муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
Год основания учреждения: | 1932 |
У нас учатся: | воспитанники - 122 |
У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
Г.Тукай - безнең күңелләрдә! 25.04.2014 Чарада, шулай ук тәрбиячеләр Әлфия Сафиуллина, Әнисә Гыйлемханова тарафыннан “Туган авыл” әсәре җырланды, сөйләнде. Ә чара азагында, мөдир Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна Г.Тукай иҗатына соклануы хакында әйтеп, чыгышын шагыйрьнең яраткан шигырьләрен яттан сөйләп тәмамлады. Традицияне дәвам итеп, әлеге зур бәйрәмне “Туган тел” җырын барыбыз да басып җырлап тәмамладык.
-
Г,Тукай- безнең күңелләрдә! 25.04.2014 Г. Тукайга багышланган чарада балалар гына түгел, ә тәрбиячеләр дә әзерләнеп килгән иде. Уртанчылар төркеме тәрбиячесе Абдуллина Наилә Гараевна “Сабыйга” һәм шагыйрьнең тагын берничә әсәрен яттан сөйләве, икенче кечкенәләр төркеме тәрбиячеләре Гүзәл Хуснулина, Шакирзянова Кадрия Рафаиловна тарафыннан “СУ АНАСЫ” әкиятен сәхнәләштерүләре балаларга гына түгел, ә бакча хезмәткәрләренә дә үрнәк булды.
-
Г,Тукай- безнең күңелләрдә! 25.04.2014
Бәйрәмдә шагыйрьнең тормыш юлы сөйләнде, иҗаты бер-бер артлы балалар тарафыннан яңгырады. Бәйрәмгә, һәр төркем балалары бик тырышып Г. Тукай әсәрләрен өйрәнеп килгән.Чөнки, бакча администрациясе һәм тәрбиячеләр алдан ук бу чарага бик җитди килде. Шагыйрьнең иҗаты презентацияләр ярдәмендә өйрәнелде, әсәрләре укылды, рәсемнәр ясалды, зурлар төркеме кызлары белән “Бала белән күбәләк” әсәренә бию дә салынды.
-
Г,Тукай- безнең күңелләрдә! 25.04.2014 Бүген бездә гөрләп шигырь бәйрәме үтте! Әлеге зур чара сөекле язучыбыз Г. Тукайның 128 еллык юбилеена багышланды. Без, барлык балалар белән бөек әдибебезне искә төшереп, аның иҗатына сокланып, шигырьләрен укып янә туган телебезнең матурлыгына инандык. Чарабызга Шигъриназ исемле кунак та чакырылган иде. Ул балаларга тылсымлы капчыгына салып Г.Тукай әсәрләрен “тутырып” килгән. Капчыктан балаларга таныш һәм якын булган “Гали белән Кәҗә”, “Кызыклы шәкерт”, “Кәҗә белән Сарык”, “Бичара Куян” әсәрләре геройлары “чыгып” үзләренең маҗараларын сөйләделәр. Шулай ук, әкият геройлары белән төрле уеннар да уйналды.
-
“Хезмәт төбе – хәзинә” 18.04.2014
“Хезмәт төбе – хәзинә”атналыгында балаларны өлкәннәр хезмәте, аларның һөнәрләре, турында белемнәрен киңәйтү, алар хезмәтенең мөһимлеген аңлату, төрле һөнәр ияләренә карата кызыксынучанлыкларын үстерү, балаларда һөнәр осталарының матур эшләренә соклану, аларның хезмәтенә хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләү макстатыннан күп кырлы эш алып барылды. Беренче, икенче кечкенәләр төркеме балалары белән бакча буенча экскурсия оештырылды һәм балалар бакчасында эшләүче хезмәткәрләр алырның профессияләре белән таныштыру алып барылды. Уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Әти-әни һөнәре” темасына балалар рәсемнәренә күргәзмә оештырылды, “Кем булырга?” әдәби - музыкаль бәйрәм иртәсе үткәрелде. Бәйрәмдә “Тәрәз төбем - гөл бакча” төркем ара үткәрелгән конкурска йомгак ясалды.
