Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
E-Mail: | kibichisaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 79 учащихся |
У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Баскетбол ярышлары 14.03.2017
14 мартта Икшермә кадет-интернат мәктәбендә баскетбол ярышларының зона этабы узды. Мәктәбебезнең кызлар командасы 1 урын яулап, район ярышларында катнашу хокукы алды.
-
Котлыйбыз!!! 13.03.2017
13 март көнне булып узган "Без бергә" фестиваленең "Вокал - соло" номинациясендә (уртанчылар төркеме) мәктәбебезнең 7 сыйныф укучысы Хамидуллина Ләйлә 1 урынга лаек булды. Ләйләне һәм аның җитәкчесе Шафикова Г.Р. ны чын күңелдән зур җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә иҗади уңышлар телибез!
-
"Без бергә" фестивале 11.03.2017
10 март көнне Балалар иҗат үзәгендә "Без бергә" фестиваленең "Нәфис сүз" һәм "Театр сәнгате" номинацияләре буенча бәйге булып үтте. Мәктәбебезнең "Күңелле сәхнә" түгәрәгенә йөрүче укучылар: кечкенәләр төркеме "Урман сакчылары" спектаклен сәхнәләштереп 2 урын, ә уртанчылар төркеме "Йомры икмәк маҗаралары" курчак спектаклен сәхнәләштереп 1 урын яуладылар. Җитәкчесе - Шафикова Г.Р. "Нәфис сүз" номинациясендә Сагитова Дилбәр (кечкенәләр төркеме) 3 урынга лаек булды. Җитәкчесе: Давлиева В.Н.
-
Шахмат ярышы 11.03.2017
2000 - 2004 нче елгы укучылар арасында булып узган шахмат ярышында Шакирова Г., Давлиев И. һәм Шаяхметов Р. лар актив катнашты. Мәктәп командасы 7 урынга лаек булды.
-
Лыжня здоровья 08.03.2017
8 марта обучающиеся нашей школы приняли участие на празднике "Лыжня здоровья" на призы Заслуженного мастера спорта, двухкратного чемпиона Паралимпийских игр в Сочи Рушана Миннегулова. Ученик 10 класса Гайнанов Булат занял призовое место.
-
Ягез әле, кызлар! 07.03.2017
7 март көнне мәктәбебездә 8 март- Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап "Ягез әле, кызлар!" бәйгесе узды. Бәйгедә кызлардан "Серебро", "Суслики" командалары һәм укытучылардан "Торнадо" командалары чыгыш ясады. Кызлар автомат сүтеп җыю, пазл җыю, шарга һава тутыру, балык тоту, машинада узышу, канат тарту кебек уеннарда һәм төрле күңелле эстафеталарда көч сынаштылар. Ә егетләр уен дәвамында иң матур концерт номерлары белән чыгыш ясап, хатын-кызларны бәйрәм белән котладылар. Нәтиҗәдә "Суслики" командасы-1 урын, "Торнадо"-2, ә "Серебро" командасы 3 урын яулады.
-
Безопасность на водных объектах 03.03.2017
<span times="" new="" roman',="" serif;="" background-image:="" initial;="" background-attachment:="" background-size:="" background-origin:="" background-clip:="" background-position:="" background-repeat:="" initial;"="">В МБОУ «Большекибячинская СОШ» обучающимся 1-11 классов показаны видеоролики по правилам поведения на льду и спасанию человека, провалившегося под лед. Проведен инструктаж по правилам поведения на водных объектах.
-
ГТО нормативын тапшыру 02.03.2017
Бүген мәктәбебез укучылары чаңгыда йөрү буенча ГТО нормативларын тапшырдылар. Әлеге ярышта физик тәрбия буенча төп төркемдә булган 63 укучы катнашты.
-
Экологический урок
02.03.2017
В МБОУ «Большекибячинская СОШ» были проведены экологические уроки для обучающихся 5-9 классов. В данном мероприятии приняли участие 34 обучающихся. На уроках учащимся была представлена информация об экологическом состоянии Земли, на слайдах показаны факторы, отрицательно влияющие на экологическое положение природы.
-
Олимипиадалар тәмамланды 27.02.2017
Укучыларның белем дәрәҗәләре фән олимпиадаларында сынала. Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары әлеге сынауны бу уку елында да яхшы нәтиҗәләргә ирешеп уздылар. Фән олимпиадаларының район этабында 27 призлы урыныбыз булды. Республика этабындагы уңышларыбыз да сөендерерлек: 11 класс укучысы Газизова Илүзә татар әдәбиятыннан җиңүче, татар теленнән призер; 10 класс укучысы Юзеева Нәркизә татар әдәбиятыннан призер (укытучылары-Гафиятова Ә.Ф.), 9 класс укучысы Шакирова Гөлназ татар теленнән призер (укытучы-Сафина С.З.), рус теленнән призер булды (укытучы-Измайлова Г.М.). Олимпиадаларда призлы урыннар яулаган барлык укучыларга, аларны әзерләгән укытучыларга мәктәп администрациясе исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез, алга таба да уңышлар телибез.