Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 251 ( 252 ) 253 254 255 256 257 258 259 260 >>
-
Чисталык дәресе. 27.09.2012

Бүген барлык сыйныфларда да ЧИСТАЛЫК ДӘРЕСЕ үткәрелде. Балаларга әйләнә-тирә табигатьне,сулыкларны саклау серләре өйрәтелде.
Дәрестә әңгәмә, сорау-җавап алымнары кулланылды. укучылар дәрестә үзләренә бик күп кирәкле мәгълүмат алдылар.
-
"Кабак" бәйрәме 22.09.2012

Район күләмендә ел саен үткәрелә торган "Кабак" бәйрәме булып узды.
Безнең мәктәп һәм балалар бакчасы коллективы кызыксындыру бүләгенә ия булдылар.
Шулай ук мәктәп яны бакчасы да 3нче урынга лаек булды.
-
Тамчы-шоу. 21.09.2012

Варислар туган көненә багышлап "Тамчы - шоу" үткәрелде.
"Варислар", "Без Татарстан варислары" командалары ярышты.
Бәйгедә дуслык җиңде.
-
Һөнәри экскурсия. 21.09.2012

9нчы сыйныф укучылары,сыйныф җитәкчеләре Гөлнур Шаһитовна белән бергә, "Нырты" хуҗалыгына экскурсиягә бардылар.Әлеге чара һөнәр бирү юнәлеше буенча үткәрелде. Укучылар авыл хуҗалыгы һөнәрләре белән таныштылар.
-
Көзге муллык 19.09.2012

Мәктәп яны тәҗрибә участогында көзге эшләр.
-
Үзебез үстердек 19.09.2012

Үзебез үстердек
Шундый зур кабакны.
Район конкурсына да
Алып барырбыз аны.
-
Кишер уңышы. 19.09.2012

Сәламәт буласың килсә,
Аша,син, кишер күп итеп.
-
Их,тәмле бәрәңге 19.09.2012

Мәктәп бакчасында бәрәңге уңышы мул булды.
-
"Көмеш кыңгырау"га язабыз
16.09.2012
"Көмеш кыңгырау" газетасында Дәүләтова Ильмираның "Рәхмәт сиңа", Гаянова Зәлиянең "Бакчада" исемле шигырьләре басылып чыкты.
Кызлар,сезгә яңа иҗат уңышлары телибез!!!
-
Исәнме, саумы, сентябрь – безнең яңа ел! Синнән башлана тормышка якты, яңа юл! 01.09.2012

Ниһаять, зарыгып көткән көмеш кыңгырау чыңы безне ,аллы-гөлле күбәләкле,чәчәкле озын җәйге ялдан көч җыйган, шат күңелле укучыларыбызны, аларны сагынып көткән укытучыларыбызны, кабат үзенә дәште.
Урамда көзге, яңгырлы-җилле һава торышы хакимлек итүгә карамастан, безнең күңелләрдә кояш көлә.Укучыларыбыз кулындагы чәчәк бәйләмнәре, җәйнең якты истәлеге булып, хуш ис тарата, ап-ак алъяпкычлы, чәчләренә ак тасма үргән кызларыбыз күбәләкләрне хәтерләтә.
Сентябрь дә килеп җитте
Сагынып көткән көннәр.
Бәйрәмгә дип үстердем мин
Өй түребездә гөлләр.
Мәктәпкә ашыктык бүген
Тотып чәчәк бәйләмен,
Чыңлый кыңгырау моңнары
Котлап Белем бәйрәмен.











