "Киендер тизрәк", "Әкиятләр илендә", "Бишек җыры", "Спорт белән без дус", "Театр экспромт" турларында актив булдылар. Бәйрәм балалар башкаруында музыкаль мизгелләр белән үрелеп барды. Әниләргә багышланган җылы сүз, теләкләрне шигырь, җыр аша җиткереп, матур биюләр башкардылар. Жюри рәисе Исрафилова М.К. ике команданың да ярышларга яхшылап әзрләнүен, бердәм булуларын билгеләп үтте. Ике команданың да бертигез очко җыеп чын мәгънәсендә дуслык җиңүен аңлатты. Әниләрне бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. Кичәдә актив катнашкан әниләргә Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырды, рәхмәтен җиткерде.
-
Әнием-кадерлем минем! 25.11.2014
Бу атна "Минем гаиләм, өем, йорт җиһазлары. Әниләр көне" темасы астында үтә. Атна дәвамында балаларга җир йөзендә яшәүче халыкларның торак йортлары, аларның яшәү урыннарына бәйле булуы турында аңлату, йорт җиһазлары турындагы белемнәрен баету, тирәнәйтү, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, балаларда гаилә әгъзаларына хөрмәт, ихтирамлы мөнәсәбәт, ярату хисләре тәрбияләү, Әниләрнең иң кадерле кешеләр булуын төшендерү, игътибарлылык, кайгыртучанлык хисләрен тәрбияләү эшләре алып барыла.
Бу атнаның иң матур чарасы булып бакчабызның һәр төркемендә үтүче "Әнием-кадерлем минем" дигән бәйрәм булыр дип уйлыйбыз. Бәйрәм эстафетасын 25 нче ноябрь көнне 1 нче кечкенәләр төркеме балалары башлап җибәрде. Балалар тәрбиячеләре Фатихова Гүзәл Хамзевна, Фасхиева Гөлгенә Талгатовна һәм музыка җитәкчесе Ахмитшина Алиса Дамировна белән өйрәнгән җыр-шигырьләрен, биюләрен әниләренә бик теләп күрсәттеләр. Бәйрәм ахырында балалар әниләренә үз куллары белән аппликация ысулы белән ясаган чәчәкләрен бүләк иттеләр.
-
Җир шары буенча сәяхәт атналыгы 22.11.2014
"Җир шары буенча сәяхәт" атналыгы "Шатлык" балалар бакчасында бик нәтиҗәле үтте. Тема бик кызыклы, мавыктыргыч булганлыктан бердәм белем эшчәнлекләре дә, режим моментлары да төрле кызыклы әңгәмәләр, рәсем ясаулар, презентацияләр карау белән барды. Теманың төп максаты булып: балаларның төньяк, көньяк турындагы белемнәрен тирәнәйтү, ныгыту, кар үзенчәлекләре белән таныштыру, гади тәҗрибәләр үткәрү, табигать күренешләрен күрә белергә өйрәтү; җир шарында кыш озак була торган урыннар барлыгын, анда яшәүче кешеләр һәм хайваннар тормышы турында аңлату һәм эссе тропик илләр, анда яшәүчеләр, аларның традицияләре, тропик илләрнең климаты, анда үсүче үсемлекләр һәм яшәүче хайваннар турында күзаллауны үстерү тора иде. Шулай ук теманы төгәлләү өлешендә "Зоопаркка сәяхәт" дигән тема астында балалар эшләреннән күргәзмә оештырылды.
-
Семья — единственное настоящее богатство. 21.11.2014
Самое главное и ценное в жизни-это семья. Сначала та, в которой ты рождаешься, а затем та, которую создаешь сам. Поэтому в целях воспитания здорового, развитого ребенка, которого любят и о котором заботятся, воспитания в детях уважительное отношение ко всем членам семьи, использование различных форм сотрудничества с родителями, вовлекания их в совместную с детьми деятельность, направленную на повышение их авторитета, создания психологически комфортной обстановки для детей, членов их семей, атмосферу доброжелательности, сотрудничества, ситуации успеха мы воспитатели ведем целенаправленную и активную работу.
Учитывая вышеизложенные задачи, воспитатель по обучению русскому языку Вафина Л.И. на этой неделе провела беседы на тему "Моя семья" в рамках рабочей программы по теме "Дом и двор" с детьми подготовительной группы. Дети с удовольствием рассказывали о своих близких, где они работают, как они вечерами с семьей проводят время и т.д. по семейным фотографиям и рисункам.
Мы очень надеемся, что проводимая нами общая работа, поможет во взаимодействии с семьей, в развитии и воспитании ребенка, даст толчок к появлению новых форм совместной деятельности детского сада и родителей воспитанников.
-
Безгә фокусчылар килде. 20.11.2014
Бездә бүген үткән матур чара бакчабыз тормышын тагы да ямьләндереп җибәрде. Безгә Сабаның сәләтле балалар мәктәп-интернатыннан фокусчылар килеп, төрле, кызыклы тәҗрибәләр күрсәттеләр. Укытучылары Кутдусова Диләрә Фанисовна җитәкчелегендәге балалар бер-бер артлы кызыклы, мавыктыргыч фокуслар-тәҗрибәләр үткәрделәр. Балалар яшенне дә, кояш нурларының кисешүен дә, "уттагы елан чыгуын да" бик кызыксынып, шаккатып күзәттеләр. Укучылар бик оста булып чыкты һәм балаларның: "Ничек күрсәтәсез аларны, ничек була ул?" - дигән сорауларына "Мәктәпкә килгәч, физика укысагыз, белерсез!" - дип бик төпле җавап кайтарды алар. Килгән кунакларга бик зур рәхмәт һәм киләчәктә дә яңа тамашалар белән аларны үзебездә көтеп калабыз.