Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 251 252 253 ( 254 ) 255 256 257 258 259 260 >>
-
Ур-ра!!!Барыбыз да аттестатлы булдык! 25.06.2012

25нче июнь көнне Олы Арташ төп мәктәбендә аттестат тапшыру кичәсе булып үтте.
Мәктәпне 8 укучы тәмамлады һәм барысы да өлгергәнлек аттестаты алды.
Парталар артында калдылар.
Калдылар балачак еллары.
Аттестат – кулларда,
Зур тормыш чакыра
Безне зур, җаваплы юлларга.
-
Уңышларыбызга укытучыларыбыз да, әти-әниләребез дә шат. 25.06.2012

Безгә белем биргән укытучыларга,
мәктәптәге поварларга, техник хезмәткәрләргә
зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Сау бул инде, кыңгыраулы мәктәп!
Таралабыз төрле якларга.
Аерылганда бергә сүз бирәбез:
Гел биеккә – алга атларга!
-
Аттестат тапшыру тантанасы. 25.06.2012

Аттестат тапшыру тантанасыннан күренеш.
Хуш, мәктәбем!
Сау бул, укытучым!
Башым иеп рәхмәт җиткерәм.
Синнән алган олы ышаныч
Киләчәккә миңа көч бирә.
-
Лагерьның соңгы көне. 22.06.2012

Их, күңелле лагерь көннәре,
Сез бик тиз үтеп киттегез.
Алда бит әле тулы бер җәй,
Рәхәтләнеп ял итәрбез.
Бүген " Мисс һәм мистер" конкурсы үткәрелде. Бик күп сынаулардан соң Алсу һәм Әлфис,Гөлия һәм Рүзәл җиңүчеләр дип танылды.
Интервью. Лагерь турында фикерләрегез.
-Бик күңелле,матур иде,ләкин бик тиз үтеп китте... Зәлия;
-Безне караган,ашаткан,тәрбияләгән апаларга чиксез зур рәхмәтемне белдерәм... Гөлфинә;
- Миңа аеруча сәяхәтләр ошады. Алар быел аеруча күп оештырылды... Азат;
- Мин җәй буе йөрер идем әле... Алсу;
Шулай итеп нәтиҗә ясыйбыз: лагерь барыбызга да ошады,киләсе елга тагын йөрербез әле, алла боерса.
-
Лагерьның 17нче көне. 21.06.2012

Бүген балалар Икшермә "Тургай" балалар приютында булдылар.
Казан яшьләр театры "Юлда йөри беләсеңме?" дигән тамаша куйды һәм ДПС инспекторы Ленар Минҗанов балаларга юл йөрү кагыйдәләре турында лекция укыды. Шулай итеп, бүгенге көн бик мөһим темага багышланды.
-
Кырлайга сәяхәт. 20.06.2012

20нче июнь көнне лагерьда ял итүче балалар Арча районының Кырлай һәм Кушлавыч авылларында урнашкан Тукай музейларында сәяхәттә булдылар. Алар аннан матур тәэсирләр белән кайттылар.
-
Күренекле якташыбыз. 18.06.2012

Бүген лагерьда ял итүче балалар күренекле галим Әбрар Кәримуллин туган авыл Чәбия - Чүрчигә сәяхәт кылдылар, аның каберенә чәчәкләр куйдылар.Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин — татар галиме, милли хәрәкәт әгъзасы, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Кол Гали исемендәге халыкара бүләк лауреаты. Безнең мәктәптә дә ул өч ел белем алган.
-
Без эшләргә яратабыз. 16.06.2012

Мәктәп бакчасында
Эшлибез биреп күңел.
Су сибәбез,чүп утыйбыз
Без бер дә ялкау түгел.
-
Тиззарядка. 16.06.2012

Һәр көн иртә белән
Басабыз тиззарядкага.
Авыртмыйбыз бер дә,
Сау-сәламәт без шуңа.
-
Соңгы имтихан. 14.06.2012

14нче май көнне 9нчы сыйныф укучылары соңгы имтиханнарын тапшырдылар.
4 укучы татар әдәбияты, 3 укучы физик тәрбия фәненнән традицион формада һәм бер укучы биология фәненнән ГИА тапшырды.











