муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 161 162 ( 163 ) 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Иртәнге гимнастика 26.10.2015 Балаларны кече яшьтән сау-сәламәт,чыныктырып үстерүгә бакчабызда зур игьтибар бирелә. Көн саен һәр иртә төркемнәрдә иртәнге гимнастика белән башлана. Икенче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән музыкаль залда физик тәрбия бирү тәрбиячесе Аухадиева Нурания Әюповна җитәкчелегендә иртәнге гимнастика уздырыла. Иртәнге гимнастика баланың иртәнге йокысыннан торганнан соң сулыш, кан әйләнешен, нерв системасының тонусын нормалләштерә, ашказанындагы һәм организмдагы матдәләр алмашын яхшырта. Көндәлек гимнастика, икенче төрле әйкәндә, зарядка, баланың физик активлыгын һәм уйлау-фикерләү сәлатен үстерә, баланың кәефен күтәрә, балаларны дициплинага, күнегүләрне бердәм эшләргә өйрәтә, оялчан баланы активрак булырга ярдәм итә.

-
Гомүми әти-әниләр җыелышы 26.10.2015 Бүген бакчабызда гомүми әти-әниләр җыелешы үткәрелде. Көн тәртибенә “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә этикетның әһәмияте” темасы алынды. Балаларны кече яшьтән әдәп-әхлак нормалары белән таныштыру, җәмәгать урыннарында, өйдә, транспортта, үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтү, күльтура-гигиена таләпләрен төгәл үтәп, чиста-пөхтә йөрергә; иптәшләре, өлкәннәр белән аралашу вакытында итәгатьле итеп сөйләшергә; үзләреннән кечеләргә игътибарлы, өлкәннәргә карата мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга күнектерү өстендә эш алып барылуы турында сөйләнелде. Өлкән тәрбияче Нурисламова Миләүшә Фәритовна әти-әниләр белән сорауларга-җавап, педагогик ситуацияләрне чишү, практик эшчәнлек белән үреп алып барды. Әти-әниләр балаларга карата әйтелә торган ягымлы сүзләр белән таныштырдылар, кибеттә, табын янында үз-үзеңне итәгатьле итеп тоту, транспортка утыру тәртибе, өлкәннәрне хөрмәтләү мизгелен чагылдырып күрсәттеләр. Җыелыш музыка җитәкчесе Аухадиева Нурания Әюповнаның әзерлегендә икенче кечкенәләр, зурлар, уртанчылар, мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының концерт номерлары белән үрелеп барды. Мөдир Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна бакчабызда алып барылган эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Әти-әниләрнең биләмәне матурлау, ямьләндерүдә, "Кабак бәйрәме - 2015" күргәзмәсендә актив катнашканнары өчен рәхмәтен җиткерде, Мактау Грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды. Киләчәктә дә иҗади унышлар теләп калды. Балаларны һәрьяклап тәрбияләүдә әти-әниләр белән бердәм булып, бергә эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булуын әйтеп үтте.

-
Балам, багалмам, алтыным, җимешем 26.10.2015 Әниләр арасында "Балам, багалмам" уены үткәрелде. Һәр Әни балаларага карата булган ягымлы эндәшләр, йөрәк түреннән чыккан җылы, матур сүзләр белән таныштырдылар.

-
"Яхшы китап - гомерлек дус" 23.10.2015 23 октябрь көнне зурлар төркеме балалары тәрбиячеләр Ахметсафина Ләйсән Миннехазиевна,Галиәкбәрова Алсинә Фаилевна белән берлектә Район балалар китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Балалар өчен "Яхшы китап - гомерлек дус" темасы астында танып-белү эшчәнлеге үткәрелде.Китапханәче Мөхәммәтшина Э.А. балаларга китапханә, кеше тормышында китапларның роле, китапларны саклау кагыйдәләрен аңлатты. "Китап кайдан килгән безгә" презентациясе аша балалар китапларның кайда, ничек барлыкка килүе, төрле жанырда булуы белән таныштылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен китапханә алдыра торган журналларны кызыксынып карадылар.

