Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
| Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
| E-Mail: | gimnaz2.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
| Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1400 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 67 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
26.04.2026

26 апрель - Габдулла Тукай бәйрәме көнендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Минһажева Алинә Фәнис кызы, балаларны укыту-тәрбияләүдә намуслы хезмәте өчен, “Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләде.
Алинә Фәнис кызын әлеге зур бүләге белән котлыйбыз! Киләчәктә эшендә зурдан-зур уңышлар теләп калабыз! -
“Татарча диктант” халыкара акциясе 25.04.2026

Дөньяның төрле илләрендә татар теленнән белемне тикшерү һәм ана телен популярлаштыруга юнәлдерелгән чара ул.
Быел акция унберенче тапкыр оештырыла һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлана. Аның иҗаты татар теле һәм әдәбияты үсешенә зур йогынты ясаган.
“Татарча диктант” акциясендә гимназия укучылары да теләп катнашты. Г.Тукайның “Бәхет” әсәреннән өзек язылды. -
Бөек исемнәр әйләнәсендә 24.04.2026

Бүген бездә кунакта Кол Гали исемендәге шәһәр китапханәчеләре. Алар татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ф. М. Шаймухаметова белән берлектә 8 а сыйныфында чара оештырдылар. "Бөек исемнәр әйләнәсендә" ("В кругу великих имен") исемләнгән чара бөек шагыйребез Г. Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган иде. Укучылар Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында бай мәгълүмат алдылар, викторинада катнаштылар. Тукайның 1914 елда басылган китабын карадылар.
-
23.04.2026

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗатына багышлап, 1 нче сыйныфларда чаралар булып узды. Әсәрләрне сәхнәләштерү, шигырьләр сөйләү, уеннар уйнау белән беррәттән шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән танышу бәләкәйләр өчен бик кызыклы, мавыктыргыч һәм файдалы булды.
-
23.04.2026

Тиздән 26 апрельдә татар дөньясы сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык туган көнен билгеләп үтәчәк. Тукай әсәрләре балаларны туган якның гүзәллегенә соклана белергә, игелекле, мәрхәмәтле, ярдәмчел, гадел һәм тәвәккәл булырга өйрәтә. Яраткан әдибебез безгә бай рухи һәм әдәби мирас калдырган – кыска гына вакыт эчендә йөзләгән шигырь, тугыз поэма, дистәләгән публицистик мәкалә иҗат итәргә өлгергән. Күренекле татар шагыйре Габулла Тукай иҗатына багышланган тематик айлык кысаларында 4 д һәм 5 в сыйныф укучылары шәһәребезнең комплекслы музеенда "Тукай безнең күңелләрдә "дип исемләнгән әдәби-музыкаль очрашуда катнаштылар. Ярмолюк Амирә "Ана догасы", Хөсәенов Марсель "Теләнчегә", Насибуллин Камил "Театр", Мөхәммәтгалиева Эльвина "Кышкы кич", Галиуллина Замира " Сабыйлар" шигырьләре сөйләделәр. Сәнгать мәктәбе курайчылар ансамбле "Шаяннар" шагыйребезнең татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" ен башкардылар. Кичәдә музей хезмәткәрләре Г. Тукайның биографиясе , тормыш юлы турында да бик күп мәгълүмат
бирделәр. Балалар викторина сорауларына җавап эзләделәр. Музей җитәкчесе Гатауллина Лилия Альбертовна кичәдә актив катнашкан укучыларга, укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. -
22.04.2026

Сегодня наша гимназия вышла на уборку территории. Дружно, весело и с пользой! Спасибо ученикам и учителям за чистые дорожки и уютный двор.
-
"Speaking Contest” 22.04.2026

В республиканском конкурсе ораторского мастерства "Speaking Contest” наши ученики достойно выступили:
2 место - Гасимова Динара, 10а
(Шамсутдинова АР)
3 место - Куликова Радмила, 10а
(Хизбуллина ЛР)
3 место-Тухватуллина Альмира, 7д
(Шамсутдинова АР)
Лауреат - Шамсутдинова Алия, 4б
(Шамсутдинова АР) -
Цифровой прорыв 22.04.2026

Результаты участия в Республиканском турнире «Цифровой прорыв». Поздравляем победителей и призеров турнира.
Номинация «Мультипликация» (учитель: Абизяева В.Н.):
1 место — Гибадуллина Алина (8Г класс)
2 место — Сафина Амина (8Г класс)
Номинация «Программирование» (учитель: Федулаева Г.Р.):
3 место — Шарафутдинов Ильназ (7В класс) -
Котлыйбыз!!! 22.04.2026

Поздравляем Габдрахманову Азалию с заслуженной наградой!Она является призером межрегионального этапа Чемпионата по профессиональному мастерству "Профессионалы"!
-
22.04.2026

Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан 2 нче сыйныф укучылары узәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә "Тукай эзләре буйлап"дигән чара уздырдылар.Тирән эчтәлекле,мавыктыр гыч ,зур тәрбияви әһәмияткә ия булган бу бәйрәм балаларыбызның күңеленә хуш килде.











