Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | Sbs.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 77 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
Лагерьның өченче көне 03.06.2015

Бүген мәдәният йортында "Авылым көрәшчеләре" дип аталган әңгәмә узды. Балалар көрәшчеләргә багышланган стенд белән таныштылар, журналист Илдус Илдархановның "Саба ягы көрәше" китабыннан Шыңар көрәшчеләре турындагы мәгълүматларны укыдылар.
-
Лагерьның икенче көне 02.06.2015

Лагерьның икенче көне Сабантуй бәйрәме белән дәвам итте. Башта җырлый -җырлый бирнә җыйдык,аннан соң уеннар башланды.Бәйрәмдә мәдәният хезмәткәрләре дә катнашты,алар да балаларга матур бүләкләр белән килгәннәр иде. Ә уеннар кызганнан кыза барды. Кемдер чүлмәк ватса, кемдер балык тотты, икенчеләр капчык киеп өйгерүдә алдынгылыкны бирмәде.
-
Лагерьның беренче көне 01.06.2015

Исәнме, җәй! Саумы, лагерь!
Әйе, укулар тәмамланды "Дуслык" лагере бүген дусларын үзенә җыйды.Беренче көн.Кызыклы да, мавыктыргыч та булырга тиеш ул, лагерь хезмәткәрләре моны яхшы аңлый. Укулардан арырга өлгергән балалар рәхәтләнеп күңел ачты бүген. Аларның шат тавышларына кушылып колга башында лагерь флагы җелфердәде.
-
Мухаметова Ильсина - победитель конкурса сочинений 30.05.2015

Торжественное чествование победителей и призеров республиканского межведомственного конкурса сочинений состоялось 29 мая в прокуратуре Республики Татарстан.
В мероприятии приняли участие прокурор Республики Татарстан Илдус Нафиков, заместитель министра образования и науки Республики Татарстан Лариса Сулима, преподаватели и родители участников конкурса.
Конкурс сочинений среди старшеклассников проводится ежегодно с целью нравственного воспитания учащихся, профилактики правонарушений, преступлений и наркомании среди несовершеннолетних и пропаганды здорового образа жизни.
В этом году в республиканском туре конкурса приняли участие около 300 ребят из всех муниципальных районов республики, которые представили на суд жюри свои сочинения на русском и татарском языках.
По итогам заседания жюри и оргкомитета конкурса ученица 10 класса МБОУ «Большешинарская СОШ» МухаметоваИльсина (руководитель Мухаметова Сирина Миннулловна) была награждена дипломом второй степени. В торжественной обстановке Илдус Нафиков и Лариса Сулима вручили им почетные грамоты прокурора Республики Татарстан и памятные призы.
-
Экскурсияләр
28.05.2015
Язгы табигатьнең гүзәл вакыты. Ел саен бу көннәрдә һәр сыйныф җитәкчесе укучылар белән экскурсиягә чыга. 27-28 май көннәрендә 5-8 нче сыйныф укучылары, дәресләрдән соң, табигатьтә ял иттеләр. Башлангыч сыйныф укучылары ямьле Мишә буена төштеләр, балык тоттылар,табигатьнең матур төсләрен күзәттеләр, болында күңелле уеннар уйнадылар.
Табигатьтә бергәләп ял итү файдалы һәм кызыклы булды. Мондый чаралар укучыларны берләштерә һәм дуслаштыра.
-
Соңгы кыңгырау- 2015 22.05.2015

Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,
Хис ташкыны дулый күкрәктә.
Укытучының моңсу карашлары
Озату сүзен яза йөрәккә.
Бүген мәктәптә 11 сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. 7 егет һәм 3 кыз мәктәпне тәмамлау алдында тора. Соңгы кыңгырау чыңы аларның туган мәктәп, укытучылар белән хушлашу авазы. Бәйрәмдә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Р.Ф.Заһидуллин, район мәгариф бүлеге психологы А.И.Гыймадиева, укучыларның әти-әниләре һәм, 9 сыйныфны тәмамлап, Казанда төрле уку йортларында белемнәрен дәвам итүче сыйныфташлары да катнашты. Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре үзешчән сәнгатьтә актив катнашкан укучыларга истәлек бүләкләре тапшырды. Бәйрәм укучыларның матур чыгышлары, кунакларның изге теләкләре белән үрелеп барды. Ул, мәктәп елларының тагын бер гүзәл мизгеле булып, күңелләргә уелып калды.
Укучыларыбызга хәерле юллар, имтиханнарда уңышлар телибез.
-
«Нобелевские надежды КНИТУ-2015» 16.05.2015

