Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
| Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
| E-Mail: | gimnaz2.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
| Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1362 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 67 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
21.06.2025

20 июнь көнне мәктәп яны лагеренда Кече Сабантуй бәйрәме узды. Бәйрәмне Г. Тукайның әкиятләреннән Су Анасы һәм Шүрәле алып бардылар, алар балаларны күңелле уеннарда һәм төрле ярышларда актив катнашырга чакырдылар. Сабантуйда көч һәм җитезлекне сынау өчен төрле кызыклы ярышлар оештырылды: таяк белән чиләккә сугу, канат тарту һәм башка күптөрле уеннар. Балалар дусларча көч сынашты, аларның шатлыклы авазлары һәм көләч йөзләре бәйрәмгә җылылык өстәде. Моннан тыш, балалар үзләренең музыкаль уен коралларында уйнау осталыкларын да күрсәттеләр, бу бәйрәмгә аерым бер ямь кертте.
#Образование_НК
#ВоспитаниеНК
#Лето2025 -
20.06.2025

19 июньдә —" Беренчеләр" көне узды. Әлеге хәрәкәттә катнашучылар гаделлеккә таянып эш итәләр, яхшылык тараталар һәм яхшылыкны көчле кешеләрнең төп сыйфаты дип саныйлар. Һәр кешегә бары тик изге гамәлләр генә, тормышны яхшы якка үзгәртә ала дигән уй белән яшиләр. Хәрәкәттә катнашучылар хыялланырга һәм үз хыялларын тормышка ашырырга сәләтле.
-
"Алтын Каләм" фестивалендә җиңү 20.06.2025

Безнең бар яктан да унган,булган кызыбыз, Хайброва Альмира "Алтын Каләм" фестивалендә җиңү яулап, Гран-прига лаек булды! Бу уңыш – аның сәнгатькә багышланган хезмәтенең, иҗади сәләтенең һәм тырышлыгының нәтиҗәсе. Альмира, синең белән горурланабыз! Киләчәктә дә иҗади юлыңда яңа биеклекләргә ирешүеңне телибез!
-
19.06.2025

18.06 Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, "Каенкай" мәктәп янына йөрүче балалар белә, ромашка ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Чара бик кызыклы һәм җанлы узды: оештыручылар башта бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, аннары гаилә символы булган ромашкаларны ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Катнашучылар вакытларын мавыктыргыч, файдалы һәм күңелле итеп уздырдылар.
#Лето2025
#Образование_НК
#Воспитание НК -
17.06.2025

16 нчы июнь көнне,мәктәп яны лагеренда МЧС хезмәткәрләре белән очрашу узды. Очрашу суда куркынычсызлык кагыйдәләре темасына багышланган иде. Хезмәткәрләр кызыклы һәм файдалы дәрес үткәрделәр, беренче ярдәм күрсәтүнең гади һәм аңлаешлы ысуллары белән таныштырдылар Шулай ук коткару җиһазларын күрсәттеләр.
Шул ук көнне беренче отряд балалары ГИБДДга экскурсиягә бардылар. Балалар ЮХИДИ хезмәткәрләренең эшчәнлеге белән таныштылар. Экскурсия балаларның юлларда куркынычсызлык турында белемнәрен арттырырга һәм урамда җаваплы тәртип формалаштырырга ярдәм итте.
#ВоспитаниеНК
#Образование_НК
#Лето2025
#ПДД -
"Мираликундия, серле гиппопотам" 11.06.2025

Шулай ук, бүген безнең гимназиябезнең актлар залында Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистлары куйган "Мираликундия, серле гиппопотам"спектаклен карадылар. Балаларга әлеге тамаша бик ошады. Түземсезлек белән яңа очрашуларны көтеп калабыз.
#ВоспитаниеНК
#Образование_НК
#Лето2025 -
"Балалалар куркынычсызлыгы" һәм "Гигиена һәм сәламәт яшәү рәвеше " 10.06.2025

Бүген "Каенкай" мәктәп яны лагеренда ,җәйге ял вакытында: "Балалалар куркынычсызлыгы" һәм "Гигиена һәм сәламәт яшәү рәвеше " буенча лекцияләр үтте Балаларга бик кызыклы мәгълүмат җиткерелде. Ахырдан балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
#Воспитание НК
#Образование_НК
#Лето2025 -
Родина-моя Россия 09.06.2025

Бүген безнең көн вакыйгаларга бик бай иде, 12 нче июнь-Рәссәй көне. Безнең лагерь балалары белән "Родина-моя Россия" дигән интеллектуаль уен үткәрдек. Балалар төрле сорауларга җавап бирделәр.
#ВоспитаниеНК
#Образование_НК
#Лето2025
#ДеньРоссии -
Безнең шәһәрдә Сабантуй узачак! 06.06.2025

7 июньдә безнең шәһәрдә Сабантуй узачак! Безнең балалар әзерлек эшләрендә актив катнашалар һәм бәйрәмчә чыгыш ясау өчен шатланып репетицияләр ясыйлар. Бу үз сәләтләреңне күрсәтү, халык традицияләренә чуму һәм күңел ачу өчен менә дигән мөмкинлек! Барыгызны да бәйрәмдә көтәбез-кызыклы, дәртле һәм чын күңелдән булачак!
-
Экскурсия-Белем бәйрәменә 05.06.2025

Бу атнада мәктәп яны лагеренда тәрбияләнүчеләр шәһәрнең истәлекле урыннары буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар! Балалар велосипед музеенда булдылар, анда ике тәгәрмәчле транспорт тарихы белән таныштылар, балалар сәнгать мәктәбенең күргәзмәләр залында булдылар, шулай ук шәһәрнең туган якны өйрәнү музеенда үзләре өчен күп яңалыклар ачтылар. Балалар интерактив экспонатлардан, матур тәэсирләрдән һәм экскурсоводларның кызыклы хикәяләреннән сокландылар. Һәр экскурсия алар өчен кечкенә Белем бәйрәменә әверелде! Мондый чаралар дөньяга карашны киңәйтеп кенә калмый, онытылмаслык хис-кичерешләр дә бирә. Без оештыручыларга балаларыбызны бай мәдәни мирас белән таныштыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәбез!"