-
"Ут белән шаярма" 18.04.2014
18 апрель көнне бакчабызда "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда тормыш иминлеге нигезләрен формалаштыру" темасы астында гомүми әти-әниләр җыелышы булып узды. Балаларның янгын куркынычсызлыгы буенча белемнәрен ныгыту, электр җиһазлары, ут чыгу куркынынчы булган әйберләр белән сак эш итәргә кирәклегенә төшендерү, янгын чыгу очрагында үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен булдыру буенча бакчабызда алып барылган эш күләме белән әти-әниләрне Фатихова Гүзәл Хәмзевна таныштырды. "Яшь артистлар" түгәрәгенә йөрүче мәктәпкә әзерлек төркеме балалары җитәкчеләре Гилемханова Әнисә Әминовна белән берлектә "Ут белән шаярма" экологик әкиятне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Җәнлекләр берләшеп утка каршы көрәшеп урманны янгыннан коткарып калдылар. Урман хуҗабикәсе җәнлекләрнең бердәм, җитез, кыю булуларын билгеләп үтте. Урманны зур бәләдән коткарганнары өчен рәхмәтен җиткерде. Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна районкүләм янгын куркынычсызлыгы буенча үткәрелгән рәсем конкурсында катнашкан һәр балага мактау грамоталарын тапшырды, киләчәктә дә конкурсларда катнашып җиңүләргә ирешүләрен теләп калды.
-
"Янгын куркунычсызлыгы" конкурсына нәтиҗә 17.04.2014 Бүген район күләм үткәрелгән "Янгын куркынычсызлыгы" конкурсына нәтиҗә ясалды. Балалар иҗат үзәгенедә актлар залында җиңүче балаларны котлау тантанасы булып узды. Безнең "Шатлык" балалар бакчасыннан "Иң яхшы рәсем" номинациясендә мәктәпкә әзерлек төркеменнән Гайнуллин Динислам беренче урынга, "Кисеп ябыштыру" номинациясендә зурлар төркеменнән Мирасова Зәлинә өченче урынга лаек булдылар. Җинүчеләргә истәлекле буләк һәм Котлау грамотасы тапшырылды. Конкурста катнашкан башка барлык балаларга да грамоталар тапшырылды. Иҗади якын килеп конкурста катнашкан балаларга рәхмәтебезне җиткерәбез. Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
-
Янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр. 16.04.2014
Бүген бакчабызда коллектив һәм балалар белән берлектә янгын вакытында, экстремаль очракларда үз - үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, төрле ситуацияләрдән чыгу юлын табарга өйрәтү, янгын сүндерү чаралары белән таныштыру, тиешле телефон номерларын җыеп ярдәм чакырырга өйрәтү йөзеннән янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр үткәрелде. Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм хезмәткәрләр оешкан төстә, тиешле чараларны дөрес үтәп биш минут эчендә куркыныч янамаган урынга эзерләнеп чыктылар. Тәрбиячеләр Сабирова Р.Р., Гилемханова Ә.Ә. лар балаларның саны, сәламәтлекләре турында рапорт тапшырлыдыр.
-
Юбилеең белән Кадрия Рафаеловна!!! 14.04.2014
Юбилеең белән Кадрия Рафаеловна!!! Сине олы бәйрәмең – 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кай-гы - хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туган көнең, туган көнең
Күңелгә нур өстәсен.
Синең һәрбер туар көнең
Сипсен бәхет көлтәсен.
Җәен җиләк чәчкәсе бул,
Кышын кышлау гөле бул.
Яшәр гомерең озын булсын,
Безнең белән бергә бул.
-
"Галәм киңлекләре" 12.04.2014
Балаларны беренче очучы Ю.Гагарин белән таныштыру аша илебезгә карата горурлык хисләре тәрбияләү, галәм турындагы белемнәрен системалаштыру, Кояш системасы, планеталар турында элементар белешмә бирү, алар турында күбрәк беләсе килү теләге уяту, 12 апрель - Космонавтика көне турында белемнәрен формалаштыру максатыннан 7-11 апрель көннәрендә "Галәм киңлекләре" атналыгы үткәрелде. Балаларның бердәм эшчәнлегендә "Беренче очучы - Ю.Гагарин", "Җир тирәсендә 108 минут", "Галәмдә ниләр бар?", "Күк җисемнәре", "Минем очкычым", "Белка һәм Стрелка" темалары аша тулысынча ачылды. "Кеше галәмдә" темасы астында бәйрәм иртәсе үткәрелде, "Космоска сәяхәт" призентация күрсәтелде, балаларның рәсемнәре, кул эшләреннән күргәзмә оештырылды.