Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
E-Mail: | gimnaz2.nk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 1361 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
У нас учат: | 68 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
Гимназиябездә беренче сыйныфка багышлау чарасы үткәрелә 24.10.2024
Традиция буенча һәр ел саен гимназиябездә беренче сыйныфка багышлау чарасы үткәрелә. Быел да без бу чарадан читтә калмадык.
Бәйрәмгә беренче сыйныф укучылар, аларның педагоглары җыелган иде. Күптән түгел тәүре тапкыр мәктәп кыңгыравын ишеткән балалар тантаналалы рәвештә гимназистлыкка кабул ителде. Тантана сәбәпчеләре беренче сыйныф укучысының антын әйттеләр. Алар тырышып укырга, гимназия кагыйдәләрен үтәргә, акыллы, тәртипле булырга вәгъдә бирделәр. Директор урынбасары Ләйсән Азгамовна беренче сыйныф укучыларына яхшы билгеләргә укырга, сәламәтлек теләде.
Бәйрәм бик күңелле үтте.
\\Образование_нк
\\воспитание_нк -
"Апуш" китапханәсендә "Однажды в науке" дигән брейн-рингта 23.10.2024
Бүген безнең гимназиянең 7 нче Г сыйгыф укучылары, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Шигапова Б.Х. белән бергә "Апуш" китапханәсендә "Однажды в науке" дигән брейн-рингта катнашып кайттылар. Укучылар күп кенә предметлар буенча белемнәрен генә түгел, ә тиз реакция һәм командада эшли белүне дә күрсәттеләр.Молодцы балалар.
-
КННнан килгән вәкил белән очрашу 22.10.2024
Җомга көнне, безнең гимназиянең актлар залында, 9 нчы сыйныф укучылары өчен КННнан килгән вәкил белән очрашу булды. Гимназистлар алдында Зеленкова Розалия Мансуровна чыгыш ясады. Ул КННда нинди юнәлешләр буенча белем алырга, нинди һөнәр ияләре булып чыгып була икәнен белделәр. Уку шартлары белән таныштырды.
\\образование_нк
\\Воспитание_НК -
Әтиләр көне белән котлыйбыз! 21.10.2024
Хөрмәтле әтиләребез! Сезне әтиләр көне белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек - саулык, бәхет телибез. Гаиләгезгә ныклы терәк булып, якыннарыгызга кирәк булып, озын - озак гомер сезгә!
-
КитаплыБалачак проекты 19.10.2024
“Апуш” балалар китапханәсендә \\КитаплыБалачак проекты кунагы язучы, мөгаллим, Һ.Такташ, С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, “Пар алма”, “Кура җиләк”, “Алмагач бураны”, “Әниемнең туган көне” кебек матур җырларның авторы Сания Әхмәтжанова белән очрашуга гимназиябезнең 6 нчы В сыйныфы укучылары барды.
Шагыйрә балаларны үзенең гадилеге, матурлыгы, самимилеге белән җәлеп итеп, шигърият дөньясына алып кереп китте. Нәфис, нәзакәтле ханым сорауларга җавапларны гади дә, шул ук вакытта тирән мәгънәгә ия булган шигырьләреннән өзекләр китереп тә бирә, тормышыннан алынган кызыклы хәлләр турында сөйләп бала күңеленә юл салды. Башкалабыз кунагы хәзерге заман таләпләренә туры килерлек, ләкин рух ныклыгын югалтмаучы, милли үзенчәлекләрне саклап кала алырлык халыкчан шигырьләр язуы, үзе сузган юлдан туры баруы белән дә сокландырды. -
Winkid олимпиадасында Җиңүче 18.10.2024
Казан федераль университеты 1-8 сыйныф укучылары өчен уку предметлары буенча Winkid олимпиадалары үткәрә. Әлеге олимпиадаларга Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче укучылар көч сынашырга килә. Казанда узган уку елы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне һәм призерларны котлау церемониясе узды. 7 сыйныф укучысы Гарипова Алия ел дәвамында татар теле буенча олимпиадаларда катнашып, яхшы күрсәткечләргә иреште, котлау бәйрәменә чакырылды. Алияне Winkid олимпиадасында Җиңүче булуы белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез. (Укытучысы – Шәймөхәммәтова Ф.М.)
-
Музейга экспонат бүләк 10.10.2024
Мәктәп музейлары милли хәзинәләрне туплау, халык хәтерен һәм рухи мирасын саклау урыны. Гимназиядә бу юнәлештә даими эзләнү, экспонатлар туплау эше алып барыла. 5 б сыйныф укучысы Гибадуллина Элина тарафыннан музейга экспонат бүләк ителде. Элинага зур рәхмәт белдерәбез.
-
«Безнең яңа укытучы» республика гранты 09.10.2024
Быел, «Безнең яңа укытучы» республика грантын алуга безнең шәһәрдән, яшьләре 35 тән артмаган, ә педагогик стажлары 3 елдан ким булган, 11 яшь педагог катнашты. 11 педагог Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән җиңүче дип танылды һәм республика буенча 200 грант алучы исемлеге арасына керде. Болар - Ведерников Е.Е. Гобәйдуллина А.А. (27 нче мәктәп), Голубева Д.А. (10 нчы мәктәп), Мезина В.А. (7 нче мәктәп), Мостафин Б.А. (23 нче мәктәп), Нәмиева В.И. (31 нче мәктәп), Николенко Л.В. (2 нче гимназия), Садриев Б.Р. (38 нче мәктәп), Советникова К.Д. (22 нче гимназия), Чернова Е.А. (37 нче мәктәп), Шайдуллина Р.Р. (13 нче гимназия). Без,әлеге исемлектә безнең яшь укытучыбыз, Николенко Лаура Валерьевна булу белән горурланабыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
ГТО - атыш (стрельба) буенча 07.10.2024
Безнең гимназиянең 10 нчы сыйныф укучылары, ГТОның бер төре булган атыш (стрельба) буенча норматив тапшырдылар.
-
Укытучылар көне белән! 04.10.2024
Хөрмәтле укытучылар! Сезне чын күңелдән Укытучылар көне белән котлыйм! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иминлек, хәерле бәрәкәт, бетмәс-төкәнмәс көч һәм дәрт, шатлык-куанычлар тулы озын гомер телибез. Әле бик күп еллар укучыларыгызның рәхмәт-ихтирамнарын тоеп, илhамланып һәм илhамландырып, тормышның- ямен, хезмәтегезнең тәмен белеп, башкарган эшләрегезнең матур нәтиҗәләрен күреп яшәргә насыйп булсын!