Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | Sbs.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 77 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Проект эше 17.04.2015

Бүген мәктәптә 4 сыйныф укучылары, яңа белем стандартларын гамәлгә ашырып, проект эше эшләделәр. Укучылар ике төркемгә бүленеп тәкъдим ителгән теманы сайлап алдылар. "Җир нинди формада?" һәм "Күбәләк" балалар мәйданчыгы темасына уңышлы гына проект эшләре килеп чыкты. Һәрукучы проект барышында үз көчен кызганмады, алар эшләрне иҗади якын килеп башкардылар. Соңыннан проект эшләрен якладылар, үз эшләренә һәм иптәшләренең эшләренә бәя бирделәр.
-
Cерле галәм 14.04.2015

12 апрель - Космонавтика көне уңаеннан Кече Шыңар авыл мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучылары өчен “Могҗизалар кыры” уены үткәрелде. Кызыклы сорауларга җавап тапкан балалар өч турда узган уеннарда катнаштылар, зирәклектә көч сынаштылар. “Могҗизалар кыры” уенчыларга да, тамашачыларга да галәм серләре турында күп мәгълүмат бирде. Уенда катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды.
-
Юбилеегыз котлы булсын! 13.04.2015

Хөрмәтле хезмәттәшебез Кәниф Гарипович!
Сезне олы юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сез укучылар һәм хезмәттәшләрегез күңелендә остаз буларак зур урын алып торасыз.Төпле киңәшләрегез,акыллы фикерләрегез яшәү һәм тормыш итәр өчен терәк булып тора. Сез һәрчак балалар арасында кайнадыгыз, алар күңеленә үтеп керә белдегез. Укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә көчегезне, вакытыгызны, тумыштан бирелгән сәләтегезне кызганмадыгыз. Һәрчак ярдәмчел, изге күңелле булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Киләчәктә дә тигезлектә, күңел тынычлыгы белән балаларыгызның , оныкларыгызның игелеген күреп , хөрмәтле дәү әти булып яшәргә язсын. Сәламәтлек, куанычлы көннәр, шатлык-сөенечләр телибез .
Гомерне бит еллар билгеләми,Яшәү дәрте булсын күңелдә.Куанычлар,бәхет,шатлык кына ,Насыйп булсын Сезгә гомергә. -
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 10.04.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап, мәктәптә төрле чаралар үткәрелә. 5-11 сыйныф укучылары әлеге уңайдан газеталар чыгардылар.
-
Бөре җыю 06.04.2015

Мәктәптә 5-11 сыйныф укучылары арасында барган бөре җыю акциясе тәмамланды. Нарат һәм каен бөреләре җыю буенча куелган йөкләмәләр үтәлде. Балалар думасы членнары һәр сыйныфтан акциядә актив катнашучы укучыларны барладылар. Мәктәп күләмендә иң күп бөре җыючыларга грамоталар бирелде.
-
Юбилеегыз белән! 04.04.2015

Хөрмәтле Гөлшат Нәҗиповна!
Котлы булсын күркәм бәйрәмегез,Саулык теләп, зурлап дәшәбез.Игелекле хезмәтегез өченХөрмәт тоеп озак яшәгез! -
ГТО 03.04.2015

Россия Президенты Указы нигезендә янәдән илебездә “Хезмәт һәм оборонага әзер” (ГТО) нормативлары - физкультура –спорт комплексы гамәлгә кертелгәнгә 1 ел вакыт узды. Әлеге уңайдан сыйныфларда төрле әңгәмәләр һәм тәрбия сәгатләре үткәрелде.
-
Кошлар көне 02.04.2015

1926 елдан башлап Россиядә 1 апрель - Бөтендөнья кошлар көне дип билгеләп үтелә. Шул уңайдан, бүген безнең мәктәптә дә "Исәнмесез, кошкайлар!" дигән темага чара уздырылды. Аны биология укытучысы Мөхетдинова Алия Рафаэлевна оештырды. Бу чарада укучылар кошлар турында күп кызыклы яңалык ишеттеләр, үзләре белгән мәгълүматлар белән уртаклаштылар. Шулай ук чарага әзерлек барышында укучылар рәсемнәр ясадылар, агачларга сыерчык оялары элделәр. Озакламый кошлар безне матур җырлары белән куандырыр.
-
Ветеранның туган көне 01.04.2015

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхаев Габделхак Габделхаевичның туган көне – 90 яшьлек юбилее. Шул уңайдан “Таң” оешмасы активистлары тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мөбарәков Р.Г. җитәкчелегендә ветеранның өендә булдылар. Алар юбилярны олы бәйрәме белән котладылар, истәлек бүләкләре тапшырдылар.
-
Фәнни-гамәли конференциядә уңышларыбыз. 26.03.2015

Районыбызда, 25 нче март көнне, якташыбыз, күренекле галим, тел белгече Әбрар Кәримуллинның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Безнең мәктәптән бу чарада 10 нчы сыйныф укучысы Мөхәммәтова Илсинә (җитәкчесе: Мөхәммәтова С.М.) катнашты. Ул "Татар халкының мәдәнияте һәм тарихы" секциясендә уңышлы чыгыш ясады һәм II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Мәктәп дирекциясе укучыбызга рәхмәт белдерә, алга таба уңышлар тели.












