Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Туберкулезга каршы көрәш көне 31.03.2017

Мәктәбебездә Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне уңаеннан Олы Кибәче авылы фельдшеры Давлиева Р.М. белән очрашу булды. Рәмзия Мөхәмәтфазыловна укучыларга туберкулез авыруы, аны кисәтү юллары турында сөйләде, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәде. Мәгълүмат стендында "Тубаркулезны ничек кисәтергә мөмкин?" дигән белешмә урнаштырылды.
-
"Китап докторы" акциясе 30.03.2017

30 март көнне мәктәп китапханәсендә Балалар китабы атналыгы кысаларында "Китап докторы" акциясе үткәрелде. Китапханәче Башарова И.Р. җитәкчелегендә балалар таушалган китапларны ябыштырдылар, аларны саклау серләренә төшенделәр.
-
"Тату сыйныф серләре" 27.03.2017

27 март көнне Икшермә кадет мәктәбендә ата - аналар комитетының "Тату сыйныф серләре" дип исемләнгән республикакүләм конкурсының район этабы булып үтте. Бу ярышта мәктәбебезнең "Йолдызлык" командасы уңышлы чыгыш ясап кайтты. Әлеге бәйгедә катнашкан барлык әти - әниләргә чын күңелдән олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
Сайлап алу фәннәреннән сынау имтиханнары 23.03.2017

9, 11 сыйныф укучылары зур сынау алдында. Уку елы тәмамланырга 2 генә ай вакыт калды. 21 март көнне укучылар география, физика, биология һәм тарих фәннәреннән, 22 мартта информатика, химия һәм җәмгыять белеме фәннәреннән сынау имтиханнарында катнаштылар.
-
"Нарат" боз сараенда 23.03.2017

Бүген 7 сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Каримова Л.Р. җитәкчелегендә "Нарат" боз сараенда булдылар. Бергәләшеп тимераякта шуып, рәхәтләнеп ял итеп кайттылар.
-
"Туган авыл" сәүдә үзәге комплексында 23.03.2017

23 март көнне башлангыч класс укучылары сыйныф җитәкчеләре Гильмутдинова И.Г., Давлиева В.Н., Газизова Г.Р., һәм Шәйхеразиева Ф.В. җитәкчелегендә "Туган авыл" сәүдә үзәге комплексына экскурcиягә бардылар. Технолог, сатучы һөнәрләре белән таныштылар, ипи пешерү серләренә төшенделәр. Тәмле камыр ризыклары белән сыйланып, чәй эчеп кайттылар.
-
"Язгы каникул" 20.03.2017

Уку елының иң озын чиреге - 3 чирек тәмамланды. 20 марттан 29 мартка кадәр укучылар язгы каникулда. Каникул вакытында да мәктәптә эш гөрли: түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр, сәләтле һәм фәннәрне авырдан үзләштерүче укучылар белән аерым эш планы нигезендә эш алып барыла, төрле фәннәрдән консультацияләр уза. Укучыларыбыз район һәм зона ярышларында катнашалар.
-
Баскетбол ярышлары 18.03.2017

Бүген мәктәбебезнең кызлар командасы район күләмендә узган баскетбол ярышларында 3 урын алды. Җитәкчеләре-физик тәрбия укытучысы Мубаракзянов Р.Р.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 17.03.2017

17 март көнне мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы узды. 3нче чиректә укыту һәм тәрбия эше торышына анализ ясалды, балалар иминлеге өчен әти-әниләр җаваплылыгы, мәктәптә туклану, мәктәпнең эчке тәртип кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре каралды. Язгы каникул чорында куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре искә төшерелде.
-
Индивидуаль әңгәмәләр 17.03.2017

17 март көнне әти-әниләр барлык предмет укытучылары, класс җитәкчесе белән индивидуаль әңгәмәдә булды. Укытучылар һәр укучының өлгереше, дәресләргә әзерлек дәрәҗәсе, дәфтәр һәм көндәлек тотышы турында сөйләде, 3нче чирек нәтиҗәләре белән таныштырды.








