Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Парламент дәресе 14.02.2017

Бүген мәктәбебездә Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы, авыл советы депутаты Сафин А.К.катнашында Парламент дәресе узды. Дәресне тарих укытучысы, авыл советы депутаты Каримова Л.Р. башлап җибәрде . Сафин А.К. югары класс укучыларын Олы Кибәче авыл җирлегенең 2020нче елга стратегик үсеш планы белән таныштырды. Әлеге планны тормышка ашыру өчен җирлектә булган мөмкинлекләр, каршылыклар турында сөйләде.
-
Бадминтон ярышлары 14.02.2017

Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү, хәрәкәт активлыкларын арттыру максатларын күздә тотып, бүген 3-5 класс укучылары арасында бадминтон ярышлары узды.
-
Татар әдәбияты буенча Республика олмпиадаларындагы уңышларыбыз 12.02.2017

12 февраль көнне татар сыйныфларында белем алучы укучылар өчен татар әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы үтте. Бу бәйгедә дә безнең мәктәбебезнең укучылары актив катнашып, зур җиңүләргә ирештеләр. 11 сыйныф укучысы Газизова И. җиңүче һәм 10 сыйныф укучысы Юзеева Н. (укытучылары: Гафиятова Ә.Ә.) призлы урыннарга лаек булдылар. Җиңүче укучыларыбызга һәм аларның укытучысына иҗади уңышлар һәм яңа җиңүләр теләп калабыз.
-
"Чаңгы юлы - 2017" 11.02.2017

11 февраль көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә "Чаңгы юлы - 2017" булып үтте. Бу ярышта мәктәбебез укытучылары һәм укучылары актив катнаштылар.
-
Җиңүчеләребезне котлыйбыз 11.02.2017

11 февраль көнне татар мәктәпләре өчен татар теле буенча узган олимпиаданың республика этабында мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Газизова И. (укытучысы: Гафиятова Ә.Ф.) һәм 9 сыйныф укучысы Шакирова Г. (укытучысы: Сафина С.З.) призлы урынга лаек булдылар. Укытучыларны һәм укучыларны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә зур уңышлар, саулык - сәламәтлек телибез!
-
"Әлифба бәйрәме" 10.02.2017

Бүген мәктәбебездә 1 сыйныф укучылары өчен "Әлифба бәйрәме" булып үтте. 1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре "Әлифба" белән саубуллаштылар.
-
Иң шәп әйдаман - 2017" 08.02.2017

8 февраль көнне Саба районының Балалар иҗат үзәгендә "Иң шәп әйдаман - 2017" бәйгесе узды. Бу бәйгедә мәктәбебезнең 9 сыйныф укучысы Галиахметова Зәринә 3 урынга лаек булды. Зәринәне чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
Күңелле стартлар 08.02.2017

Февраль- патриотик тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү айлыгы. Әлеге айлык кысаларында мәктәптә төрле чаралар планлаштырылган. Бүген 9, 10 класс укучылары "Күңелле стартлар"да көч сынаштылар. Эстафета, боулинг, скакалкада ярыш, бадминтон буенча көч сынашып, иң җитезләр билгеләнде.
-
Китап күргәзмәсе 08.02.2017

Мәктәп китапханәсендә "Ватан геройларына дан һәм хөрмәт" темасына китап күргәзмәсе урнаштырылды
-
"Серле каләм" 02.02.2017

Казан Федеральуниверситетының социаль - фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының татар журналистикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясе югары һөнәри белем өлкәсенең мактаулы хезмәткәре Васил Заһит улы Гарифуллин исемендәге "Серле каләм" иҗат бәйгесендә 5 - 6 нчы сыйныфлар арасында Фатихов И.И. 2 урын һәм мәктәп күләмендә чыгучы газеталар арасында үткәрелгән номинациядә "Ай нурлары" газетасы 3 урын яулады.








