Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 80 |
У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
"Дулкыннар - 2017" 17.03.2017
15 март көнне Казанда "Дулкыннар-2017" конкурсының "Нәфис сүз" номинациясе булып узды. Бу конкурста мәктәбебезнең "Илһам" иҗат төркеме дә катнашты һәм гала концертка чакыру алды. Бүген исә алар гала-концертта чыгыш ясап, махсус бүләккә ия булдылар. Молодцы укучылар. Алга таба аларга уңышлар телибез.
-
Башваткыч 15.03.2017
Мәктәбебезнең педагог-оештыручысы Алинә Мәгъсудовна бүген 5-6 нчы сыйныф укучылары өчен "Башваткыч" уены оештырды. Бәйгедә укучылар үзара көч сынаштылар. Кызыклы, үзенчәлекле сорауларга җавап таптылар. Иң җитез, иң тапкыр исеме белән җиңүче дип 6 нчы сыйныф укучылары танылды.
-
"Живая классика" 15.03.2017
6 нчы сыйныф укучысы Мөдәрисова Сөмбелә һәм 8 нче сыйныф укучысы Маслахова Камилә бүген Бөтенроссия күләмендә VI нчы тапкыр уздырыла торган "Живая классика" конкурсының район этабында катнаштылар. Уңышлы чыгыш ясап, тамашачының күңелен яуладылар. Укучыларыбызга алга таба да укуларында уңышлар телибез.
-
"Дус булык мәңгегә" 13.03.2017
"Ак җилкән" отряды белән әнә шул темага бүген отряд җыены үткәрелде. Бүгенге җыен аеруча да үзенчәлекле, кызыклы булды. Бергәләшеп "Кем өлгер?", "Дустым, кулыңны күтәр" кебек уеннар уйнадык. Уеннарның килеп чыгышы турында интернет ресурслар белән таныштык. Тырышлык хезмәттә күренә. Шулай ук төсле кәгазъләрдән дусларыбызга дуслык символын ясап бүләк иттек, һәр укучы үз фантазиясен кушып, үзенчәлекле символлар ясады. Дусның күңелен күрү ничек рәхәт.
-
Чит тел атналыгы 13.03.2017
Мәктәбебездә бүгеннән башлап 17 нче мартка хәтле "инглиз теле атналыгы" дип игълан ителде. Бу вакыт эчендә укучылар инглиз теле укытучысы Гөлнара Ибраһимовна белән берлектә төрле викториналар, түгәрәк өстәлләр уздырачаклар. 17 март көнне җиңүчеләргә, актив катнашучыларга рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапышыралачак.
-
Түгәрәк эшчәнлеге 09.03.2017
Мәктәбебездә Мөбәрәков Р.Г. җитәкчелегендә "Флорбол" түгәрәге бик актив рәвештә эшләп килә. Укучылар атнага ике тапкыр спортның бу төре белән бик яратып шөгельләнәләр, түгәрәккә даими йөриләр, чөнки алар спорт - сәламәтлекнең нигезе икәнлеген яхшы аңлыйлар.
-
Котлыйбыз!!! 08.03.2017
Хөрмәтле хатын-кызлар!
Сезне язның күркәм бәйрәме - 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән ихластан котлыйбыз. Язгы кояш нурлары, гөрләвекләр Сезнең тормышыгызга җылылык, саулык-сәламәтлек, эшегездә уңышлар, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, бәхет алып килсен!
Котлы булсын яз бәйрәме,
Юлыгызга гөлләр сибелсен,
Март аеның саф җилләре Сезгә
Бәхет, шатлык кына китерсен! -
Отряд җыены 06.03.2017
8 март - Халыкара хатын-кызлар көне. Шул уңайдан бүген 7 сыйныф укучылары белән берлектә отряд җыены үткәрелде. Җыенда әниләребез, апа-сеңелләребезгә котлау открыткалары әзерләдек. Теләкләр, шигырьләр иҗат иттек. Бу көннең ничек барлыкка килүе турында интернет ресурслар белән таныштык. Хәрәкәтле уеннар, башваткычлар җыенга тагын да яхшы кәеф өстәде.
-
Без һәркайда актив! 04.03.2017
Бүген мәктәбебез каршында эшләп килүче мәдәният йорты хореографы Шайдуллина Әлфия Кыяметдин кызының 55 яшьлек юбилей кичәсе булып узды. Кичәдә мәктәбебез укучылары да нәфис сүз, төрле биюләрдә бик актив катнаштылар. Әлфия Кыяметдин кызын шушы олуг юбилее белән ихластан котлыйбыз. Киләчәк көннәрегез бүгенгедәй якты, куанычлы булсын. Саулык, гаиләгезгә тигезлек, шатлык, куанычлы көннәр, иҗат уңышлары телибез.
-
ГТО нормаларын тапшыру 04.03.2017 Бүген мәктәбебезнең барлык укучылары да чаңгыда шуу буенча ГТО нормаларын тапшырдылар. Чаңгы шуу сәламәтлек өчен бик файдалы. Укучылар моны аңлыйлар. Шуңа күрә берсе дә читтә калмады. Барысы да бик теләп, актив катнашты.