Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | Sbs.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 77 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
Знатоки химии. 14.04.2018

Табигать фәннәре атналыгы кысаларында 10-11 сыйныф укучылары арасында "Знатоки химии" исеме астында КВН үтте. Укучылар органик химия буенча белемнәрне ныгыттылар, "химик сәгать" ясадылар.
-
Карта буйлап дөнья гиздем... 11.04.2018

География атналыгы кысаларында бүген мәктәбебездә "Карта буйлап дөнья гиздем, ару-талу белмәдем" дип аталган интеллектуаль бәйге булып үтте. 7,8 нче сыйныф укучылары үзара көч сынаштылар. Бәйге дуслык җиңүе белән тәмамланды.
-
"Без табигать баласы" 10.04.2018

Эковесна-2018 акциясе һәм биология атналыгы кысаларында тәнәфес вакытында "Без табигать баласы" дип исемләнгән ачык чарада Шәрифуллин Рәдис һәм Гыльметдинов Илшат чыгыш ясадылар.
-
Эковесна-2018 07.04.2018

Эковесна-2018 конкурсы кысаларында 7 нче сыйныф укучылары технология укытучысы Фәнзир Якубович белән берлектә сыерчык оялары ясадылар. Молодцы,егетләр!
-
Прием в 1 класс 30.03.2018

Вниманию родителей будущих первоклассников!
С 1 февраля начался прием заявлений в 1 класс на 2018-2019 учебный год. С документами можно ознакомиться на сайте школы во вкладке "Прием в школу".
-
Азалия - беренче! 29.03.2018

27-29 март көннәрендә, Мамадыш районында 2003-2004 елгы укучы кызлар, егетләр арасында ирекле көрәш буенча Татарстан беренчелегенә ярышлар үткәрелде. Чарада мәктәбебезнең 6 сыйныф укучысы Семенова Азалия 66 кг үлчәү авырлыгында катнашып, I урынны яулады. Җитәкчесе: Нәбиуллин Илфат Нәҗипович. Азалияне һәм җитәкчесен җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.
-
Волейбол ярышлар 27.03.2018

Мәктәбебездә бүген волейбол буенча зона ярышы үткәрелде. Чарада Симет, Мичән, Тимершык һәм Шыңар мәктәбенең укытучылар командалары катнашты. Һәр команда матур уен күрсәтте. Нәтиҗәдә Симет, Мичән командалары җиңүче дип табылды.
-
Ата-аналар җыелышы 27.03.2018

Уку елының 3 нче чиреге дә тәмамланды. Шул уңайдан бүген мәктәбебездә ата-аналар җыелышы үткәрелде. Көн тәртибе буенча сүзне рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хисамутдинова Элмира Николаевна башлап җибәрде, ул ата-аналарга мәктәп белән гаилә тәрбиясенең бергә алып барылырга тиешлеген искәртте, шулай ук уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Сафина Ләйсән Мөхәммәтнуровна мәктәпнең күрсәткечләре,укучыларның өлгереше белән таныштырды, авыл советы рәисе Гарипов Алмаз Габделхакович ата-аналарны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, ә инде мәктәбебез директоры Мөбарәков Рамил Гыйлемханович балаларның тәртибенә, көндәлек киемнәренә, өйгә бирелгән эшләр вакытында эшләнәме? шуларга игътибарны арттырырга кирәклеген искәртте. Җыелышның икенче өлеше сыйныфларда дәвам итте.
-
Всемирный день борьбы с туберкулезом 24.03.2018

С 15 марта-по 1 апреля в нашей школе прошли мероприятия по профилактике и раннему выявлению туберкулеза, формираванию у учеников, учителей и родителей гигиенических навыков. В 8-11 классах прошли "Уроки здоровья", на родительском собрании для учителей и родителей были прочитаны лекции, на школьной линейке ученикам была предоставлена информационная справка по этому вопросу.
-
Әҗаган - 2018 23.03.2018

Бүген мәктәбебез укучылары ОБЖ укытучысы Галимов Ф.Ә. белән берлектә, Шәмәрдән лицеенда булып узган “Әҗаган-2018”хәрби-патриотик уенында катнашып кайттылар. Уңышлы нәтиҗәләр күрсәтеп, I урынны яуладылар. Барлык катнашучыларны җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да зур җиңүләр телибез.












