Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 ( 257 ) 258 259 260 >>
-
Туган телем.
09.05.2012
"Көмеш кыңгырау"газетасында Төхбәтуллина Зөһрәнең "Туган телем-Тукай теле"дигән шигыре басылып чыкты.
Туган телем-татар телем,
Иң назлы һәм саф телем.
Балдай татлы,чишмәдәй саф,
Иң күркәм татар телем...
-
9нчы май белән!!!
08.05.2012
Хөрмәтле укытучылар,техник хезмәткәрләр,әти-әниләр һәм укучылар!!!
Сезне 9нчы май бәйрәме белән тәбрик итәбез!
Күгебез һәрчак аяз,көннәребез тыныч булсын!
Җиңү көне!
Халык бәйрәм итә.
Яз төренгән янар комачка.
Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Йөз балкытып карый кояш та.
-
Күңелле өмә.
05.05.2012
Мәктәп бакчасында бүген өмә булды. Һәркемгә эш бар: җир казу,түтәл ясау,кишер, чөгендер утырту...
Бик тырышып эшлибез,
Бүген бездә өмә.
Җиләк-җимеш,яшелчәләр
Мул булыр көзгә.
-
Актив катнаштык.
05.05.2012
5нче май көнне Сабада "Пожар куркынычсызлыгы" буенча ярыш булды. Анда Зөлфәт Сәетгәрәевич җитәкчелегендәге мәктәп командасы (9нчы сыйныф укучылары ГалимуллинА.,МиннегуловР.,ГаяновИ.)5нче урынны алды.
Шул ук көнне Ильнур Бакиевич җитәкчелегендә Гаянова Сөмбел һәм Гайсина Инзилә Сабада йөгерү буенча ярышта катнашты.
-
Спорттагы уңышларыбыз.
02.05.2012
9нчы сыйныф укучысы Галимуллин Алмаз Актанышка милли көрәшкә барды һәм 1000 сум премия белән бүләкләнде;
7нче сыйныф укучысы Кәбиров Нүрсил Пермь шәһәрендә оештырылган бокс ярышында катнашып 3нче урынны алды.
-
Газетага язабыз...
02.05.2012
5нче сыйныф укучылары Сафиев Рүзәл һәм Җәләлетдинов Дилүснең "Көмеш кыңгырау" газетасында шигырләре басылып чыкты.Иҗади уңышлар сезгә!
-
Уңышларыбыз.
30.04.2012
"Иҗат - бәхет чишмәм"фестивалендәге уңышларыбыз:
"Крючок белән бәйләү"номинациясендә Зиннәтова Алисә һәм Гаянова Сөмбел 1нче урын (җитәкчесе ХәбибрахмановаГ.Ш);
"Ялкау малай һәм спортчы бабай" театры белән драмтүгәрәк коллективы 2нче урын (җитәкчесе МөхәммәтҗановаР.Х.);
2нче сыйныф укучылары Алсу һәм Ләйлә диплом белән бүләкләнделәр (җитәкчеләре ВәлиеваЭ.М.),
Барлык катнашучыларга да зур рәхмәт!!!
-
БӘЙРӘМ БЕЛӘН!!! 30.04.2012

Хөрмәтле укытучылар,техник хезмәткәрләр һәм укучылар!!!
Сезне яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлыйбыз.
Күңелләрегез һәрвакыт язгы булсын!!1
-
Иҗат - бәхет чишмәм.
27.04.2012
"Иҗат - бәхет чишмәм" фестивалендә Кәримова Гөлнур "Ана сагышы" дигән җыр башкарып,1нче урынны яулады.
Киләчәктә дә уңышлар сиңа!!!
-
Җырчы кызлар.
27.04.2012
7нче сыйныф укучылары Галимҗанова Алинә һәм Мөхәммәтшина Гөлчәчәк "Иҗат - бәхет чишмәм"фестивалендә 3нче урынга лаек булды. Алар ""дигән җыр башкардылар.