-
Район күләм мөдирләр семинары 21.10.2015

21 октябрь көнне бакчабызда район күләм яшь мөдирләр семинары булып узды. Семинарның көн тәртибенә мөдирләрне эш тәртибе, документларны тәртипләп алып бару, өлкән тәрбиячеләрне мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбия һәм белем бирү өлкәсендәге эшчәнлекне оештыру сорулары куелды.Семинарны Саба районы мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белгече Гумерова Луиза Мажитовна эшчәнлек тәртибе таныштырып башлап җибәрде. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары кунакларны музыкаль сәламләү белән каршыладылар һәм хәерле эш көннәре теләделәр. Семинарның эше беренче кечкенәләр төркемендә танып белү, сөйләм телен үстерү, иҗади-сәнгать өлкәләрен интегральләштереп бердәм белем бирү, мәктәпкә әзерлек төркемендә танып белү эшчәнлекләрен күзәтү белән дәвам итте. Логопед Валиева Гөлнара Ринатовна мәктәпкә баручы балаларның сөйләм телендә булган кимчелекләре һәм аларны бетерү өстендә алып барылган эш, эш алымнары белән таныштырды. Шәмәрдәннең "Салават күпере" балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Кабирова Фәйрүзә Хатипьяновна методик эшчәнлекне оештыру, алып бару турында сөйләде. Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна мөдирләрнең эш доукментларын алып бару тәртибе белән тирәнтен таныштырды. Мөдирләр һәм өлкән тәрбиячеләр мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү оешмаларныда нәтиҗәле эшчәнлекне оештыру буенча үзара фикер алыштылар.
-
"Куянкай бездә кунакта" 21.10.2015

Беренче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче Сафиуллина Әлфия Камилевна, тәрбияче ярдәмчесе Мухлисуллина Гөлия Хәмитовна белән берлектә килгән кунакларга "Куянкай бездә кунакта" темасына ачык эшчәнлек күрсәттеләр. Балалар куянкайны зур һәм кечкенә, күп һәм берәү дә юк төшенчәләре белән таныштырып, төсләрне аера белергә ярдәм иттеләр. Куянкайның кишер, кәбестә яратуын белеп аңа кышка күчтәнәч биреп җибәрделәр. Балалар кечкенә генә булсалар да тәрбияченең соравына аңлап җавап бирәләр, уеннарда теләп катнашалар.
-
"Без яшь лаборантлар" 21.10.2015

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Хуснулина Гүзәл Габдулхаевна белән берлектә "Без яшь лаборантлар" темасы астында танып белү өлкәсендә бердәм эшчәнлек күрсәттеләр. Төз һәм шикәр комының үзенчәлекләрен белән танышу буенча тәҗрибәләр үткәрделәр. Төсе, тәме, исе, формасы буенча аермалыкларын чагыштырып, нәтиҗәләр ясадылар.
-
Нәни йөзүчеләр 16.10.2015 Зурлар төркеме балалары Саба бассейнына "Нәни йөзүче" түгәрәгенә теләп йөриләр. Тренер Багманов Артур Фидаилевич балаларны суда үзеңне тота белергә, йөзәргә өйрәтә.

-
Ипи пешерү серләре 16.10.2015 Бүген зурлар төркеме балалары тәрбияче Ләйсән Хазиевна белән берлектә икмәк пешерү цехына экскурсиягә бардылар. Балаларны Идрисова Илмира Хамитовна каршы алды һәм ипинең өстәлгә килгәнче нинди юллар үтүен сөйләде, ипи пешерү серләре белән таныштырды. Шулай ук кондитер ризыклары, камыр ризыклары пешерү цехларында булып төрледән-төрле пироглар, торт ясау ысуллары күзәттеләр, хуш исле икмәктән авыз иттеләр. Икмәкнең өстәлгә килгәнче күпме кешенең кулы аша узганын, күпме кешенең хезмәте кергәнен искә төшереп, икмәккә карата сак караш тәрбияләнде.

-
"Икмәк - тормыш нигезе" 16.10.2015

"Икмәк - тормыш нигезе" атналыгы барышында һәр төркемдә балаларга тәрбиячеләр икмәкнең өстәлгә килгәнче нинди юллар үтүен аңлаттылар. УМК кулланма рәсемнәре, презентацияләр ярдәмендә игенчеләр хезмәте белән таншытырдылар. Башка бик күп хезмәт ияләренең хезмәте кергәнен аңлаттылар, ипине кадерләргә кирәклеген төшендерделәр. Атна ахырында әти-әниләрнең балалар белән берлектә "Икмәк ил байлыгы" темасына ясап алып килгән китапчыкларыннан күргәзмә оештырылды.