15 май көнне Казанда «Нобелевские надежды КНИТУ-2015» фәнни-эзләнү һәм иҗади эшләр конкурсы узды. Бу конкурста безнең мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Мөхетдинов Рәзил (җитәкчесе Мөхетдинов Ф.Я.) катнашты. Рәзил финалда уңышлы чыгыш ясады, 3 урынга һәм истәлекле бүләккә лаек булды. Укучыбызны җиңүе белән котлыйбыз, укуында уңышлар телибез.
-
Варислар слеты 16.05.2015 Бүген район күләмендә Пионериянең туган көненә багышланган Варислар слеты үтте. Матур аланда узган бу бәйрәмгә һәр мәктәптән актив укучылар җыйналды. Бәйрәмдә безнең мәктәпнең “Таң” балалар оешмасы активистлары Вафина Илзирә, Шәрифуллин Рәдис, Хакимова Алия Маслахова Камилә, Мөхәммәтова Иллария катнашты.Слетта балалар оешмаларының еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, алдынгылар бүләкләнде. Укучыларыбыз Мөхәммәтова Илсинә, Билалова Энҗе, Гарипова Гөлинә, Вафина Илзирә, Шәрифуллин Рәдис уку елы дәвамында район һәм республикакүләм иҗади бәйгеләрдә актив катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен, педагог-оештыручы Шәрифуллина В.М. балалар оешмалары белән актив эшләгән өчен Саба районы балалар иҗат үзәге тарафыннан Грамоталар белән бүләкләнде. Аларны чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.

-
Экологик дәрес 13.05.2015 Бүген мәктәптә "Табигать һәм без" дип исемләнгән бердәм экологик дәрес узды. Аны биология укытучысы Мөхетдинова А.Р. һәм география укытучысы Мөхәммәтова Р.Р. үткәрде. Дәрес Алия Рафаэлевнаның кереш сүзе белән башланып китте. Урман-сулар, үсемлекләр, кошлар, чишмәләрне саклауга багышланган дәрес укучылар чыгышы, җырлар, табышмаклар белән үрелеп барды. 9 сыйныф укучыларының табигатьнең бүгенге халәте турында бай эчтәлекле чыгышлары, 6 сыйныф укучысы Маслахова Камиләнең “Табигатьне һәм үзегезне саклагыз!” темасына проекты укучыларда яхшы тәэсир калдырды. Дәрестә укучыларга экологик проблемалар, аларны чишү юллары турында бай мәгълүмат бирелде, табигатьне саклау һәркемнең изге бурычы икәнлеге төшендерелде.

-
Җиңү көне 09.05.2015

Күңелләрдә яз аеның
Бар шатлыгы, бар яме.
Күк йөзендә - күгәрченнәр,
Илдә - Җиңү бәйрәме.
8 май көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары шаулап узды. Чараларга сугыш ветераны Габделхаев Габделхак абый һәм тыл ветераннары чакырылган иде. Башта мәктәп укучылары "Үлемсез полк" акциясе кысаларында сугышта ятып калган бабайларының, авылдашларының фотоларын күтәреп урам буйлап җырлап уздылар. Аннан соң Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг, сугышта һәлак булганнар хөрмәтенә куелган обелискны ачу тантанасы булды. Тантанада Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миңнеханов, Башкарма комитет җитәкчесе Р.М.Гасыймов, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Р.Ф.Заһидуллин һ.б. катнашты. Бәйрәм мәдәният йортында әдәби-музыкаль композиция белән дәвам итте. Авыл җирлеге үзешчәннәре, укучылар көче белән әзерләнгән концерт караганнан соң, ветераннарыбыз чәй табынына утырдылар.












