Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | Sbs.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 77 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
"Бәхет иле - балачак" 16.10.2015

15 октябрь көнне Тимершык авыл мәдәният йортында Саба районына 85 ел тулу уңаеннан оештырылган, “Бәхет иле – балачак” дип аталган район конкурсының зона туры булып үтте. Биредә мәктәбебездән “Әлфия” халык бию коллективының кечкенәләр төркеме, нәфис сүз осталары Реналь Ахметов, Динә Мөбарәкова, Фирүзә Бикбаева, Алинә Заһидуллина, җырчылар Динә Сөләйманова, Илданур Хуҗиәхмәтов, Иллария Мөхәммәтова, Гөльяз Галимова катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
Көзге өмә 13.10.2015

Мәктәбебездә 7-8 нче сыйныф укучылары ярдәме белән чәчәк орлыгы җыю өмәсе оештырылды.
-
Котлыйбыз! 07.10.2015

6 октябрь көнне Саба районы мәдәният йортында укытучылар көненә багышланган кичә булып узды. Мәктәбебездә күп еллар буе рус теле һәм литература укытучысы булып эшләгән Нурисламова Гөлшат Нәҗиповна бүләкләнде.
-
Бәйрәм белән, УКЫТУЧЫМ! 05.10.2015

-
Иң күркәм гаилә-2015 04.10.2015

4 октябрь көнне Саба районы мәдәният йортында "Иң күркәм гаилә-2015" бәйгесе булып узды. Әлеге чарада районыбызның төрле авылларыннан килгән 17 гаилә катнашты.Авылыбыздан Садыковлар гаиләсе "Иң иҗади гаилә" номинациясендә җиңү яуладылар.
-
Бәйрәм белән, Өлкәннәр! 01.10.2015

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Шул уңайдан мәктәбебездә төрле вакытта эшләгән, ә хәзер лаеклы ялда булган укытучылар, техник хезмәткәрләр бәйрәм кичәсенә чакырылды. Укучылар шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап өлкәннәребезгә рәхмәт әйттеләр.
Өлкәннәр көне булса да,
Күңелегез сезнең гел яшь.
Яшәгез безнең арада
Булып назлаучы кояш.
-
Корбан бәйрәме 29.09.2015

24 нче сентябрь көнне Корбан гаете булып узды. Мөселманнарның шушы олы бәйрәме уңаеннан буген мәктәбебездә корбан ашы үткәрелде.
-
"Милләтләр кроссы - 2015" 26.09.2015

Бүген мәктәбебездә "Милләтләр кроссы" акция кысаларында йөгерү бәйгесе үткәрелде.Физкультура хәрәкәтен киң массаларга тарату, авыл халкында физик культура белән даими шөгыльләнү буенча кызыксыну тудыру максатында үткәрелгән бу чарада барлык мәктәп укучылары, укытучылары, техник хезмәткәрләр катнашты. Барлык сыйныфлар арасында беренчелекне яулаган укучылар:
Башлангыч сыйныфлар арасында 1 - Гыйлметдинов Әдел, 2 - Хуҗиәхмәтов Илданур, 3 - Яхин Рафил.
5 - 8 сыйныфлар арасында 1 - Шарифуллин Рәдис һәм Кадыров Ранил , 2 - Мөхәммәтгалиев Азат, 3 - Галимуллин Нәзир.
9 - 11 нче сыйныфлар арасында 1 - Яхин Ранил, 2 - Сафин Камил, 3 - Нәбиуллин Илгизәр.
-
Кабак бәйрәме 24.09.2015

Кабак бәйрәмен укучылар түземсезлек белән көтеп алалар. Һәр елны яңа идеяләр, кызыклы композицияләр уйлап табарга тырышалар. Быел да бу бәйрәмгә һәр сыйныф бик теләп әзерләнде. Кабактан ташбака, чәчәкле вазалар, кәрзиннәр ясап, Саба район үзәгендә узачак күргәзмәгә җибәрделәр.
-
Экскурсияләр сезоны 21.09.2015

Быел көз бик матур килде.Янгыр да сирәк кенә ява, көннәр дә җылы, кояш та якты нурлары белән безне иркәли. Экскурсия-походларга йөрер өчен менә дигән вакыт! Кайбер сыйныф укучылары үткән атнада ук дәресләрдән соң табигать кочагына барырга өлгерделәр инде. Саф һава сулап, туйганчы футбол-волейбол уйнап, учак янында җыелышып аралашып утырып, вакытларын күңелле үткәреп бик канәгать булып кайттылар. Бу атнада да экскурсияләр сезоны дәвам итә!












