Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | Sbs.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 77 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
"Үлемсез полк" акциясе 08.05.2015

Укучылар һәм укытучылар Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган "Үлемсез полк" акциясендә актив катнаштылар. Алар сугышта һәлак булган туганнарының, авылдашларының фотоларын барладылар, портретларны күтәреп авыл урамнарыннан уздылар. Күпләр аларны күз яшьләре аша озатып калды. Җиңү көне шатлык китерсә дә, сугыш яралары һаман сызлый әле...
-
Мәктәбебезнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гарипов Айдар Моталлап улы гомер бәйрәмен каршылый! 05.05.2015

Югары белемле, укучылар һәм укытучылар коллективының ихтирамын яулый алган киң талант иясе, тарих һәм җәмгыять белеме укытучыбыз Айдар Моталлап улының туган көне бүген.
Хөрмәтле Айдар Моталлапович!
Сезне чын күңелебездән юбилеегыз белән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез! Эшегездә алга таба да зур уңышлар юлдаш булсын.
Иң изге теләкләр белән хезмәттәшләрегез!
-
Рәхмәт сиңа, ветеран! 04.05.2015

Бүген мәктәптә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан 5-6 сыйныф укучылары арасында узган "Ветеранга бүләк" конкурсына нәтиҗә ясалды.
Кул эшләре арасында бисердән эшләнгән тасма, "Рәхмәт сиңа, ветеран!" дип исемләнгән чиккән сөлге, кулъяулыклар һ.б. бар иде. 6 сыйныф укучысы Ахунзянова Аниянең, 5 сыйныф укучылары Гыйлметдинова Әдилә, Ногманова Диләрә, Галимова Нәзирә, Хабибрахманова Алсуның ветеранга бүләге һәм 5 сыйныфларның күмәк хезмәт җимеше барыбызга да ошады. Иң яхшы дип табылган эшләр конкурсның район турына тәкъдим ителде.
Конкурста катнашкан һәр укучыга рәхмәт хатлары әзерләнде, аларны мәктәп Сабантуенда тапшыру планлаштырыла.
-
Безнең күңелләрдә син, Тукай. 26.04.2015

25 нче апрель көнне 10 нчы сыйныф укучылары “ Безнең күңелләрдә син, Тукай ” темасына радиотапшыру әзерләделәр.
Алар үз чыгышларында олуг шагыйребезне әдәби тәнкыйтьче, ялкынлы публицист, туган халкының авыр язмышын уртаклашкан һәм аңа чиксез мәхәббәт саклаган, куанычына сөенгән, фаҗигасен тетрәнеп җырлаган олы әдип буларак ачтылар.
“Һәрчак безнең белән бергә –
-
Тукай-сүнмәс йолдыз. 25.04.2015

Татар теле, әдәбияты, тарих һәм география атналыгының ахыргы көннәре бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көненә багышланды.
24 нче апрель көнне "Тукай сүнмәс йолдыз" дип исемләнгән шигырь бәйрәме үткәрелде. 5-8 нче сыйныф укучылары шагыйрьнең төрле темаларга иҗат ителгән шигырьләрен сәнгатьле сөйләделәр.
Залда китапларыннан, укучыларның иҗади эшләреннән күргәзмә ясалды. Соңыннан шигырь бәйгесенә һәм рәсем конкурсына нәтиҗәләр чыгарылды.
Бәйрәм "Без бәхетле, без шагыйрьле халык, без Тукайлы халык мәңгегә!" дигән юллар һәм "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Агач утырту көне 25.04.2015

25 апрель мәктәптә “Агач утырту көне” буларак билгеләп үтелде. Быел бу акция Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Акциядә барлык укытучылар һәм укучылар катнашты. Мәктәп каршындагы участокка 180 төп нарат үсентесе, бакча яннарына 50 төп куак утыртылды. Агачларның әйләнә-тирә мохит өчен нинди зур әһәмияткә ия булуын белмәгән кеше юктыр. Яшел байлыгыбызны арттыруга һәркем үз өлешен кертә ала. Агач утырту акциясе әле дәвам итә. Әйдәгез, тирә-ягыбызны яшелләндерү эшеннән беребез дә читтә калмыйк.
-
"Якташларыбыз Бөек Ватан сугышында" 24.04.2015

Атналыкның дүртенче көне
24 нче апрель көнне мәктәбебездә “Якташларыбыз Бөек Ватан сугышында” темасына кичә уткәрелде. Чараны тарих һәм җәмгыять белеме укытучыбыз Гарипов Айдар Моталлап улы алып барды. Ул үз чыгышында дәһшәтле сугыш еллары һәм аның төрле фронтларында дошманга каршы аяусыз сугышкан якташларыбыз турында сөйләде.
Безнең Олы Шыңар авыл Советына Кече Шыңар, Чулпыч, Оет, Түлешкә, Олы Шыңар авыллары керә.Бөек Ватан сугышына шушы безнең бәләкәй генә авыллардан 600 кеше китә.
Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан
Китсәләр дә, күбесе кайтмады.
Алар өчен бары җилләр генә
Ачып-ябып йөрде капканы.
“Бер кайтмасак, бер кайтырбыз”, - дип китсәләр дә, 413 якташыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып калды. Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк! Алар безнең белән, безнең арада!
-
"Карта буйлап дөнья гиздем, ару-талу белмәдем" 23.04.2015

Татар теле, әдәбияты, тарих һәм география атналыгының 3 нче көнендә, ягъни 22 нче апрельдә, мәктәбебездә 7,8 нче сыйныф укучылары арасында "Карта буйлап дөнья гиздем, ару-талу белмәдем" дип аталган географик КВН булып үтте. Максаты: укучыларның географиядән алган белемнәрен тормышта куллана белүләренә ирешү, белем дәрәҗәсен арттыру; балаларның география фәне белән кызыксынуын, фикерләү сәләтен үстерү, аларда бердәмлек, бер-берсенә ярдәм итү хисе тәрбияләү.
Укучылар бәйгедә төрле сорауларга җавап бирделәр, карта белү осталыкларын күрсәттеләр, хәрефләрдән төрле шәһәр исемнәре таптылар, географик табышмакларны чиштеләр.
Бәйге кызыклы һәм файдалы узды.
-
Җырлы-биюле татар халык уеннары 21.04.2015

Татар теле, әдәбияты, тарих һәм география атналыгы планы нигезендә чаралар дәвам итә. Бүген, 21 апрель көнне, 5-8 сыйныф укучылары өчен җырлы-биюле татар халык уеннары оештырылды. Бу чара халкыбызның гореф-гадәтләрен саклауда әһәмиятле урын алып тора.
-
Мәктәбебездә татар теле, әдәбияты, тарих һәм география атналыгы бара 20.04.2015

20 нче апрельдән 27 нче апрельгә кадәр мәктәбебездә татар теле, әдәбияты, тарих һәм география атналыгы үткәрелә. Максаты: укучыларда сөйләм телен үстерү, фикерләү сәләтен, сүзлек байлыгын арттыру, телгә, тарих һәм география фәннәренә кызыксыну уяту, яхшылык белән начарлыкны аера белергә өйрәтү.
Атналык үткәрү өчен план төзелде, төрле чаралар каралды. Беренче көнне "Мәкальдә ялган юк, яхшыда яман юк" темасына күргәзмә куелды. Укучылар төрле темаларга багышланган мәкальләр тупладылар, папкалар булдырдылар. Бу чара тәрбияви яктан бик әһәмиятле булды.












