Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 77 |
У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Яшь гражданнар форумы 10.11.2017
Бүген мәктәбебез укучылары районыбызның "Шәмәрдән лице" енда узган Яшь гражданнар форумында катнашты. Саба районы активист укучылары , яшусмерләр дөньясындагы мәсьәләләр турында сөйләштеләр, шулай ук алар бу мәсьәләләрне хәт итү өчен үзләренең идеяләрен һәм проектларын тәкъдим иттеләр. Бу проектлар һәм идеяләр яшүсмерләр тормышындагы булган проблемаларның, төрле тармакларына тәэсир итәрләр дип ышанып калабыз.
-
"Әти-әниләр эшендә бер көн" 08.11.2017
Мәктәбебез укучылары көге каникул чорында әти-әниләренең эш урыннарына сәяхәт кылдылар. Беренчедән, аларның һөнәрләребелән якыннан танышсалар, икенчедән, хезмәткә карата хөрмәт тәрбияләнә, кызыксыну уята.
-
"Культурная осень" 02.11.2017
"Культурная осень" акциясе кысаларында, бүген мәктәбебезнең актив укучылары Мөхәммәтова Иллария, Сөләйманова Динә, Мөдәрисова Сөмбеләләр Балалар Иҗат йорты белән берлектә Казан шәһәрендә сәяхәт кылып кайттылар.
-
Баскетбол ярышы 31.10.2017
Башлангыч сыйныф кызларыбыз Тимершык мәктәбендә оештырылган баскетбол буенча зона ярышларында катнашып кайттылар.
-
"Нарат" боз сараенда! 30.10.2017
Каникулда укучыларыбыз өчен бик күп төрле күңел ачу, ял итү, спорт белән шөгыльләнү чаралары оештырыла. Бүген 5-6 сыйныф укучылары "Нарат" боз сараенда экскурсиядә булып кайттылар.
-
"Күңелле стартлар" 27.10.2017
Мәктәбебездә бүген зона буенча "Күңелле стартлар" ярышы үткәрелде. 1 урынны Шыңар, 2 - Тимершык, 3- Мичән, 4 урын- Симет мәктәпләре яулады.
-
"Тату сыйныф серләре" 25.10.2017
Бүген Эзмә мәдәният йортында "Тату сыйныф серләре" республикакүләм бәйгесенең зона этабы үтте. Чарада мәктәбебезнең әти-әниләр комитеты да бик актив катнашты.Үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр һәм "Иң дус комитет" исеменә лаек булдылар.
-
"Алтын көз" 20.10.2017
Җиһанга алтын көз килде. Ни генә дисәң дә, Көз бәйрәме иң мул, сый-хөрмәтле, бәрәкәтле бәрәмдер ул.Табын түрндә күпереп пешкән икмәк торганда күңелләр күтәренке, йөзләр якты булыр. Бүген мәктәбебезнең 5-7 сыйныфлар белән "Алтын көз"бәйрәме оештырылды. Укучылар белән көз иленә сәяхәт иттек. Һәр сыйныф төрле тукталышларда үзләрен күрсәттеләр, җыр-биюләр, әкитя геройлары исеменнән котлаулар бүләк иттеләр.
-
"Көзге бал" 20.10.2017
Шулай ук, 9-11 сыйныфлар да үзара көч сынашты. Көзге бал мәктәбебез директоры Мөбәрәков Р.Г. котлавы белән башланып китте. Жюри сайлап куелды. Һәр сыйныф үз командасы өчен җан атты. Укучылар төрле спорт ярышларында, шигырь, теләк язу, романтик эчтәлектәге уеннарда үзләрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә: I урын 10-11 сыйныфларга, II урын - 9 сыйныфларга, III урын - 8 сыйныфларга бирелде һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Пешекчеләр көне белән! 20.10.2017
20 октябрь - Халыкара пешекчеләр көне. Мәктәбебезнең пешекчеләре Баһманова Гөлназ Мөхәмәтдиновнаны, Галимова Гөлнур Гәбделбәровнаны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез. Сезнең тормышыгыз үзегез әзерләгән таталы ризыклардай баллы, кайнар ашлардай җылы булсын! Аяк-кулларыгыз сызлаусыз булсын!