Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 80 |
У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Лагерьның тугызынчы көне 11.06.2014
Лаерьда математика атналыгы дәвам итә.Бүген балалар "Күңелле матемтика поезд"да сәяхәт иттеләр. Поезд 7 станциядә тукталыш ясады. Һәр тукталышта балаларны кызыклы биремнәр көтә иде. Кемдер" Балыкчы", кемдер "Эрудит", "Кызыклы ноталар" станцияләрен үз итсә кемдер "Игътибар!", "Сетофор" станцияләре зур очко китерде."Күңелле математик поезд" үз сәяхәтенең соңгы тукталышына җитте, ә безне алда Лесхоз боз сарае көтә әле.Сәяхәт автобусларда дәвам итте.
Балалар Лесхоздан шат күңел, яхшы кәеф белән кайттылар.Экскурсиядән алган хис-тойгылары белән уртаклаштылар. Лагерьның бу көне дә сизелми үтеп китте. Рәхәтләнеп ял итте "Дуслык"лылар.
-
Лагерьның сигезенче көне 10.06.2014
Лагерьның сигезенче көне артта калды. “ТНВ” каналында бара торган “Башваткыч”уены кысаларында оештырылган “Дуслык башваткычы” иң кызыклы чараларның берсе булды бүген. Уенда иң күп очконы “Кояшкай” отрядыннан Рахматуллин Рәмзил җыйды.Аңа истәлек бүләге тапшырылды. Икенче аштан соң, саф һавада отрядлар арасында “Күңелле стартлар” үтте. Җанатарлар уенчыларга көч, дәрт өстәп торды. Уен тигез нәтиҗә белән тәмамланды.
-
Лагерьның җиденче көне 09.06.2014
Лагерьның җиденче көне дә күңелле генә үтеп китте. Бу көн балаларның күңелендә “Математика-бездә кунакта”-тапкырлар бәйгесендә үзара көч сынашу белән истә калыр,мөгаен. Кызыклы мәсьәләләр,мавыктыргыч уеннар,берсеннән-берсе катлаулырак ребус һәм кроссвордлар-һәммәсе дә балалар күңеленә хуш килде.Шулай ук “Без-без,без идек...”Саф һавада станцияләр буенча уен- ярыш та сабыйларда күтәренке кәеф һәм онытылмас уңай тәэсирләр генә калдырды!
-
Лагерьның алтынчы көне 06.06.2014
Бүгенге көн дә балаларда уңай тәэсирләр генә калдырды. Иртәнге аштан соң балалар "Булмаган җире сирәк, үзе һәрвакыт кирәк" дип аталган табышмаклар кичәсенә җыйналдылар. Сорауларга җавап белмәгәндә кызыклы биремнәр,җәзалар әзерләнгән иде аларга.Табышмаклар кичәсе үзе зур бәйрәмгә әйләнде. Шигырь, әкиятләрне дә отрядлар берсеннән-берсе остарак сәхнәләштереп күрсәттеләр.Биючеләр, җырчылар, актерлар- барысы да бар шул безнең "Дуслыкта".
Саф һавда туплы уеннарны , "Атлар чаба" уенын балалар яратып уйнадылар, скакалка сикерүчеләр ярышында бик теләп катнашалар.
-
Лагерьның бишенче көне 05.06.2014 Лагерьның бишенче көне бик күңелле һәм файдалы үтте.Итәнге аштан соң балалар инглиз телендә китапчыклар ясадылар. Аннан соң отрядларда "Яхшы сүз- җан азыгы" темасына әңгәмә үткәрелде. Көндезге ашка кадәр саф һавда хәрәкәтле уеннар уйнадылар.Соңыннан отрядларда табигый материаллардан файдаланып балалар уенчыклар иҗат иттеләр.
-
Лагерьның дүртенче көне 04.06.2014
Бүген “Дуслык” лагерьенда балалар Олы Шыңар чишмәсендә һәм “Мәүлит” мәчетендә булдылар. Алар мәчет һәм чишмәләр турында инглиз телендә сөйләштеләр. Көннең икенче яртысында укучылар бассейнга юл тоттылар.
-
лагерьның өченче көне 03.06.2014
Бездә бүген зур куаныч-
Лагерьда җәй бәйрәме.
Безнең белән шатланырга
Көтәбез һәммәгезне.
“Дуслык” лагеренда бүген “Җәй бәйрәме” узачагын балаларга алдан ук иълан иткән идек.Бәйрәм кызыклы сценарий буенча алып барылды. Алып баручылар,җәй һәм аның кызлары- балалар үзләре. Лагерь балаларның шат тавышыннан яңгырап торды.Җәй алып килгән төсләр белән бергәләп рәсем ясау, җәй кызлары өйрәткән яңгыр теләге балаларга бик ошады.Бәйрәмнең икенче өлешендә җәй саф һавада уеннар үтәрде.
-
Лагерьның икенче көне 02.06.2014
Лагерьның 2 нче көне дә файдалы һәм мавыктыргыч узды. Бүген балалар инглиз теле “патшалыгына” сәяхәт иттеләр. Сәяхәт барышында башваткычлар чиштеләр, табышмаклар төзеделәр, сорауларга җаваплар бирделәр.Кыскасы,”сынауны” уңышлы уздылар.Ә аннан соң, Мишә болынында рәхәтләнеп ял иттеләр. Көн балаларга бик ошады!
-
Лагерьның беренче көне 01.06.2014
Бүген мәктәбебездә лагерь ачылышы булды. Балаларны яклау көне уңаеннан мәктәп сабантуе үткәрелде.
-
Президент ярышы 01.06.2014
29-31 нче май көннәрендә Бөгелмә шәһәрендә мәктәп укучыларының Бөтенроссия спорт бәйгесе “Президент ярышлары”ның республика этабы булып үтте. Әлеге ярышта сайлап алу турыннан узган район командалары катнашты. Саба районы данын мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары яклады (җитәкчесе Мухаметгалиев И.Ф.). Командалар иҗади конкурс, теоретик конкурс, “спортвное многоборье”, эстафета, шахмат, өстәл теннисы һәм дарст төрләрендә үз көчләрен сынадылар.
Саба районы командасы “споривное многоборье” төрендә икенче, иҗади конкурста беренче, теоретик конкурста икенче, өстәл теннисында икенче, шахматта беренче, эстафетада өченче урыннарны алуга иреште. Шәхси беренчелектә шахмат буенча Билалова Энҗе беренче, Зарипова Алсу икенче, өстәл теннисында Набиуллин Илгизәр беренче, Шайдуллин Алмаз икенче, дарст буенча Набиулллин Илгизәр икенче һәм “споривное многоборье” нәтиҗәләре буенча Усманов Әлфис икенче урыннарга лаек булдылар. Гомумкоманда зачетында Саба района командасы икенче урынны алуга иреште. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!